поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.04.2015 Җәмгыять

Казан тележурналистын «Пусть говорят»ка ник чакырганнар? (ВИДЕО)

«Казан» телеканалы алып баручысы һәм Фкорреспонденты Альбина Асылгәрәеваны Беренче каналдан күрсәттеләр. Казанны Мәскәүгә алыштырып китүе түгел, аны илебезнең иң рейтинглы тапшыруы «Пусть говорят»ка дәшкәннәр.

Ел саен 1 апрельдә «Пусть говорят» тапшыруына «Ютуб» порталында иң күп каралган видеоларда төшкән кешеләр җыела. «Чаллы-ТВ» телеканалында  яңалыклар чыгарылышын алып барганда, Альбина белән бик кызыклы бер хәл килеп чыккан. Тәфсилләп сөйләп тормыйбыз, кызык булса, интернеттан карый аласыз («Новости спорта из Набережных Челнов» дип атала). Альбина Асылгәрәеваны «Ютуб»та ярты миллионнан артык кеше карап, 500ләп комментарий калдырылган. Без интернет йолдызы белән кичә «Пусть говорят»ның бәйрәм чыгарылышы эфирга чыкканчы сөйләшеп алдык.

Видеоны интернетка 2013 елның 23 февралендә чыгарганнар, әмма кем элгәнен Альбина бүгенгәчә белми. Дуслардан, таныш-белешләрдән, без сине карадык, дип язылган smsлар килә башлагач кына белгән. Сезне видеодагы хәлдән соң  эштән җибәрмәделәрме, җибәрсәләр, әйдәгез, безгә эшкә килегез, дип тә чакырганнар. Алып баручының электрон почтасы таныш булмаган кешеләрдән килгән хатлар белән шыплап тулган, эшенә чәчәкләр дә җибәргәннәр, урамда таный башлаганнар. Берничә көн элек кенә бер кеше Альбинаны шул данлыклы ролик аша таныган.
 
– Мин бу видеоны казаныш буларак кабул итмим. Берәр яхшы репортаж белән танылсам, күпкә яхшырак булыр иде, – диде Альбина.
 
Узган җомга кичендә Беренче каналдан шалтыратып, килү-килмәвегезне озакка сузмыйча әйтегез, дигәннәр. Альбина бераз уйлагач, барырга карар кылган. Җитмәсә, Беренче каналдагылар, очкыч яисә поезд белән барасыгыз киләме, дип сораганнар. Альбина очкычны сайлаган, хәтта Казандагы өеннән аэропортка кадәр машина яллап алып барганнар. Сишәмбе иртәнге унда Мәскәүгә китеп, кичке унда инде кайтып та төшкән. Альбинаны гына түгел, «Ютуб»ның башка йолдызларын да дәшкәннәр. Тапшыруда белгеч буларак «Человек и закон» тапшыруын алып баручы Алексей Пиманов, атаклы алып баручы Татьяна Веденеева катнашкан, ә «Доброе утро»ны алып баручы Светлана Зейналова Альбина Асылгәрәева төшкән роликны «Ютуб»та иң яратканы дип атаган.
 
– Миңа, катнашучы булудан бигрәк, тапшыруны һөнәри яктан өйрәнү кызык булды. Нигездә, шуның өчен бардым. Безне «Останкино»да каршы алдылар, гримеркага озаттылар, күлмәкләребезне үтүкләделәр, бизәндерделәр, ашаттылар, эчерттеләр. Тапшыруны туктатмыйча яздыралар, ничек бар –  шулай. Тапшыруда сорауларга җавап биргәндә, бик каушаганга, нәрсә әйткәнемне дә хәтерләмим инде. «Пусть говорят»ны карарга да куркыта. Татьяна Веденеева әйтүенчә, әгәр алар эшләгән совет чорында мондый хәл килеп чыкса, алып баручыны эштән куган булырлар иде, – диде тележурналист.
 
Дөрес, Альбина хәзер «Чаллы-ТВ»да түгел, «Казан» телеканалында эшли. Ләкин, кайбер кешеләр уйлаганча, эштән җибәрмәгәннәр,  ос­талыгын күреп,  казанлылар аны үзләренә дәшкән.
 


Линар ЗАКИРОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»