|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.04.2015 Җәмгыять
Әлфинә Әзһәмова гаиләсендә күңелсез хәлләрҗырчы Әлфинә Әзһәмова бертуган энесе Эльвирның тормыш иптәше Эльвираның җидесен үткәреп кайтты. Бу югалту белән җырчы әле дә килешеп бетә алмый. Өч бала үстереп, гөрләп яшәп ятканда кисәк кенә киленнәренең йөрәге тибүдән туктый. Энесе гаиләсе белән Әлфинә Әзһәмованың туган ягы – Башкортстанның Краснокама районы Яңа Бөртек авылында үз йортлары белән яши. – Киленебез Эльвираны югалту бик авыр булды. Әле хәзер дә арабызда булмавына ышана алмыйм. Энем белән бик матур яшиләр иде. Соклана идем мин аларга. Бар эшкә дә кулы килеп торды. Үзләре белән бер авылда яшәүче 81 яшьлек әтиемне карады. Аллага шөкер, әтием әле дә аягында йөри. Әнием Әсибә күптән вафат инде. Киленебезнең балалары да “әни” дип өзелеп кенә тордылар. 41 яшен дә тутыра алмыйча менә шулай кисәк кенә арабыздан китеп барды. Хәзер энем пар канатсыз нишләп бетәр инде? Аллаһы Тәгалә үзенә, балаларына сабырлык бирсен, – диде Әлфинә Әзһәмова Intertat.ru хәбәрчесенә.
Эльза ГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|