поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.04.2009 Җәмгыять

БАЛА – ҖИНАЯТЬЧЕ ТҮГЕЛ

Бала һәм җинаятьне бер-берсе белән янәшә куеп булмый кебек. Беренчесенең күңеле ак кәгазь кебек чип-чиста булса, икенчесе зур кара тамганы хәтерләтә. Ә ни өчен кайвакыт бу ике сүз янәшә атлый соң?

9 яшьлек Коля (исемнәр үзгәртелә) әбисенә кул күтәргәндә, бөтенләй дә аңлы рәвештә эш итмәгәндер, күрәсең. Кунакка дип килгән оныгын сагынып каршы алган әбисенә ташлану шайтан котыртуы аркасында килеп чыккандыр. Үз газиз кешесенең җыелган акчасына күптән күзе төшкән малайның, аны үзләштерү максатыннан, бөтен чикләрне үтеп чыга. Классташы белән әбисе фатирына килеп, аңа берничә тапкыр суккач, карчык аңын югалта. Шул минуттан файдаланып, малайлар тизрәк алдан уйланган эшкә - акча эзләүгә керешә. Акчаны табып алгач, үзләренең җинаятен яшерү өчен, әбисен капрон оекбаш белән буып чыгып китәләр. 9 яшьлек баланың мондый адым ясавына ышанасы да килми. Ләкин бу – ачы хакыйкать. Безнең җәмгыять менә шундый җинаятьчеләр үстерә, димәк.

 

Кызык, баланың мондый юлга басу сәбәпләре нинди икән соң? Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар белән эшләүче бүлек җитәкчесе Лариса Осипова әйтүенчә, биредә һәр очрак индивидуаль. Ешрак мондый хәлләр тормышын авырлык белән очын-очка ялгап барган гаиләләрдә күзәтелә. Ләкин шук вакытта яхшы хәлле гаиләләрне дә бу бәла читләп үтми. Бер карасаң, андый балаларның бар нәрсәләре җитеш кебек. Тик көне буе хезмәт белән мәшгуль ата-ана, гомумән, тирәлек тарафыннан игътибар җитеп бетмәү аларны тискәре юлга этәрә. Шуның өстенә, компаниядә үзләрен күрсәтү, яшьтәшләре күз алдында өстен булу һәм алардан калышмау теләге белән беренче ялгыш адымнар да ясала.

 

Казан читендәге бер авылда яшәүче 14 яшьлек Илнар хат ташучы булып эшләүче әбисенең бертуган апасына һөҗүм итә. Яшүсмер әлеге планын башында күптәннән йөрткән, чөнки аның корбанында акча гел булып тора. Инде болай да караклыкта гаепләнеп, шартлы рәвештә сынау срогында булган малай чираттагы җинаятен ясаудан баш тартмый. Җилкәсенә компенсацияләр, ветераннарга субсидияләр, газ, электр түләүләре салынган сумка аскан Хәлимә апаны Илнар дусты белән су буендагы ташландык ферма янында сагалап тора. Бары тик акчасын гына алып качарлар иде дә, таныр да аннан соң милициягә әйтер дип куркалар. Башына берничә тапкыр агач күсәк белән оргач, апа шунда ук дөнья белән хушлаша. Җинаятьләрен каплау өчен, мәетне ферма эченә сөйрәп кертәләр, тизрәк акчаны алып, бу урыннан китәргә ашыгалар. Кулларында 13 мең сум акча булган ике малай, такси туктатып, Казанга юл тота. Шәһәрдә “Макдональдс” кафесына кереп ашау, уен салонына кереп туйганчы күңел ачу 7 меңгә төшә. Әле кире кайтканда Илнар дус кызына зур чәчәк бәйләме сатып ала. Өйгә кайткач, акчаның калган өлешен матрас астына яшереп куя. Шулай итеп күңел ачу өчен, бер кеше гомерен өзәргә кирәк булды микәнни? Ә карасаң, ике малайның да гаиләләре имин. Сорау: нәрсә этәргән аларны шундый адымга? Бәлки, телевизордан гына күреп белгән шәһәр тормышы белән якыннанрак танышу, аның тәмен татып карау теләгедер. Хәзерге вакытта моның асылына төшенү өчен тикшерү бара. Барысын да ачыкламыйча торып, бернинди нәтиҗә чыгарып булмый.

 

Кызганыч, ләкин балигъ булмаган яшүсмерләр тарафыннан һәм алар катнашында кылынган җинаятьләр һаман да кабатлана. Шунысы куандыра: 2008 елда ясалган хокук бозулар саны кими төшкән. Шулай да милиция органнарында 7 902 яшүсмер исәптә тора. Алар тарафыннан барлыгы 2 388 җинаять кылынган (2007 елда - 3132). Төрле төрдәге хокук бозулар буенча 30471 административ беркетмә төзелгән. Вак хулиганлык гамәлләре өчен 5 меңнән артык яшүсмер административ җаваплылыкка тартылган.

 

Шул ук вакытта яшүсмерләр катнашында күбрәк сәламәтлеккә зыян салу, кыйнаулар, законсыз рәвештә наркотик тарату кебек җинаятьләр саны да кимү күренә.

 

Балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәре Илсөя Насыйбуллина зур җинаятьләрнең кимүен балалар азаю белән бәйле дип аңлата. Ләкин тагын бер әйбер күзгә ташлана, кечкенә яшьтәге җинаятьчеләр саны үсә. Бу елда җәмгыять өчен куркыныч тудырган шундый 732 эштә әле җинаять җаваплылыгына тартылырга яшьләре җитмәгән 832 бала катнаша. Статистика буенча күбрәк 14 яшьтән 16 яшькә кадәрлеләр җинаять кыла.

 

Яшүсмерләр арасында үз-үзләренә кул салучылар да еш очрый. Март аенда Дәрвишләр бистәсе станциясе янында ике кызның поезд астына керүе күпләрне шаккатырды. Машинистның сүзе буенча, поезд барганда кызлар хәрәкәтсез килеш, поезд биргән сигналларга игътибар итмичә, тимер юлның уң ягында утырган. Ләкин кискен рәвештә тормозларга басу ярдәм итми, соң була. Бер кыз – шунда ук, ә икенчесе 2 сәгатьтән соң үлә. Күрүчеләр әйтүенчә, кызлар икесе дә кара киемнән булган. Ахырдан аларның гот субкультурасына керүләре ачыклана. Әлеге алдан уйланган үлем әти-әниләр белән килеп чыккан низагтан соң тимер юл янындагы зират янында башкарыла.

 

Күпчелек яшьләр керә торган неформал төркемнәр (“Готлар”, “Эмолар”) үлемгә булган кызыксынулары белән билгеле. Әлеге субкультура идеяләре яшьләрнең аңына бик тиз тәэсир итә, хәтта үз-үзеңә кул салуга кадәр җиткерә. Алар, имеш, үзләренә физик зыян салып, шул рәвешле депрессиядән чыга.

 

- Нинди генә җинаять кылсалар да, аларның берсендә дә балаларның үзләрен гаепләргә кирәкми, - ди ТР Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар белән эшләүче бүлек җитәкчесе Лариса Осипова. - Алар безнең җәмгыятьтә яши, барысын да күреп, сизеп торалар. Әти-әниләрне балалардан эш, акча аера. Дуслар, укытучыларның аңлый торганы очрап ярдәмгә килә алса, яхшы да, тик һәрвакыт дөнья син теләгәнчә бармый шул.

 

Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар белән эшләүче бүлектә шундый җинаятьләрне булдырмас өчен, төрле чаралар күрелә. “Бигрәк тә алар мәктәп укучыларына юнәлтелгән, корычны кызу чагында коеп калырга кирәк бит, - ди Лариса Осипова. - Әңгәмә корулар, аңлату, кисәтү, милициягә исәпкә бастыруның файдасы булмыйча калмый, әлбәттә. Мәсәлән, бер малайның сыра эчкәнен күрсәк, исәпкә бастырабыз, ул курка һәм башка мондый хәлгә эләкмәс өчен, сыра янына килми. Ябык мәктәпләр исә шулай ук профилактик ысул булып тора. 2008 елның 10 аенда андый учреждениеләргә 44 яшь җинаятьчене җибәрдек. Шуларның 26сы –махсус училище, ә 18е махсус мәктәпләрдә тәрбияләнә. Татарстан буенча вакытлыча тору үзәгенә 905 яшүсмер урнаштырылган. Әгәр мондый чаралар ярдәм итә калса, баланың киләчәгендә алар күренмәячәк һәм эшкә урнашканда да бернинди каршылыклар булмаячак”.

 

Якты дөньяга аваз салган чагында кечкенә генә җан иясенең киләчәге нинди буласын күзаллавы кыен. Һәрбер ата-ана үз йөрәк парәсенә зур өметләр баглап, яхшы кеше булсын дип үстерә шул. Ләкин ниндидер юк кына ялгышлыклар, дөнья мәшәкатьләре аркасында барысы да челпәрәмә килергә мөмкин. Соң булганчы, дөрес адымны ясап калырга ашыгыйк.


Алисә ШӘКҮРОВА
Безнең гәҗит
№ 16 | 22.04.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»