поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.04.2015 Матбугат

Чуен Гәрәй малае Мәгъсүм Гәрәев белән ИНТЕРВЬЮ (ФОТО)

Республикабызда Мәгъсүм Гәрәевне белмәгән кеше сирәктер. Чөнки ул үзенең 80 еллык гомер юлының алтмышка якынын журналистикага багышлаган. Хезмәт юлын Татарстан радиосыннан башлап җибәргән, телевидение аша спортны пропагандалаган, республикабызның «Ватаным Татарстан», «Татарстан хәбәрләре», «Шәһри Казан» газеталарында, «Чаян» журналында эшләгән. Язган темалары – спортчылар дөньясы, фән, әдәбият-сәнгать кешеләре, хокук саклау, парламент эшчәнлеге...

Гомумән ул колачлый алмаган тема юк. Геройлары исә республикада, илдә генә түгел, ә дөньяда танылган шәхесләр: академик Роальд Сәгъдиев, биючеләр Рудольф Нуриев, Майя Плисецкая, Ирек Мөхәммәдов, җырчылар Галина Вишневская, Ирина Архипова, Зураб Соткилава, спортчылар Гайнан Сәетхуҗин, Михаил Таль, Рәшит Нәҗметдинов, Марат Сафин, шагыйрь Евгений Евтушенко, кардиохирург Ринат Акчурин...

Мәгъсүм Гәрәй улының байтак дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәре янында Сочи шәһәренең мактаулы гражданины, Прокопьевск шәһәренең мактаулы шахтеры дигәннәре дә бар. Соңгы елларда чыгарган «Чуен Гәрәй малае», «Җаның кыйбатмы, малыңмы?», «Яшәсен Мин!» кебек китаплары республикабызда гына түгел, ә байтак чит ил китапханәләрендә, аерым алганда Париждагы ЮНЕСКО китапханәсендә дә урын алган.
 
– Мәгъсүм абый, республикабыздагы иң зур авыл саналган Шәледә (Питрәч районы) туып-үсүегезне күпләр белә. Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга кергәнсез дә, кинәт журналистиканы сайлагансыз. Моны ничек аңлатасыз?
 
– Мин 7 нче сыйныфта укыганда ук «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасына мәкаләләр, шигырьләр һәм кроссвордлар җибәрә идем. Күбесе басыла, ә кайчакта: «Шәле урта мәктәбе һәм Вахитов исемендәге колхоз турында гына язасыз, шуңа күрә хәбәрләрегезнең барысын да чыгара алмыйбыз», – дигән хатлар да килгәли иде. Институтта укыган чакта ук радиода эшли башладым: спорт ярышларыннан репортажлар алып бардым. 25 яшемдә мин инде республикабызның иң төп газетасы саналган «Социалистик Татарстан»да эшли башладым.
 
– Ялгышмасам, Сез бит «халык дошманы» малае. Әтиегезне төрмәгә алып киткәндә нәни Мәгъсүмгә өч яшь тә тулмаган булган. Әтиегез шул китүдән әйләнеп кайтмаган. Нәселегезнең Чуен дигән кушаматы каян килә?
 
– Әйе, миңа әти кулында үсәргә насыйп булмады, ике яшь тә тугыз айлык вакытымда мөгаллим әтиемне «советка каршы агитация алып бара» дигән сылтау белән Сталин лагерена сөрәләр, 10 елга, хәтта гаиләсе белән хат алышу хокукыннан мәхрүм итеп. Әтием анда 1944 елның 2 апрелендә авырудан һәм ачлыктан үлә. Бу Шакиров Гәрәйнең икенче репрессиясе була. Аны авыл куштаннары әләге буенча беренче тапкыр 1930 елда 5 елга хөкем иткән булалар. Менә шул ГУЛАГтан беренче тапкырында сынмый-ватылмый кайтуы өчен аңа Чуен кушаматы тагалар. Без – Гәрәйнекеләр әтинең шундый нык, затлы кушаматы белән горурланып яшәдек. Безнең йорт-җиребезне, андагы барлык җиһазларны ике тапкыр талап алып бетерәләр. Мөгаллимә әни дүрт баласы – кызлары Зәйтүнә һәм Сәгъдәт, улы Мәхмүт һәм төпчеге Мәгъсүм белән урамда торып кала. Безгә кеше мунчаларында, бәрәңге базларында кунып яшәргә туры килде. Анам, әтием васыятен үтәп, дүртебезне дә укытты. Без хурландык, әмма хур булмадык. Әтидән күчкән асыл уңай сыйфатлар, әнинең әдәпле, әхлаклы тәрбиясе Чуен Гәрәй малаен борыны белән боз тишәргә, әмма алга куелган максатка ирешергә өйрәтте. Миңа – «халык дошманы» малаена дан алу гаять авыр иде. Әмма мин сынмадым да, сыгылмадым да – гел алга бардым.
 
– Журналистикада иң зур остазыгыз дип кемне саныйсыз?
 
– Шәмси Хәбибулла улы Хамматовны. Хәер, минем генә түгел, күпләрнең остазы иде ул. Радиода инде, кем әйтмешли, азау теше ярып барганда, «Социалистик Татарстан» газетасына эшкә чакырды ул мине. «Син дә, Гәрәев, еллар үтү белән олыгаерсың, пенсиягә чыгарсың. Ишегалдында күршеләрең белән сөйләшеп торган чакларың булыр. Журналист булып эшләгәнеңне әйтерсең. Язганнарыңны укыйсылары килер кордашларыңның. Ә алар юк, синең радиода сөйләгәннәрең әллә кайчан һавага очкан. Газета журналисты басылган әсәрләрен саклый. Шуның белән балаларына, оныкларыңа иҗат мирасын калдыра. Синеке исә җилгә очкан!» – дип әйтте ул миңа. Ә бит минем киләчәгемне ничек дөрес чамалаган!
 
Радиодан күпме генә җибәрмәскә теләсәләр дә, мин, шулай итеп, 1967 елда «Социалистик Татарстан» газетасында эшли башладым.
 
Шәмси Хамматов журналистикада олы шәхес, киң колачлы, зур фикерле җитәкче иде. Мин аның белән егерме елдан артык бергә эшләдем. Яшьләргә шаяртып та, җитдиләнеп тә әйтә торган сүзләре әле дә булса колагымнан китми: «Газетаны үзеңне, әти-әниеңне, хатыныңны, балаларыңны яраткан шикелле якын күрсәң генә синнән зур журналист чыгар». Әлеге тирән мәгънәле фикернең асылына еллар үтү белән күбрәк төшенә барам. Ул үз кулы астында эшләүче журналистларны яклый белә, аларга югары оешмалар тарафыннан каты сүз әйттерми, гаепне үз өстенә ала белә иде.
 
– Мәгъсүм абый, бер китабыгызда язуыгызча, журналистикадан сәүдә өлкәсенә дә күчеп карагансыз икән...
 
– Әйе, булды андый хәл. Бу кайбер кешеләргә сату-алу эшендә үземнең кемлегемне күрсәтү өчен кирәк иде. 1970 елда Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан Казанда үткән фотокүргәзмәнең директоры булып эшләп алдым. Бер ай дәвам иткән чарада 30 тиеннән билет сатып 24 мең сумнан артык чиста табыш алдым. Ул чорда «Волга» автомобиленең 7 мең сум чамасы торганын исәпкә алсак, чыннан да, зур акча иде бу. Акча исе исертә дигәндәй, кибет директорлары курсында укыдым да, сәүдәгәр булып эшләп алдым. Арбузов урамындагы азык-төлек кибетен бирделәр миңа. Гөрләп сату иттем, кибетне дефицит товарлар белән тутырдым. Әмма бер язып караган кеше язмый түзә аламыни – янәдән журналистикага күчтем.
 
Әмма сәүдәгә өйрәнүемнең соңрак кирәге янә чыкты – хәзер үз китапларымны үзем сатам. Тагын шунысын да әйтергә кирәк: һәр чыккан китапларымнан берәр данәсен мәктәп китапханәләренә бүләк итәм. Китап саткан акчага инвалидлар өчен дүрт арба алып, Питрәч районы кешеләренә кайтарып бирдем.
 
Пенсиягә чыгып та матди яктан әлләни куанып яшәмәгән 800ләп кешене – әдәбият-сәнгать әһелләрен, үземнең Шәле, әниемнең туган авылы Күннән берничә гаиләне үз акчама берәр газета-журналга яздырам.
 
– Мәгъсүм абый, Сезнең бөек кешеләр белән еш аралашуыгыз хакында журналистлар арасында сокланып та, бераз көнләшеп тә сөйлиләр. Алар белән сөйләшер өчен үзең дә алар хезмәт куйган өлкәне бик яхшы белергә кирәк бит...
 
– Дөрес әйтәсең. Кайсыдыр бер өлкәдә дан казанган кешеләр, алар урысча әйткәндә, бик капризный, нәзберек һәм һавалы булалар бит. Аларның даны муеннан, ниндидер бер татар журналистына интервью бирергә бик ашкынып тормыйлар. Шуңа күрә иң беренче чиратта аларның иҗатларын, казанышларын яхшы белергә кирәк. Әйтик: «Нинди иҗат планнарыгыз бар?» – дигән ахмак сорауга берәү дә акыллы итеп җавап бирә алмый. Журналист теләсә кайсы кыен хәлдән дә чыгу юлын таба белергә тиеш. Әйтик, Казанга Шаляпин фестиваленә килгән атаклы опера җырчысы Зураб Соткилавадан интервью алдым бервакыт. Соңыннан минем белән фотога төшәргә теләми генә бит. Мин исә аның бу сәер гадәте хакында алдан белә идем – кесәгә аның якын дусты Роберто Лоретти белән бергә төшкән фотоны салып бардым. Шуны күрсәткәч, Соткилава да риза булды.
 
– Гаилә хәлегезне дә белеп китик инде.
 
– Хатыным Гөлхаҗирә белән 53 ел пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшибез. Улларыбыз Айдар белән Айрат үзләре теләгән югары уку йортын тәмамлап, үз һөнәрләре буенча эшлиләр. Оныкларыбыз да җитәрлек.
 
– Бәлки үзегезнең 80 яшьтә дә яшьләрчә җитез, шат күңелле булуыгызның серен ачарсыз? Журналистикада озын гомерле булуыгызның сере нәрсәдә?
 
– Күңелем, рухым яшь егет чагымда нинди булса хәзер дә шундый. Тирә-юньгә мөнәсәбәтем аз гына да үзгәрми. Җәяү йөрергә, бакчада физик эш эшләргә яратам. Бу бәлки нәселебезнең таза-сау булуыннан да киләдер. Әнием 96 яшендә дә үз аягында, үз акылында иде. Әтинең сеңлесе Тайфә апабыз гомере буе Магнитогорск металлургия комбинатын төзүдә ирләр белән бертигез эшләп, Ленин ордены алды һәм 90ны тутырып үлде.
 
Мин әле хәзер дә көненә 8-10 сәгать язып утырам, концертлар карап ял итәм, кызыклы кешеләр белән аралашып, үземә ләззәт алам.
 
– Мәгъсүм абый, яшерен-батырын түгел, күп кенә талантлар аракы мичкәсенә төшеп, шуннан чыга алмыйча харап була. Сез дә яшьрәк чакта фәрештә булмагансыздыр дип беләм...
 
– Тел төбеңне аңладым. Эчү мәсьәләсендә менә ни диясе килә: без бит эчә белмибез. Мин эчүчеләрне кызганам, эчмәүчеләргә сагаеп карыйм. Яши-яши шунысына яхшы төшендем: иҗади эштә аракы бик куркыныч нәрсә. Үзем эчүне күптән ташладым. Атаклы әрмән коньягы белән виноград шәрабының тәмен шәп белә идем. Чын эчемлекне чама белән генә йотып куйганда зарары юк – сәламәтлеккә дә, эшкә дә. Без чамасын белеп кенә дуслар, туганнар, фикердәшләр белән чүкердәшеп утыруның борынгыдан килгән гадәтләрен югалттык бугай. Хәзер бездә асылда кирәкле кешеләр белән эчүне хуплыйлар. Минем моны җенем сөйми.
 
– Сезне өлкән буын журналистлары Гәрәй дип кенә йөртә. Соңгы вакытта бу исем шактый күбәеп китте. Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә бик популяр. Мәсәлән, Бразилиядән килеп, Санкт-Петербугның «Зенит» командасында шундый исемдәге футболчы уйный. Кызыксынганыгыз бармы – нәрсә аңлата бу исем?
 
– Аның мәгънәсен эзләп мин байтак сүзлекләр актардым. Эзли торгач таптым. Төрекчә бу сүз батыр, гайрәтле, дәртле, көчле дигәнне аңлата. Тарихчылар исәпләвенчә, Казан һәм Кырым ханлыкларында гәрәй дип гаскәр башлыкларын да атаганнар.
 
– 80 яшьлек Мәгъсүм Гәрәевне бүген ниләр борчый, уйландыра? Газета укучыларыбызга нинди теләкләрегез бар?
 
– Иң әүвәле бер әйберне ачыклап китик әле. Минем сиксәненче генә түгел, 81 нче туган көнем үтте. Дөньяның күп илләрендә туу көнен беренче туган көн диләр дә, бер елдан икенче туган көн дип билгеләп үтәләр. Ә Япония белән Кытайда бала туган көнне аңа 1 яшь дип язып куялар. Бәлки монысы тагын да дөресрәктер, чөнки сабый анасы карынында 9 ай яшәгән бит инде.
 
Мине татар теле язмышы бик нык борчый. Аны саклап калуның беренче һәм иң ышанычлы юлы – Коръәнне татарчага тәрҗемә итү дип саныйм. Әйтик, Эстониядә Коръәнне эстончага тәрҗемә итү эше белән зур бер институт галимнәре, дин белгечләре 5 ел буе шөгыльләнгәннәр. Безгә дә шулай эшләргә кирәк. Тагын бер әйбер җанымны телгәли: яши торган җиребезне пычратуыбыз. Суларыбыз эчәргә ярамас хәлгә җитеп шакшыланды, урманнарыбызны кисеп бетереп барабыз, басуларны, бакчаларыбызны химикатлар белән агулыйбыз. Үзебез яшәгән Җирне хөрмәтләргә, тәрбияләргә кайчан өйрәнербез икән?! Дөньяны матурлык коткара дип юкка гына әйтмәгәннәрдер... . 
 
 
Мәгъсүм әнисе Мәликә, апасы Сәгъдәт белән. 1946 ел. 
 
 
Гөлхаҗирә һәм Мәгъсүм Гәрәевләр. 31 август, 1963 ел.
 
 
Танылган эстрада җырчысы Алсу белән. 2000 ел

Атлас ГАФИЯТОВ
Татарстан яшьләре
№ 10 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»