поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.03.2015 Җәмгыять

Балага узу өчен кайсы ел фасылы уңайлы?

Хатын-кыз бу дөньяга бала табарга, әни булырга яралган. Аның иң зур бәхете – ана булуда. Сәламәт бала табу, бала тәрбияләү, заманнан калышмау, кыскасы, яхшы әни булу серләрен сез "Яшь әни" дип аталган яңа сәхифәбездән укып белерсез.

Булачак әни кеше өчен, беренче чиратта, иң мөһиме - сау-сәламәт бала табу. Күпләр моңа үтә дә җаваплы карый һәм балага узганчы ук әзерләнә башлый. Язмадагы киңәшләр бәлки баналь булып тоелыр, шулай да аларны һәрвакыт истә тотарга кирәк. Беренчедән, хатын-кыз балага узганчы ук табибта тикшеренә, аның кушуы буенча төрле анализлар тапшыра. Боларны шулай ук баланың әтисе дә башкарырга бурычлы, чөнки туачак баланың сәламәтлеге аңа нык бәйле. Бу йөклелек чоры тыныч, бернинди проблемасыз узсын өчен кирәк.

"Җенси юл белән күчә торган авыруларны ачыклау проблеманы вакытында хәл итәргә һәм сәламәт бала табу ышанычын арттырырга ярдәм итәчәк. Гади герпес,  цитомегаловирус инфекциясе, энтеровирус, аденовирус, ВИЧ-инфекция, В һәм С гепатиты вируслары бала өчен зыянлы. Шулай ук листерия, хламидия кебек төрле бактерияләр аша барлыкка килгән авыруларны да вакытында дәваларга кирәк", – ди Казанның Идел буе районы хатын-кызлар консультациясендә эшләүче табиб-акушер Эльмира Сабирҗанова. Аның сүзләренчә, терапевт, окулист, невропатолог, кардиолог кебек белгечләрдә тикшеренү узарга кирәк булырга мөмкин. Бала алып кайтырга җыенган хатын-кыз һичшиксез УЗИ узарга тиеш.
 
Ышанасызмы-юкмы, әмма табиблар балага узуның уңайлы вакытын да белә икән! Табиблар фикеренчә, моның өчен иң яхшы ел фасылы – җәй ахыры–көз башы. Моннан тыш, баланы 35 яшькә кадәр табарга киңәш ителә. Балага узганчы ук начар гадәтләрдән арынырга кирәк. Хәер, хатын-кызлар алкогольдән баш тартса да, тәмәкене ташлый алмый икән. Югыйсә никотинның балага начар тәэсир итүен һәркем белә. Тәмәкесез гомумән яши алмаганнарга көнгә – 2, иң яхшысы 1 генә тәмәке рөхсәт ителә. Шул рәвешле тәмәкене бөтенләй ташлаучылар да бар икән. Тартмаган кешеләргә дә башкалар тарткан урыннан ераграк торырга кирәк.
 
Балага узгач та, беренче триместрда, ягъни 12 атна дәвамында бик нык сакланырга кирәк. Нәкъ менә шушы вакытта сабыйның мөһим органнары ярала. Бу вакытта анализларны яңадан тапшыру сорала, чөнки вируслы инфекцияләр баланы югалтуга китерергә яисә яралгының үсешендә тайпылышлар тудырырга мөмкин.
 
Сәламәт бала табуның тагын бер мөһим шарты – дөрес туклану. Булачак ананың туклануы сәламәт бала табуда зур роль уйный, шуңа күрә фаст-фуд, чипсы, сагыз, газлы су, шикле составлы ризыкларны озакка яисә бөтенләйгә онытырга кирәк. Табигый юл белән үстерелмәгән җиләк-җимешләрне дә ашамау хәерле. Ярымфабрикатларда да төрле консервантлар һәм  башка химик матдәләр күп, иң яхшысы – үзегез пешергән ризык. Майлы һәм тозлы ризыклардан баш тартырга, баллыны, камыр ризыкларын чикләргә кирәк. Шул ук вакытта туклану бөртөрле генә булырга тиеш түгел. Әйтик, төрле ярмалар, балык, ит, җиләк-җимеш, яшелчә, сөт ризыклары ˜– дөрес туклану өчен ризык җитәрлек. Балык һәм иттә, мәсәлән, аксым күп. Эремчектә карындагы баланың сөяк һәм тешләре өчен файдалы булган кальций бар.
 
Моннан тыш, организм күпме су сорый, шуның кадәр эчәргә кирәк, организмга көненә 2 литрлап сыеклык керергә тиеш. Компот яки морс бик файдалы, ә менә кофе зыянлы. Авырлык турында да онытмаска кирәк. Табиблар фикеренчә, йөклелек чорында хатын-кыз 12 килограммнан артык җыймаска тиеш. Дарулар белән мавыкмаска киңәш ителә. Бик кирәк очракта да табиб белән киңәшләшү мөһим. Җәмәгать транспортында йөрмәскә тырышыгыз, кулларны ешрак юырга, йорт хайваннары белән “аралашмаска” кирәк.
 
Сәламәт бала табу өчен тагын нишләргә? Әлбәттә, үзеңне тыныч тотарга, юк-барга борчылмаска! Йөкле хатын-кызга һич кенә дә дулкынланырга ярамый. Ананың халәте балага бик нык тәэсир итә. Өйдә дә уңайлы мохит булдырырга кирәк. Бу чорда бары тик матур хис-кичерешләр белән генә яшәргә кирәк. Күргәзмә яки концертка барырга, рәсем ясарга, җырларга мөмкин. Иң мөһиме – күбрәк саф һавада йөрергә, урман һавасы бик файдалы.
 
Күп кенә хатын-кызлар балага узганын белгәч тә, үзен бик нык "саклый"  башлый: телевизор карап, журнал укып көнозын диванда ята. Сүз дә юк, ял кирәк, әмма көне буе түгел. Йөкле хатын-кызлар өчен махсус физик күнекмәләр бар, йөзүгә йөрергә мөмкин. Күбрәк хәрәкәтләнгән саен сез баланы кислород белән тәэмин итәсез. Кыскасы, һәрвакыт елмаеп йөрегез! Балагыз сәламәт һәм бәхетле булсын!
 
Популяр җырчы, күптән түгел генә икенче тапкыр әни булган Гүзәл Идрисова киңәшләре:
 
 
– Иң беренче чиратта, дөрес тукланырга, күбрәк җәяү йөрергә, саф һава суларга, ешрак урманга барырга кирәк. Тик утырмаска, берәр шөгыль табырга, әйтик, бәйләргә, театрга барырга, җәй көне җиләк җыярга, кыш көне чаңгыда йөрергә була. Кәеф күтәренке булсын өчен мунча керергә һәм "шоппинг" (кием-салым алу) белән шөгыльләнергә мөмкин. Икенчедән, артык авырлык җыймаска, тик ятмаска кирәк. Минем кебек 9 айга кадәр актив булырга, яраткан эш белән шөгыльләнергә киңәш итәм.

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 31.03.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»