поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.04.2009 Җәмгыять

МӘСКӘҮНЕ БЕЗ ЯУЛЫЙБЫЗ

Без, 18 яшьлек егетләрне, Мәскәү күптән үзенә тарта иде. Галәмәт зур Русиянең башкаласы булуы гына түгел, хәзерге көндә 1 миллионлап татарның Мәскәүдә яшәве дә, татар тарихы ядкәрләрен саклавы, Казан ханлыгының Мәскәүгә алып кителгән таҗын, тәхетен бер күреп кайту өчен дә җәлеп итә иде бу шәһәр. Шактый күп ишеткән «Кардәшлек» оешмасы егетләре белән танышу өчен, гомумән, Мәскәүдә татар рухын күзәтергә дип, без Русия башкаласына сәфәргә чыктык.

Казаннан кичке 5тә утырып китеп, иртәнге 6да Мәскәүгә барып төштек. Безне «Кардәшлек» оешмасы вәкиле, Татарстанда туып-үсеп, хәзер Мәскәүдә укуын тәмамлап ятучы Ленар Сәлахов каршы алырга тиеш иде. Таныш булмаган яңа танышыбызны 10 минут чамасы көткәч, яныбызга бер егет килеп басты. Шулай иттереп, без – Айзат, Саша, Ленар – өч кардәш ай һәм утлар яктысында утырган, уянырга өлгермәгән урыс башкаласы буйлап шәһәр белән танышырга тотындык.

 

СӘЛАМ, УРЫС ПАТРИОТИЗМЫ!

 

Билгеле, Мәскәү үзенең данлыклы музейлары, анда сакланган, төрле халыктан урлап-талап җыйган байлыгы белән «мактана» ала. Без дә музейларга кермичә, пыяла астында торган, шул ук вакытта данлы татар тарихын да күрсәткән экспонатлар белән танышмый булдыра алмадык. 250 сум түләгәч, Кораллы Көчләр палатасына аяк бастык. Биредә Казан ханнары бүреге, тәхете сакланганын ишетеп белә идек. Чөнки урыслар, Казанны яулап алуга ук, хан сараендагы бөтен зиннәтле әйберне Мәскәүгә озата. Тора-бара Себердән дә, Кырымнан да агыла байлык...

 

Кораллы Көчләр палатасында татар тарихы чагылышы булган ядкәрләр сакланса да, музейда татарга караш һаман да үзгәрмәгән. Экспонатлар турында сөйли торган махсус җайланма аласы иттек. Аны биреп торучы ханым үзе янына килүчеләргә «Сезгә нинди телдә сөйли торганы кирәк?» дип сорый. Чират безгә дә килеп җиткәч, бертавыштан: «Татар телендәгесен бирегез әле», - дип сораган идек. Әмма урыс апасының милли горурлыгына безнең сүзләр шулкадәр нык тиде, күрәсең, күзләре менә чыгам, менә чыгам дип безгә төбәлде. «Нәрсә, урыс телен оныттыгыз мәллә?» – диде ул ачуын көчкә тыеп.

 

КАЗАН ХАННАРЫ БҮРЕГЕ КАЙДА?

 

Ничек кенә булмасын, Казан тарихчылары хан бүреге дә, тәхете дә Мәскәүнең Кораллы Көчләр палатасында саклануын искәртә. Әмма күп вакыйгалар шәһите булган әлеге газиз ядкәрләрне табу җиңел булмады. Дөресен әйтик, аларны биредә бөтенләй юк дип тәкрарлыйлар. Без инде музейга керүгә үк, һәр экскурсоводтан диярлек Казан ханнары ядкәрләре кайда саклана икән, дип сорый башладык.

 

Урыс башкаласында татарга караш һаман үзгәрмәгән икән. Аңлашыла инде, милли горурлыкны тәрбияли торган музейда урыс булмаган халыкларга мөнәсәбәтнең нинди «ис» чыгаруы. Без исә мондый кырын карашларга, әче сүзләргә игътибар итәргә тырышмыйча гына, ындыр табагы хәтле музейда татар халкының дәүләтле булуын күрсәткән ядкәрне эзләүне дәвам иттердек. Әйтерсең, Казанга яңадан алып кайтыр өчен эзлибез. Бер югалган кире кайтмый диләр шул, белми әйтмәгәннәр, күрәсең. Татар байлыгын Казанга кире кайтару турында сүз дә алып барып булмый, чөнки әлеге әйберләр урыс иленең җиңүен исбатлап тора. Кая сиңа, хәтта музейда эзләп табуы да кыен.

 

Данлыклы урыс музееның бер бүлеге урыс патшалары таҗына багышланган. Арада зиннәтле киемнәр дә бар. Ниһаять! Эзләгәнебезне таптык бугай. 456 елдан соң булса да, дәүләтле булуыбыз дәлилен күрү бәхетенә ирештек дигән уй күкрәкләрне ертып чыга язды. Ләкин без тарихны эзләдек, таптык һәм бик тиз югалтырга да өлгердек. Ник дигәндә, Казан ханнары бүреге турысына «Казанны алу хөрмәтенә Явыз Иван ясаткан таҗ», дип язып куйганнар иде. Һәрхәлдә, Казан тарихчылары әлеге бүрекнең татар ханнарыныкы булуын әйтеп килсә дә, Мәскәү музеенда моңа һаман күз йомалар.

 

Биредә Мономах, Явыз Иван, Әби патша таҗлары да куелган. Алар янында Казан ханнарыныкы да тора. Әмма аны һаман да урысныкы итеп күрсәтергә тырышалар.

 

Шулай уйланып торганда, әлеге бүрекләр өчен җаваплы булган ханым безнең янга килеп сүз башлады. Мөгаен, ул безнең Казаннан килүебезне, Казан бүреге мәсьәләсендә татар телендә сөйләшеп торуыбызны аңлады бугай. Әлеге ханым үзе дә Идел-Уралдан булып чыкты. Үзен Хәнүзә дип таныштырды, милләте буенча башкорт икән. Хәнүзә апа Кораллы Көчләр палатасында шактый еллар эшләгән һәм «чын» тарихның да шактый төбенә төшкән, күрәсең. «Монда, егетләр, ур-ра патриотизм рухы инде», – дип башлады ул сүзен һәм безгә әлеге дә баягы «чын» тарихны сөйли башлады.

 

Аның сүзләренчә, Явыз Иван Казанны алу хөрмәтенә ясаткан дигән таҗ, чыннан да, Казан ханнары бүреге. Аны Төркиядә махсус ясаткан булалар. Башка бүрекләр исә Казан ханнарыныкына охшатып эшләнгән. Мономах бүреген дә Алтын Урда ханнары бүләк иткән.

 

«Таҗ түбәсе ярымай рәвешендә, ягъни мәчет гөмбәзе кебек эшләнгәне күренеп тора бит. Ә аны урыслар тектерсә, таҗда ислам чагылышы булмас иде. Алар аны чиркәү гөмбәзе кебегрәк, җәенкерәк итеп эшләр иде», – диде Хәнүзә апа.

 

Шулай итеп, бүрекне таптык, ә тәхет кая икән соң? Тагын киттек музей буйлап, экскурсоводларны борчып. Бер ханым тәхет турында сорагач, «Тәхетегезне белмим, ләкин ханыгыз Ядъгәрне Кремль ишегалдына читлеккә утыртып, кол итеп алып кайтканнар», – дип усал елмаю белән әйтеп ташлады. «Ханыгыз Ядъгәрне Кремль ишегалдына читлеккә утыртып, кол итеп алып кайтканнар» дигәненә аеручы басым ясады. Янәсе, кем икәнегезне, кайда йөргәнегезне белеп йөрегез дигәнгә бер ишарә иде бу.

 

Тапмадык без Казан тәхетен. Себер, Әстерхан ханнары таҗын да күрмәдек. Ә кайда соң алар?

 

«КАРДӘШЛЕК» – ТАТАР РУХЫ ҮЗӘГЕ

 

Музейларда татар тарихы ядкәрләрен эзләп азапланганда: «Хәзер үк безгә кунакка килегез, аннан «Аргамак» оештырган Корбан ашына барабыз», – дип, Ленарга СМС килде. Безне «Кардәшлек» оешмасының берничә вәкиле үз фатирында көтә иде. Әлегә махсус бина юк, яшьләр бер-берсенә уңайлы булган урыннарда җыела икән.

 

Безне дистәдән артык егет каршы алды. Таныша торгач, бер-беребез белән шулкадәр якыннан аралашып киттек, «Кардәшлек»нең җисеме дә чын кардәшлеккә барып тоташуына инандык. Егетләр бер капчык «Безнең гәҗит» газетасын алып килгәнне күрүгә, матбугат дөньясына кереп чумды. Баксаң, алар газетаның электрон вариантының (www.beznen.ru) даими кулланучылары икән. «Менә шушындый икән ул «БГ», – диештеләр.

 

Җитмәсә, бирегә бик урынлы килгәнбез икән. Әле «Кардәшлек» активистлары җыелып, киләсе яртыеллыкка эш-планнары хакында сөйләшүне тәмамлаган гына иде. Без бу оешма турында сораштыра башлагач, бер-берсен бүлдерә-белдерә «Кардәшлек»нең тарихы, бүгенге хәле, гомумән, ни белән шөгыльләнүләрен бәйнә-бәйнә сөйләп киттеләр.

 

2000 еллар тирәсендә Татарстаннан килеп Мәскәүдә укучы РУДН (Русия халыклар дуслыгы университеты) студентлары өчен «Кардәшлек» оешмасы оештырыла. Максаты – Мәскәүнең РУДНда укучы Татарстан студентларын берләштерү. Биредә татар яшьләре булса да, берән-сәрән Татарстаннан килеп укучы башка милләт вәкилләре дә бар икән. Татар рухлы кичәләр, дини чаралар, спорт ярышларына алар бик теләп катнаша. Хәтта кайберәүләре Ислам динен кабул итеп, инде татар телен өйрәнә башлаган. «Кардәшлек»леләр фикеренчә, шушындый оешма булу, анда катнашу, бер-береңә студент чордан ук дусларның, ягъни кардәшләрнең артуына китерә.

 

Кардәшләр төрле мәдәни чараларны, дини кичәләрне еш оештырып, интернетта үз сәхифәсен булдырып (www.kardeshlek.ru), даими элемтәдә тора. Ә спорт ярышларыннан аерылырга теләмәүләре бөтенләй бәхәссез. Инде өч ел рәттән футбол буенча «Кардәшлек Кубогы» чемпионатын уздыралар. Биредә 16 команда катнашкан, бу 250 тирәсе кеше туп типкән дигән сүзне аңлата. 7 турдан торган даими чемпионат, аннан плэй-офф – бу Русия кысаларында узучы турнирлардан әллә ни аерылмый да. Өстәл теннисы, баскетбол, волейбол турнирлары да шушындый яссылыкта уза. Ләкин моның кыйммәте – татар яшьләренең бирегә җыелып, элемтәне югалтмаудан гыйбарәт. Шулай ук биредә Media бүлеге дә эшләп килә. Барлык чаралар техника ярдәмендә баетыла дигән сүз бу. Фото-видеога төшерелә, монтажлана. XXI гасырда Мәскәүдә үз урынын табып килүче яшьләр болар. «Кардәшлек» оешмасы үзе үк мәхәллә функциясен үти дияргә тулы җирлек бар. Өстәвенә, кардәшләрнең күпчелеге намазлы да икән. Алар дин белән милләткә аерылгысыз төшенчә буларак карый.

 

«КАРДӘШЛЕК» - СУЛЫШ ӨРҮЧЕ!

 

РУДН шәкертләре тарафыннан оештырылган «Кардәшлек» ассоциациясенә башка югары уку йортларда белем алучы татар студентлары да тартыла. Кайчандыр бер «Кардәшлек» кенә булса, соңрак аның нигезендә күп кенә оешмалар барлыкка килгән. Әйтик, югары уку йортын тәмамлап, олы тормышка аяк басканнар өчен «Аргамак» оешмасы эшләп килә. МДУның «Мирас» дип аталганы да әле күптән түгел генә оешкан. «Якташ» дигәне дә бар. Аларның максатлары, эш принциплары бер үк – Мәскәүдәге татар яшьләрен берләштерү.

 

Вакыт күз йомып ачканчы үтте дә китте. Безне «Аргамак» оешмасы уздырган Корбан ашында көтәләр иде. Казанга ялкынлы кайнар сәлам җиткереп, безне хәер дога белән озатып калдылар.

 

Җир астыннан Мәскәүнең башка ягына килеп чыктык. Саллы гына, мәһабәт бинада урнашкан кафеда Корбан ашы уза иде. Гаскәр кеби мул өстәлләр безне үзенә дәште. Бары хәләл тәгамьнәр белән сыйланабыз, шул ук вакытта «Аргамак» вәкиле Ленар Мөхәмовның алып баруын күзәтәбез. Төрле кунакларга сүз бирелә, Шамил хәзрәт вәгазь сөйли, һәр чыгыш арасында татарча җырлаучы егетне дә хозурланып карап утырабыз. Кунаклар арасында без дә бар идек. Берара көтмәгәндә безгә дә чират җитте. Түргә чакырып сүз бирделәр. Үзебез белән таныштырып, Мәскәүдә туган фикерләребезне әйтеп, Казаннан алып килгән китапларны, сувенирларны бүләк иттек. Аның артыннан «Безнең гәҗит» тә шундук өләшенеп бетте. Бер-берләребез белән аралаша торгач, шактый кеше белән дуслашырга өлгердек. Шушы инде ул татар рухлы, татар телле, иманлы кичә.

 

КАЗАНГА КАЙТАБЫЗ

 

Мәскәүдә артык озак тоткарланырга туры килмәде. Башкала белән ике көн танышкач, Мәскәү һавасыннан «арып-туеп», газиз илкәебезгә кайтып киттек. Инде газиз милләттәшләребез дә биредә үз урынын тапкан. Теләгән кичәләрен оештыралар. Шул ук вакытта, музейларда йөреп, күреп торасыз, татарныкы дип әйтмәсә дә, мин-минлекләп үзенеке итеп булса да, Мәскәү татар тарихын саклый. Мәскәү чиркәүләрендә күмелгән Сөембикә улы Үтәмешгәрәйләр, Казанда татар дәүләтләренең бизәге итеп төзелергә тиеш булган Василий Блаженый чиркәүләре, шулай ук Мәскәүне нурга күммәкче азан тавышлары, Ислам учагы – мәчет турында мәкаләләрне, «Кардәшлек» оешмасы вәкиле, Татарстаннан килеп Мәскәүдә белем алучы Ленар Сәлахов белән оештырылган әңгәмәне киләсе язмаларда укырсыз.

 


Саша ДОЛГОВ, Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Безнең гәҗит
№ 16 | 22.04.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»