поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.03.2015 Фаҗига

Ике бертуганның чәчәк кебек чагында гомерләре өзелсен әле...

Бу һәлакәт бөтен авылны тетрәндерде. Ике бертуганның чәчәк кебек чагында гомере өзелсен әле... Эльвира һәм Эльмира Сәйфиеваларны соңгы юлга озатырга килгән кешеләр авыл урамына сыймады хәтта. Эльвира белән Эльмира – Мамадыш районы, Түбән Яке авылы кызлары. Әти-әниләре Фәнил бе­лән Фирдәүсәнең ике бөртек бә­хете иде алар.

Эльвира үзенең йөр­гән егете, аның дусты һәм сең­лесе белән Казанга баралар. Башкалада кунак булалар, Алабугага кайтышлый әби­ләренең хәлен белеп чыгарга дип авылга керәләр. Башта әтисе ягыннан әбисендә кунак булалар, аннары әнисе ягыннан әби­сенә юл тоталар. Мунча кергәч, кабат юлга чыгалар. Башта рульдәге егете янына Эльвира утырса, китәр юлда, бу урынга дус егете күчеп утыра. Апалы-сеңелле кызлар артка утырып, сөйләшеп барырга була. Соңгы аралашу миз­гел­ләре шул буласын кем уйлаган бит...

Казан – Чаллы трассасының Омар авылы тирәсенә җиткәч аларның машинасына каршы як полосага килеп чыккан автомобиль килеп бәрелә. (Бу фаҗи­ганең сәбәпләре ачыклана. – Г.Ш.). Күз ачып йомган арада ике машина да юл читенә оча. Каршыга килгән машинада биш кеше, алар арасында 3 яшьлек сабый белән көмәнле ханым да була. Аларның барысын да хас­таханәгә озаталар. Кызлар бе­лән бер машинада руль артында утырган егетнең дә гомере кыл өстендә. Икенчесенә, бәхеткә, зур зыян килмәгән.
“Эльмира шундый шат иде ул көнне. Алар минем өчен туган да, дус та, күрше дә иде. Без бик тату булдык. Андый тәрбияле, акыллы дусларым юк иде минем. Әле бит соңгы тапкыр саубуллашканда да Эльмира: “Киләсе ялда кайтам”, – дип аерылышты. Аларның дөньяда юклыгына күңел ышанмый”, – ди якын дуслары Алинә Хәсәншина.
 
 
Эльмира  
 
Ул көнне авыл халкы күз яшь­ләрен тыя алмады. Язмыштыр инде, Фирдәүсә апаның башта ук кече кызын бер дә җибәрәсе кил­мәгән. Кыз үзе дә авылда кунып калырга уйлаган була. Тик апасы: “Әни ни дип әйтер соң?” – дигәч кенә ки­тәргә карар кыла. Машинада тагын бер буш урын бар, дип тагын бер авылдашларын үзләре белән алмакчы булалар. “Эльми­раның авыл­да каласы килде. Баштарак мине үзләре белән чакырса да, мин аны, киресенчә, үзен авылда калырга күндермәкче булдым. Казанда чакта ук шалтыратып: “Мин синең белән генә китәм. Машинада урын алып кал”, – дигән иде. Тик нигәдер апасы белән китте...”– ди дусты Зөлфирә Гарипова.
 
Эльмираның үлемен аның бе­лән Алабугада бергә укыган дуслары да авыр кичерә. “Тиенебез... Көләч йөзле, ягымлы, шаян, җитез булганга, без Эльмираны яратып шулай атап йөртә идек. Ярты ел эчендә һәрберебез өчен дә ул якын һәм кадерле кешегә әйләнде. Аның киң күңелендә, олы йөрә­гендә һәрберебез өчен урын бар иде. Укуда алдынгы булган Эльмира беркайчан да ярдәм итүдән баш тартмый иде. Кайчан карама, аның йөзендә гел елмаю булды. Шул елмаюы белән ул янындагы кеше­ләрне үзенә җәлеп итте. Институт тормышында да ул бик актив катнашты”,– ди алар.
 
Эльвира сеңлесеннән өч яшькә олы. Ул нәкъ шул ин­ститутның 4 курсында белем алган. Җырга-моңга оста кызлардан башка бер генә чара да узмаган. “Күптән түгел авылда студентлар җыелышып концерт куйды. Шунда Эльмира да чыгыш ясады. Аларның йөзлә­рендәге яктылык, җылылык бөтен кешегә җитә иде. Олыны – олы, кечене кече итә белә торган, тәр­бияле, акыллы балалар иде. Әти-әнисенә Ходай сабырлык бирсен”, – ди мәдәният йорты директоры Миннекамал Гасыймова.
 
Кызларны авыл зиратына җир­ләделәр. Җир куенына биргәннең икенче көнендә Эльвирага 22 яшь туласы иде, Эльмирасына исә 19 гына. Кыз­ларның әти-әнисенә бик авыр. Фәнил абый үзе дә моннан берничә ел элек үлем белән кө­рәшкән кеше. Кызлар бар сыйфатларны әти-әнисеннән алган. Иҗат­ка гашыйк­лыклары да алардан. Балала­рыңның уңы­шына сөенеп яшә­гәндә, бер аяз көндә баласыз калу – башка сыймаслык хәсрәт.
 
Интернет битләрендә Эльви­ра­ның әнисенә булган туган көн кот­лавында кайберәүләр гомер буе яшәп тә әйтә алмаган сүзләр бар. Ә Эльмира исә үз сәхи­фәсендә: “Үлем­нән курыкмыйк! Без исән икән, димәк, ул юк, үлем булса – без булмыйбыз”, – дип язып куйган бул­ган. Кызлар­ның туганнары гына түгел, барлык дуслары, якыннары алар­ның арадан китүләрен әле дә кабул итә алмый. Барысын да бүген нибары бер сорау борчый: “Нигә алар?”

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 44 | 28.03.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»