поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.04.2009 Җәмгыять

АДАШКАННАР

Төбәкләрдә, шул исәптән Казанда да хәзер секталар күбәйгәннән-күбәя. Алар үзләре: “Без секта түгел, ә дөрес юлдан баручылар”, – диләр.

Наилә апа белән автобуста таныштык. Башына яулык бөркәнгән бу ханым санаулы минутлар эчендә иң якын сердәше белән аралашкан шикелле, үзе турында барысын да сөйләп бирде. Бердәнбер улы үлгән икән. Ире белән аерылган. Мәктәптә җыештыручы булып эшли. Сүз үзеннән-үзе дингә күчте. “Менә бу китапны калдырыйм әле. Без Изге Язмаларны ныклап өйрәнәбез. Һәр якшәмбе җыелабыз, кил, күреп кит”, – дип Наилә апа үзенең кәрәзле телефон номерын да бирде. 

 

Кардәшләр

 

Кемнәр алар?  "Изге язмалар"ны өйрәнүчеләр? Нигә очраган бер кешегә моның кадәр калын, шактый сыйфатлы китапларны бушлай өләшәләр? Шимбә көн кичен Наилә апага чылтыратып, якшәмбе көнне Маяковский клубында очрашырга сүз куештык. (Алар шушы клубны арендага алалар икән).

 

Мин килгәндә җыелыш башланган иде. Наилә апа урам якка ук чыгып каршы алды. Йөзе, шатлыктан сабый балаларныкы шикелле балкый. “И, рәхмәт яусын, килдең, әйдә-әйдә”, – дип залга алып кереп китте. Сәхнәдә бер егет вәгазь сөйли иде. Залда йөзләп кеше утыра. Араларында хатын-кызлар күбрәк. Яшьләр, балалар да бар. (Соңгылары әниләренә ияреп килгән). Бер якка чукрак-телсезләр утырган. Аларга ишарәләр ярдәмендә икенче бер егет нәрсә сөйләнгәнне аңлатып бара. Егетнең вәгазен бик игътибар белән тыңлап утырдым. Берни аңламадым. Бертуктаусыз: “Йәһвә ризалыгы өчен”, – диләр. Ул да булмады, барысы бергә торып басып җырларга керештеләр: “Синең исемең белән Йәһвә...”

 

– Хәзер икенче бүлек башлана. Сорауларга җавап булачак, – диде Наилә апа.

 

Чынлап та, вәгазь укыган  теге егет залда утыручыларга сораулар бирә башлады.

 

– Без вәгазьләгән территориядәге кешеләр ваемсыз булса, нәрсә эшләргә?

 

Егерме яшьләр тирәсендәге сөйкемле кыз кулына микрофон алып җавап бирде:

 

– Күп кенә кешеләр гаилә тормышларын яхшыртырга тели. Алар шулай ук тормыш максатын да эзлидер. Без андый кешеләргә патшалык турындагы яхшы хәбәрне йөрәкләренә үтеп керердәй итеп сөйләргә тиешбез.

 

– Шәкертләр булдыру эшендә шатлыгыбызны арттырырга нәрсә ярдәм итәчәк?

 

– Алар белән үзләре телендә сөйләшеп.

 

Бу җавапны башына яулык бөркәнгән ханым әйтте. Сорауларга җавап шул рәвешле сәгатьтән артыкка сузылды. Гел татарча гына сөйләшәләр. Һәм бер-берсенә һәрчак елмаеп, апа, абый, кардәш дип эндәшәләр.

 

– Монда татарлар гына җыелганмы? – дим Наилә апага.

 

– Әйе, күбесе татарлар. Урысларның җыелышы безнекеннән соң була, урыс телендә.

 

– Алар да шул кадәр кеше җыеламы?

 

– Юк, аларда өч йөзләп кеше. Иншалла, без дә шулай күбәербез. Әле узган ел илле кешегә дә тулмый идек, хәзер йөздән арттык.

 

Монда килергә нәрсә этәрде?

 

Җыелыш тәмамланганнан соң яныма берничә хатын-кыз килде: “И-и, безнең арада яңа кардәш бар икән”, – дип елмаеп сөйләшәләр, хәл сорашалар. Урамда бу сөйкемле ханымнарны очратсам, бигрәк ачык йөзле кешеләр дип уйлар идем. Танышып киттек. Галия апа унсигез яшьлек кызы, егерме яшьлек улы белән килгән. Ялгызы гына яшәүче Мәдинә ханым бергә эшләүче хезмәттәше белән.

 

– Монда килергә нәрсә этәрде соң сезне? – дип сорыйм алардан.

 

– Җан тынычлыгы таптым, – ди Мәдинә ханым.

 

– Яшәүнең кадерен, тормышның ямен күрәсең, – диде Галия апа. – Балаларым да нык үзгәрде. Элегрәк балалар белән бер-беребезне бик аңламый идек, хәзер киресенчә, бер җан булып яшибез.

 

– Ә ни өчен мәчеткә бармыйсыз, намазга басмыйсыз?

 

– Минем тормыш, яшәү мәгънәсе турында меңләгән сорауларым бар иде. Һәм монда килгәч шул сорауларның барысына да җавап таптым. Тормыш мәшәкатьләре чүп кенә булып калды. Минем өчен хәзер яшәүнең башка кыйммәтләре бар. Мәчеттә мине аңламаслар иде, – диде Мәдинә ханым.

 

– Аңлавымча, сез Библиягә таянасыз. Чиркәүдәге шикелле басып җырлыйсыз, намаз укымыйсыз. Сез христиан динендә булып чыгасыз түгелме соң?

 

– Ходай бер генә. Без алай диннәргә бүленмибез...

 

Шул вакыт Галия апа сүзгә кушылды:

 

– Юк, сеңлем, син аңлап бетермисең. Без бит чукынмыйбыз. Әгәр якшәмбе саен монда килсәң, аңлар идең. Җан тынычлыгы табар идең.

 

Шул рәвешле озак итеп бу ханымнар үзләренең “җан тынычлыклары” турында сөйләделәр. Тик кызганыч, алардан якыннары баш тарткан диделәр. Берсенең ире ташлап киткән, икенчесе туганнары белән аралашмый, өченчесе эштән киткән.

 

Миңа тагын беричә китап бирделәр. Шуларны укысаң, бөтен сорауларыңа җавап табарсың диделәр. (Китаплар татар телендә). Укып-укып карадым – бернәрсә аңлашылмый. 

 

“Без бөтен дөнья буйлап таралдык”

 

Вәгазь сөйләүче егет егет Казанга Свердловскидан командировкага –  лекцияләр укыр өчен махсус килгән икән.  Равил исемле, егерме алты яшьтә.

 

– Ә сез ни өчен мөселманнарга христиан динен өйрәтәсез? – дип сорадым Равилдән.

 

– Без бит мәҗбүри өйрәтмибез. Кешеләр үзләре килә, димәк аларга шул кирәк. Христиан динен өйрәтәсез дигән сүзегез белән килешмим. Ислам, будда диннәренә дә таянабыз.

 

– Ләкин бит һәр диннең үз кыйбласы, үз кануннары?

 

– Ходай бер бит.

 

– Сез сектачылармы?

 

– Юк, әлбәттә! Аңламаган кешеләр секта дип әйтер, тик бу һич кенә дә алай түгел. Без бөтен дөнья буйлап таралган. Австралия, Германия, Америка, Израиль, Литва, Польша һәм башка дистәләгән илләрдә кардәшләребез яши. Бер-беребез белән аралашып, хәбәрләшеп яшибез. Елдан-ел сафларыбыз яңа кардәшләр белән тулылана.

 

Җыелыштан чыгучы хатын-кызларны, ир-атларны күзәтәм. Йөзләрендә елмаю. Нигә шатланалар, ул китапларда язылган сүз боткасын укып нәрсә аңлыйлар?! Ни өчен шуңа ышаналар?! Күрәсең, тормышта башка юанычлары калмагандыр аларның...

 

Китапларны җыеп, “Әниләр” мәчетенә бардым. Газинур хәзрәт аларны карап чыкканнан соң болай диде: Бу китапларда барлык диннәрдән нәрсәдер алынган. Моңа ышанучылар, гадәттә, ялгыз, башкалар йогынтысына тиз бирелүчән кешеләр. Монда мәчетләрнең дә гаебе бар, димәк, тиешенчә эшләмибез. Кешедә мәгълүмат аз. Шуңа күрә бөтен юк – барга ышана. Коръәнне укып караган кеше, беркайчан ул юлга басмас иде".

 


Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»