|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2015 Шоу-бизнес
Зарина Хәсәншина “Мин җырлыйм, энем көрәшә” (ФОТО)Зарина ХӘСӘНШИНА исеме күпләргә “Татар моңы” фестивале аша таныштыр. 2013 елда лауреат булган бу моңлы кыз бала Казан консерваториясенең беренче курс студенты, “Казан егетләре” төркеме белән концертлар куя. Ул — җыр сәнгатендә сирәк очрый торган ачык күңелле, якты җанлы кеше! Туган көне: 26 март, 1995 ел — Зарина, яшь кенә балага бу кадәр моң каян килә?
— Бик яшьли якты дөньядан киткән Хәкимулла бабам көрәшче һәм искиткеч матур тавышлы җырчы булган. Олы гәүдәле, киң күңелле булгангадыр, кушаматы “дөнья” иде аның. Тик ни хикмәт, шушы баһадир гәүдәле бабам кәтүк хәтле әбиемнең күзенә генә карап торды. Яратулары көчле булгандыр, күрәсең, әбием әле дә минем башкаруда бабам җырлаган җырларны ишетсә, елап җибәрә. Дус-ишләремнән, әти-әнием тормышымны сәхнә белән бәйләвемә каршы булды, дигән сүзләр ишетәм. Ә минекеләр, киресенчә, мине сәхнәгә “этеп” менгерделәр! Кечкенәдән әтиемнең район үзәгенә музыка мәктәбенә йөртүе, әнинең мине җитәкләп төрле конкурсларга йөгерүе дисеңме! Ул минем продюсерым инде. Махсус белеме булмаса да, моңны тоя, хислерәк итеп җырлау серләренә төшендерә. Мин — гади, оялчан авыл кызы. Шуңа да башта сәхнәне яктыртучы прожекторлар артына качып җырлый идем. Инде хәзер чарланып барам бугай. Бабамның геннары көчле булган, күрәсең, мин җырлыйм, бертуган энем көрәшә!
— Кечкенәдән шундый төпле бала идеңме?
— Бик кызыксынучан бала идем. 5-6 яшьләр булгандыр, Яңа ел кичендә, сүндерергә дип килгән җиремнән, өстемә телевизор ауды. Селкенә дә алмый ятканым хәтердә. Кечкенә вакытта бик таза идем, сөякләрем сынудан шул гына коткаргандыр. Телевизорның авырлыгын әле дә хәтерлим. Тик бер тамчы күз яше чыгармадым. Әни бик коры иде: миңа беркайчан, бернинди сәбәп белән дә еларга рөхсәт ителмәде. Баштан сыйпап, иркәләп утыруын да хәтерләмим әнинең... Ул да булмады, икенче елны Яңа ел алдыннан әни кер үтүкләгәндә кайнар үтүк өстенә барып утырганмын...
— Ә елаткан кеше соңрак очрадымы?
— Беренче мәхәббәтне соравыңмы? Ул миңа соңлабрак килде бугай! Тәүге тапкыр кызлар 13-14 яшьтә гашыйк була, мин ул хискә 20 гә җиткәндә кереп чумдым. Беренче тапкыр ул елатты мине. Гади җир кешеләренә түгел, Гарри Поттерга гашыйк булып йөргән кыз мин! Егетләр белән мавыгу булса да, ике атнадан арыга бармый иде. Ә бу юлы хискә башаягым белән кереп баттым. Беренче күргәндә күзгә дә артык ташланмаган бу егет мине тәмам үзенә ияләштерде. Ничектер, мин көткән кеше кебек ул! Миннән рухый яктан көчлерәк, чая. Хисләремне һәрчак тирән яшерә идем, бәреп чыктылар! Бик рәхмәтле мин аңа — ул мине яратырга өйрәтте, хәтта башкача җырлый башладым! “Мәхәббәт йолдызым” җырымны елый-елый яздырдым. Мине генә түгел, әнине дә елатты бу җыр, аның да күңелендә онытылмас хатирәләре бар икән... Бөтен хисләрем шушы җырда чагыла: шуңа да ул һәр тыңлаучыны тетрәндерә, хиссез җырны халыкка җиткереп булмый бит!
— Әгәр чынбарлыкның күзенә текәлеп карасак: сине гашыйк иткән егет сәнгатьтән ерак. Кайтып та керми гастрольдә йөргән хатын-кызны көтеп яшәргә теләге юк кебек... Ир-атка күктәге йолдыз түгел, кайнар аш белән җылы өйдә бала үстерүче хатын-кыз кирәк! Сайлау алдында калсаң?
— Әлегә бу хакта уйлыйсым килми, һаман вакытны сузам. Әйтерсең, вакыт үтүгә ул сорау үзеннән-үзе хәл ителә... Тик ничек кенә карасаң да, һаман шул сайлауга барып төртеләм. Сәхнәне ташлый, бер урында утыра алмыйм: миңа гел хәрәкәттә, гел юлда булу ошый! Ерак юллар яратам! Гел юлда гына йөрер идем! Аны да югалтасым килми! Бәлки, юл куяр. Бәлки, аңлар... Белмим, әти-әнием мисалындагы кебек — ир-ат көчлерәк яратса, гаилә нык була кебек!..
1
2
3
4
5
6
7
8
Эльмира ҖӘЛИЛОВА |
Иң күп укылган
|