поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.03.2015 Мәдәният

Ринат Таҗетдинов: Арттан кызлар ияреп кайта

“Театр – кеше күңеленә турыдан-туры юл салучы сәнгать, һәм ул халык тормышыннан башка яши алмый. Милли театр бигрәк тә”, - дип язган татарның бөек режиссеры Марсель Сәлимҗанов.

Бүген - Халыкара театр көне. Театр, сәнгать, артист язмышы турында Г.Камал театрының күренекле актеры, Татарстан һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов белән сөйләшәбез.

- Ринат абый, актерны үзенең башкарган рольләре белән бутау гадәте бар. Сезнең иҗат дәверегездә андый вакыйгалар булмадымы?
 
- Артистның тормышы гел кеше күз алдында. Әллә нинди талантлы актер булсаң да, гел-гел яратып кына да тормыйлар: тәнкыйтьлиләр дә, сүккәлиләр дә, ниндидер тискәре роль башкарсаң, яратмаска да мөмкиннәр! Фатыйма Ильская, мәсәлән, тискәре, ямьсез образларны гәүдәләндерүдән һәрчак баш тарта иде: “Юу-у-у-к! Бөкре хатынны уйнарга, мин бит чибәр хатын!” - ди иде. Актерны, чыннан да, башкарган роле белән бутау гадәте бар. Әйтик, бөек актерыбыз Шәүкәт Биктимеровны “Әлмәндәр карт” дип атап йөрттеләр. Халык күңеленә ул шулай кереп калды да. Бервакыт аңа режиссер Фәрит Бикчәнтәев Лир патшаны уйнарга тәкъдим итте. Ләкин Шәүкәт абый: “Юк инде, мин шул Әлмәндәр булып калыйм”, - дип баш тартты. Шәхсән мине Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр”ындагы Муса Җәлил образы өчен якын иттеләр. Ул әсәр безнең театрда гына куелды. Никтер миңа аны уйнавы бик рәхәт булды. Муса Җәлил образы минем каныма сеңде. Җәлил белән бергә эшләгән кешеләр, язучылар минем тышкы кыяфәтемне дә Мусага охшата иде.
 
- “Сүнгән йолдызлар”дагы Мәхдүм образын ничек үзегезгә якынайта алдыгыз? Сезнең башкаруда ул телевидение фондында да саклана. Татар тамашачысы өчен бу эталон уен диясе килә...
 
- Чыннан да, театр сәнгатен сөючеләр күңеленә бу образым аша кереп калуыма да шатланам. Һаман искә алалар икән, бик сөнечле хәл. Бу рольне олыгайганчы башкардым: спектакль сәхнәдә егерме еллап баргандыр. Образны физик яктан да биреп бетерүе авыр, өстәвенә, җырларга да кирәк. Кайберәүләр аны тискәре образ ди. Ләкин ул алай түгел, Мәхдүм - мулла малае, гарип булгач, аннан кызлар курка. Гариплегеннән нык ояла, ләкин нишләсен, йөрәкне тыеп буламыни, ул Сәрвәргә үлеп гашыйк. Халык та аны шуңа үз итте. Юкка гына биш йөз тапкыр уйналмагандыр инде!
 
- Ринат абый, сез - киң диапазонлы актер. Моның чишмә башы Мәскәүдә укыган чордан киләме, әллә сезне театр үзе шулай шомарттымы?
 
- Мәскәүдә укытучыбыз бик шәп иде - Михаил Николаевич Гладков. Яһүд кешесе, гаҗәеп талантлы шәхес. Актерны бит укыган чакта гына шәп артистка әверелдереп булмый. Аны тормыш үзе чарлый, шомарта. “Сез уйнарга өйрәнерсез, сезнең театр - актерлар театры, милли театрлар арасында да иң көчле актерлар сездә”, - дигәне хәтердә. Дөресен әйткәндә, ул безне яшәргә, чын кеше булырга өйрәтте. Тормыш хикмәтләренә дә төшендерде, акыл бирде. Берара бокс белән шөгыльләнә башлаган идем. Көчле егет буласым килгәндер инде. Бер тапкыр яңакка бик каты “ямадылар” дә, аңымны җуеп егылдым. Репетициягә бара алмагач, хәлемне укытучыга җиткергәннәр. “Анда тагын барсаң, Казаныңа кайтып китәсең!” – диде ул. Шулай да, Мәскәүдән әзер артист булып кайттык, дип әйтүе читен, без биредә чарландык. Бөек артистларыбыздан күреп, үзебезне сәхнәдә тотарга өйрәндек. Безнең уңышлар режиссерыбыз Марсель Хәким улына бәйле. Алтмышынчы еллардан башлап, 2000 елларга кадәр Камал театрында “Марсель эрасы” булды.
 
- Сез беркайчан да рольсез утырган актер түгел, гел иҗатта булгансыз. Татарстан театр әһелләре берлеген дә озак еллар җитәкләдегез...
 
- Әйе. Туксанынчы елларда саклап та калдык без аны. “Әйдәгез, Мәскәү белән араны өзик”, диючеләр булды. Шул вакытта Марсель Сәлимҗанов белән моңа каршы чыктык. Бинабызны да саклап калдык, Мәскәү белән араны да өзмәдек, чөнки театр - ул үз казаныңда гына кайнауны өнәми. Мәсәлән, Молдавия театры Мәскәүдән аерылды. Үзе генә калды һәм ...театр бетте. Аралашырга, барып уйнарга, тәнкыйтьчеләр чакырырга бернинди “күпер” калмый бит инде. Рус театры, ни генә әйтсәк тә, иң алдынгы театрларның берсе. Алар белән аралашмасак, киңәшләшмәсәк, алга китә алмыйбыз. Берлек әнә шуңа кирәк тә инде! “Ринат белән Марсель русларны яклый” дигән сүзләрне ишетсәк ишеттек, ләкин Актерлар йортын һәм Театр әһелләре берлеген саклап калдык. Сугышта катнашкан артистлар өчен бүләкләрне дә Мәскәү аша юнәтә идек. Монда ярдәм итүче булмады...
 
- Соңгы елларда актер һөнәренең дәрәҗәсе төшә кебек, әллә талантлар кимиме - гомер буе сәхнә тоткан шәхеснең бу уңайдан фикерләре нинди?
 
- Юк, абруе төшмәде, төшмәс тә, Алла боерса. Безне яшь чакта куркыталар иде: имеш, өлкән артистлар картаеп үлеп бетә дә, театрда уйнарга кеше калмый. Фатыйма Ильская, Гәүһәр Камаловалар киткәч, кем кала инде, дип кайгырышалар иде. Менә бит, табылды! Бездән соң да шулай булачак. Шатланып әйтә алам: яшьләребез арасында талантлар бар. Әллә ниләр уйлап чыгарып, кирәкми дип, театрны сызып кына ташламасыннар. Ул вакытта инде зур фаҗига булачак. Театр начарлыкка өйрәтми, Тукаебыз әйтмешли, “яктылыкка, нурга илтә”!
 
- Ринат абый, сезгә еллар әллә ни кизәнә алмаган, яшь егетләрчә балкып торасыз, сөбханалла. Яшь вакытта артыгыздан кызлар өере белән йөргәндер...
 
- Андый хәлләр дә булды. Яшь чагымда “ничава” егет идем мин. Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган “Гүзәлем Әсәл” спектаклендә Наилә Гәрәева, Шаһсәнәм Әсфәндиярова белән бергә уйныйбыз. Барыбызның да яшь һәм матур чагыбыз. Наилә ханымның артыннан егетләр калмый. Минем арттан да кызлар ияреп кайта. Берничә ел рәттән бер кыз ияреп йөрде. Туктап: “Минем арттан йөрмә, минем гаиләм бар. Спектакльләргә генә килә аласың”, - дим. Кызлар, әлбәттә, сәхнәдәге образга гашыйк була, шәхсән үзеңне белми бит алар. Сәхнәдә мәхәббәт образларын гәүдәләндергән вакытта: “Сез партнерыгызга гашыйк буласызмы?” - дип сорау бирәләр. Театрда күп нәрсә хәйләгә корылган бит. Наилә белән безне дә “Әһә, болар бергә икән, тормышта да берсе-берсен ярата икән”, дигән сүзләрне еш ишеттерәләр иде. Тормышта гашыйк булмасаң да, тамашачыны ышандырыр өчен, сәхнәдә чын гашыйкны уйный белергә кирәк.
 
- Мәскәү сезгә белем генә түгел, гомерлек тормыш юлдашы да биргән кала бит әле... Сездәй гайрәтле ирне “йөгәнләп” торуы аңа җиңел булмагандыр?
 
- Яшьрәк чакларында эшеннән елап кайткан чаклары да булмады түгел. Телевизорда да мәхәббәт геройларын уйнаган спектакльләр күрсәтелә. “Ничек син бөтен Татарстанга кызлар кочаклап күрсәткән ир белән торасың?” - дип теңкәсенә тияләр икән. Бервакыт өйдә телефон шалтырый. Берәү: “Хатыныгыз яныгыздамы?” – ди. “Янымда”, - дип, трубканы Рәйсәгә суздым. Ә телефондагы хатын-кызның: “Рәйсә ханым, минем бит Ринаттан балам бар!” дигәне ишетелә. Ә хатыным мишәр белән яши-яши шомарган, җавабын шунда ук бирде: “Молодец икән, сезгә дә көче җиттемени? Кара, нинди гайрәтле ир белән торам икән мин. Бик яхшы булган!” - ди. Мондый җаваптан соң гаилә бозарга теләүченең сүзе бетте.
 
- Сез бер дә “Баскетболист”тагы Сократка охшамагансыз. Тормышта конкрет ир кебек тоеласыз. Әмма бу героегызга карата эчке хөрмәт уяна...
 
- Бу - Марсель Хәким улы куйган соңгы спектакль. Мансур Гыйләҗев “Баскетболист”ны, автор буларак, үзе язганча гына куйдырырга теләсә дә, режиссер аңа идея өстәде, татарлыкны алга сөрде, сәясәтне дә чеметеп алды. Образым шактый катлаулы иде. Сәхнәдә миңа гел йөгереп йөрергә, югарыга да менеп китәргә туры килде. Кайбер тамашачылар: “Бу Ринатыгыз күптәнге артист бит инде, ничек шулай йөгереп йөри ала соң ул?” - дип пышылдаша икән. Ролемне бик яратып башкардым. Аннан тәм таба идем. Ул Марсель биргән соңгы роль буларак та кадерле. Ә тормышта, чыннан да, мин бик гади, тыныч кеше. Шуны да әйтәсем килә: мин - бик бәхетле артист. Теләгән рольләремне уйнадым.
 
- Театр тарихыннан билгеле булганча, лицедейларны, актерларны һәм шул һөнәргә якын кешеләрне үлгәннән соң зират коймасының тышкы ягына күмә торган булганнар. Валентин Гафт та изгеләрне уйнап гөнаһ җыябыз, ни өчен актерлар иҗат газабында янарга әзер соң, дигән сорау куя. Чыннан да, актер һөнәре нәрсәсе белән җәлеп итә икән? Газаплы хезмәт бит.
 
- Театр шундый нәрсә - ул шул дәрәҗәдә үзенә җәлеп итә. Роль алганнан соң сабый кебек куанасың, ә аннары ничек уйнарга, сәхнәдә үзеңне ни рәвешле тотарга, авторлар теләген ничек халыкка җиткерергә дигән газаплы иҗат процессы башлана. Актерның фантазиясе бай, артист кеше түзем, хезмәт сөючән булырга тиеш. Егерме җиде яшемдә Г.Тукай бүләген бирделәр, кая анда масаеп йөрү, киресенчә, уңайсызландым, иптәшләрем ни әйтер, алар лаек санармы, дип уйлана идем.
 
- Театрдан китәсе килгән чакларыгыз булмадымы?
 
- Театрдан китүе бик авыр. Бик талантлы артистларның эштән киткәне булды, кайберләре эчүгә сабышып, газапланып юкка чыкты. Яшьрәк чагымда минем дә китү турында уйланган чакларым булды. Балабыз тугач, тормыш итүләре авырайды. Балага сөт алырга да акча җитми башлагач: “Мине Мәскәүгә җибәрегез”, - дип министр янына кердем. Ләкин китәргә туры килмәде. Хатыным да: “Мәскәүгә китсәк, русчаң да начар, нишләрсең, театрсыз үләчәксең бит”, - диде. Чуаш якларындагы мишәр авылында үскән малай, революция булмаса, Мәскәүгә барып укый алыр идеме икән? Шул хакта еш уйланам. Әтием бик акыллы, зирәк кеше булган, ул безне кыйнап-кыйнап укыта иде: “Мин исән чакта укыгыз!” - ди торган иде. Аллага шөкер, алтыбыз да югары белем алдык.

Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 27.03.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»