поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.04.2009 Җәмгыять

"МИН "АЧКАН" АМЕРИКА!"

Океан артына бару яисә дөньяның бишенче кыйтгасын гизеп кайту белән хәзер берәүне дә шаккатырам димә: юллар ачык, визалар бирелә, самолетлар санаулы сәгатьләрдә илтә дә куя, – бар, күр, гыйбрәт ал. Күпләрне сәяхәт итү, илләр күрү теләге йөртсә, байтак әти-әниләрне җылы өйләреннәнчит җирдә эшләгән, яшәгән балаларының тормышын үз күзләре белән күреп кайту теләге юлга чыгара. Дин кардәшем, табибә Әлфия Һадиева да ике яктан да җылы Атлантик океан юган ярымутрау – Флорида штатында булып кайтты. Ислам кануннарын үтәп яшәргә тырышучы әлеге ханым күзлегеннән нинди икән ул – Америка? Әлфия ханымнан шул хакта сораштым.

– Әлфия ханым! Без гомер буе тәнкыйтьләгән капитализм илендә Сезне бигрәк тә нәрсә шаккатырды?

 

– Мин Флорида штатының океан ярында урнашкан Санкт-Петербург шәһәрендә  (әйе, шаккатмалы, анда шундый шәһәр бар икән) яшәүче кызым Ләйсән янында ай ярым кунак булдым. Беренче мәлдә игътибарымны җирле халыкның аралашу культурасы җәлеп итте. Иртән балконга чыгып шәһәрне күзәтәм, күзләр очрашуга, үткән-сүткән кешеләр елмаеп сәлам бирәләр. Әле ярый үзем дә инглиз телен "ипилек-тозлык" өйрәнеп барган идем, шуңа уңайсыз хәлдә калмадым. Киенүләре, үз-үзләрен тотулары да искиткеч гади, табигый.

 

Курорт – шәһәр булса да, бездәге кебек ярымшәрә йөрүчеләр очрамады. Хатын-кызларның итәкләре – тездән түбән. Аякларында уңайлы, җиңел туфлиләр. Урамда биек үкчәле туфлидән йөрүче хатын-кыз очраса, димәк, йә Русиядән килгән, йә фахишә дип уйлыйлар икән. Гомумән, кешедән калышмыйм, кеше ни әйтер дип купшылану, бездәгечә күзгә бәрелеп торырлык итеп затлы киенү юк, гади киемемне кеше килештермәс дигән комплекс һич сизелми. Үзебез турында: "Без бигрәк чүпрәк коллары инде", – дигән нәтиҗәгә ясапп кайттым.

 

– "Финанс кризисы" дигән "өрәк" Америкада башланды дип тәкрарлыйлар. Анда ул афәт сизеләме, халык бу хакта борчыламы?

 

– Океан яры буйлап төзелгән виллаларда 500 мең кеше яши диделәр. Курорт-шәһәр булгангамы, халык искиткеч тыныч, сәясәттән ерак, ял итә, тыныч кына үз юлында йөри. Шулай да соңгы вакытта эш сайлау, эшкә урнашу мөмкинлеге кимеде, диделәр. Сквер-паркларда безгә гаҗәп тоелган нинди генә чәчәкле агачлар үсми! Аларда тиеннәр сикерешә, пеликаннар, фламинголар курыкмыйча кешеләр янына  киләләр. Урамда кеше булмавы баштарак сәерсендергән иде. Баксаң, яше-карты шәхси машинасында җилдерә икән. Шәһәр транспорты юк дәрәҗәсендә һәм ул түбән катлау өчен дип санала.

 

– Әлфия ханым! Дөньяны һәркем үзенчә ача. Мөселман хатыны буларак, сез "ачкан" Америка ниндирәк?

 

– Минем гарәп илләрендә дә, Европа илләрендә дә сәяхәт иткәнем булды. Америкада чакта еш кына: "Әллә мин гарәб илендә микән?" – дигән уйлар килгәләде. Хәләл ризык бар, махсус кибетләрдә аларның ниндиен телисең – сайлап аласың. Машиналарны бикләү, тәрәзәләрен ябу, төнге сакка кую дигән нәрсәләр юк. Фатирны ике-өч сәгатькә бикләми калдыру – нормаль күренеш.

 

Ике мәчет эшләп тора. Төрле юнәлештәге кечкенә-кечкенә христиан чиркәүләре бар. Аллаһы Тәгаләгә һәркем үзе теләгәнчә гыйбадәт кыла. Бабтистлар, евангелистлар, адвентистлар, мармоннар чиркәүләре булу берсенә-берсе комачауламый. Нинди дин тотуына карамастан, һәркем белән исәнләшү, кешегә юл бирү, хөрмәт белән карау – язылмаган канун. Мин яшәгән микрорайонда мөселманнар күп түгел иде . Әмма юлда, кибеттә очратсаң, килеп исәнләшеп китәләр. Киенү рәвешемнән мөслимә икәнлегемне танып, Мөселман фермерлары  хөрмәт йөзеннән яшелчә, җиләк-җимеш алганда миңа ташлама ясадылар.

 

Тагын шунысына игътибар иттем: халык җирле фермерларга өстенлек бирә, алар җитештергән товарларны алып, аларга теләктәшлеген күрсәтә. Мәчеткә бер баруымда кара тәнле ике мөселман хатыны белән таныштым. Берсе Вәсилә, икенчесе Җәмилә исемле икән. Телләре, гадәтләре ят булса да, үзебезгә якын, таныш исемнәр ишетү күңелгә рәхәт тәэсир итте.

 

Кызымның сары тәнле, кара тәнле дусларын чакырып өчпочмак белән сыйладым.  Юлда, сәфәрдә һәрберебезнең ихтыяҗы төшкән бәдрәфләр хакында да озак итеп сөйләргә мөмкин. Шәригать кануннары буенча яшәгән кеше күзлегеннән караганда андагы бәдрәфләр тәһарәт алу өчен бөтен яклап уйлап эшләнгән. Коляскада утыручы инвалидлар өчен аерым заллар бар, алар иркен, чиста. Үзебезнең түләүле бәдрәфләрне искә төшереп, шушы табигый ихтыяҗларга килгәндә дә никадәр кадерсез булуыбыз турында уйладым.

 

Кыскасы, "үзебездә" һәм "аларда" дия-дия, чагыштырып, кат-кат фикерләп, Американы үземчә "ачтым".  Яшәешебез, тәрбиябез, үз-үзебезне тотышыбыз өчен борчылып, бездә әдәп-әхлак бик түбән әле, дигән нәтиҗәгә килдем. Юлымда очраган барлык уңайлыкларга, хозурлыкларга соклана-соклана Аллаһыга рәхмәтләр укыдым. Кая гына барып чыксак та, без бәндәләренә иксез-чиксез нигъмәтләрен, байлыгын хәзерләгән бит!

 

...Ә тугыз сәгатьтән Мәскәүгә килеп төшүгә үзебезнең чынбарлыкка тиз төшендерделәр. Йөк ташучылар хезмәт күрсәтергә дип чат ябыштылар. Чемоданнарымны 150 сумга автобуска илтергә ризалашсалар да, барып җиткәч бәяне дүрт тапкыр арттырып куйдылар. Автобустан төшеп поездга ашыкканда да шул ук хәл кабатланды. "Ач күзеңне, Әлфия, – мин әйтәм. – Сагынып кайткан Ватаның бу! Син гомер иткән мохит, сиңа таныш гадәтләр, сиңа таныш тел! Ә туган җирне сайлап алмыйлар! Ничек кенә булмасын, биредә барысы да газиз, кадерле. Уңай һәм кимчелекле  яклары белән йөрәккә якын Туган җир шул бу!"

 


Вәсилә РӘХИМОВА
Татарстан яшьләре
№ --- |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»