поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.03.2015 Җәмгыять

Үз тамашачысын ТНВ районнарда тапты

Аналитик тикшеренү һәм тирәнтен өйрәнү үзәге (алга таба ЦАИР) үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре буенча «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең ике зур проекты – “ТНВ” каналы һәм “Болгар радиосы” – республика районнарындагы аудитория буенча Татарстан медиапроектлары арасында беренчелекне яулады.

Республикада, 2014 елның декабреннән алып 2015 елның гыйнварына кадәр үткәрелгән социологик тикшеренүләрдә 14 яше тулган 1 600 кеше катнашкан. Шуларның 74%ы көн саен диярлек телевизор карый, 36%ы - радио тыңлый. 

Телеканаллар исемлегенең иң югары урынын “Первый канал” алды. Аны республика халыгының 57,8%ы карый. “Россия 1” традиция буенча икенче урында (43,9%). Беренче өчлек “НТВ” каналы белән тәмамлана (29,1%).
 
Әлеге федераль телеканаллардан соң 4нче урында – “Татарстан – Яңа Гасыр” каналы. Республика районнары арасында ул абсолют лидер: Арчада аны халыкның 78,8%ы, Байлар Сабасында һәм Сарманда - 77,5%ы, Азнакайда – 73,4%ы, Буада – 73,3%ы, Чирмешәндә – 73,3%ы (ягъни татар теле киң таралган районнар) кеше карый. 
 
Болардан кала беренче унлыкка ТНТ (26,1%), СТС (25,6%), “Россия 2” (21,9%) һәм “Россия 24” (15,1%) каналлары керә. Әлеге дистә “Домашний” телеканалы белән тәмамлана.
 
Шунысы да игътибарга лаек – “Мәйдан” каналы да Татарстандагы иң популяр телеканаллар дистәсеннән ерак китмәгән. ЦАИР үзәге сорау алучыларының 5,6%ы әлеге каналны кабель челтәрләрдә карый. 
 
Иң популяр мәгълүмати тапшырулар исемлегенең беренче урынын ТНВдагы новости/хәбәрләр яулады (сорау алучыларның якынча 30%ы). Әлеге тапшыруларны Байлар Сабасында, Сарманда, Чирмешәндә, Азнакайда, Буада һәм Арчада аеручы яратып карыйлар. 
 
ТНВ брендын тануда, сорау алучыларның 92,7%ы әлеге телеканалны беләбез дип җавап бирде. 
 
Тикшеренү барышында кешеләрнең телевизор карау вакытларының исемлеге дә төзелде. ТНВ каналын телетамашачының 76,7%ы 18:00дән алып 21:00гә, 20%ы - 15:00дән 18:00гә, 19,3%ы - 21:00дән 24:00гә кадәр карый.
 
ТНВның иң популяр телевизион жанрлар бишлегенә хәбәрләр, мәгълүмати тапшырулар (74,8%), музыкаль тапшырулар (51,1%), күңел ачу/ток-шоу (30,5%), спорт трансляцияләре (30,3%) һәм нәфис фильмнар (26,5%) керә. Төгәл тапшырулар исемлеген алсак, беренче урында “Новости/хәбәрләр” (45,2%), алга таба “Башваткыч”, “Мәдәният дөньясында” тапшырулары һәм соңгы урында концертлар тора.
 
Алдарак әйтелгәнчә, республикада яшәүчеләрнең 36%ы даими рәвештә радио тыңлый. ЦАИР күрсәткечләре буенча шушыларның 16,2%ы - “Болгар радиосы” тыңлаучылары. “Европа плюс” радиосының аудиториясе, мәсәлән, нибары 8,7% кына. “Болгар радиосы”н Буа, Чирмешән, Сарман районнарында аеручы яратып тыңлыйлар. Радионың “казаныш”ын авыл җирендәге тыңлау культурасына бәйләргә була. Гадәттә радиоалгыч көне буе эшләп, көндәлек тормышның махсус бер фонына әйләнә. Шәһәрдә исә радионы күп очракта машинада барганда тыңлыйлар. “Болгар радиосы”н тыңлауның иң “тәмле” вакыты иртәңге сәгатьләргә туры килә (популяр иртәңге тапшыру – Чәк-чәк шоу).
 
Әлеге тикшеренүләрне үткәргән белгечләр фикеренчә, ТНВның телевизион контенты татар телле һәм рус телле аудиторияләр өчен бер үк күләмдә кызыклы. Рус телле аудиториянең асылы шәһәрдә яшәүче халык белән билгеләнсә, татар телле аудитория – авыл халкы белән. Ике телле аудитория арасында урталыкны саклау – ТНВны танып белүнең, аның популярлыгын, реклама бирүчеләрнең артуын билгеләүче төп фактор, ди белгечләр. 
 
 
1
 
 
2
 
 
3
 
Реальноевремя. рф  хәбәр итүенчә


ТНВ
№ |
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»