|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.03.2015 Мәдәният
Татарстанның халык артисты Әлфия Галимова вафатБүген, 25 мартта, 93нче яшендә, Татарстанның халык артисты, җырчы Әлфия Әхәт кызы Галимова вафат булды. Әлфия Галимова 1950 елда Мәскәү консерваториясен тәмамлый һәм 1950 – 1963 елларда Татар опера театры солисты булып эшли башлый. 1964 – 1965 елларда Казан музыка училищесында укыта, 1966 – 1986 елларда – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты.
Татар музыка сәнгатендә Әлфия Галимова кабатланмас эз калдырган җырчы. Аның Опера театрында башкарган кабатланмас Джульеттасы, нәзберек Снегурочка, соклангыч Виолетта партиясе бар. Ә татар композиторларының романсларын һәм җырларын, аеруча “Гөлҗамал”ны ничек гаҗәеп кимәлдә башкара ул!
Әлфия Әхәт кызы Галимова белән хушлашу иртәгә, 26 мартта 11 сәгать 30 минутта Казанның Фрунзе урамы 1нче йорт 88нче фатирында була. Мәрхүмәне Самосырово зиратына җирләячәкләр.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм "Матбугат.ру" мәрхүмәнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
--- |
Иң күп укылган
|