|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.03.2015 Интернет
Казан IT-парк Бизнес-инкубаторы резидентлары арасында мөселман проекты да бар21-22 март көнне Казан IT-паркында 17-нче язгы сайланыш үткәрелде. Сайланышта Йошкар-Ола, Яшел Үзән, Казан һәм Ижаудан килгән 25 проект катнашты. 10 проект арасында җиңүче итеп, бөтендөнья мөселманнары өчен файдалы мобиль кушымта уйлап тапкан оешма - Halal Guide билгеләнде. “Бизнес-инкубатор резидентлары санына керү безнең өчен зур мөмкинлекләр ача. Биредә стартаплар өчен нык ярдәм күрсәтәләр: экспертлар киңәшләре, эш өчен уңайлы шартлар, һ.б.”, - дип белдерә Halal Guide проектын тормышка ашыручы Айрат Касимов.
17-нче сайланыш кысаларында, Бизнес-инкубатор хезмәткәрләре, 100 гә якын гариза кабул иткәннәр. Жюри алдында чыгыш ясау мөмкинчелеге, бары тик, 25 проектка гына бирелде. Сайланышта эшләгән жюри югары технологияләр өлкәсендә танылган шәхесләр.
HalalGuide кушымтасы хәләл нокталарны тиз һәм уңайлы итеп табарга ярдәм итә. Моннан тыш, HalalGuide командасы Мәскәүдәге “Мобиль мәчет” проекты өстендә эшли.
HalalGuide кушымтасыннан мәчетләр, гайбадәт кылу урыннарын, туклану нокталарын, ризык кибетләрен һәм мөселман киемнәре кибетләрен табарга була. Кушымта, хәләл ноктаның кайда урнашканын күрсәтеп кенә калмый, аңа иң якын һәм уңайлы юлны да күрсәтеп бирә.
Бүген кушымтада 2500дән артык хәләл нокта бар, алар Русия, Казахстан, Кыргызстан, Украина һәм Белорусиянең 1100 шәһәрендә урнашкан. Исемлеккә көн саен яңа оешмалар теркәлеп тора. Якын арада кушымтаның гарәп, төрек телләрендәге версияләре чыгарга тора. Әлегә ул инглиз һәм татар телләренә терҗемә ителгән.
Кушымтаны гаджетка урнаштыру – түләүсез.
Әйтеп үтергә кирәк, HalalGuide проектының кайнар телефон линиясе эшли башлады: 8-800-500-511-8.
--- |
Иң күп укылган
|