|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.03.2015 Шоу-бизнес
Казанда “Музыкаль каймак” концерты булачакТелевизор экраннарыннан карап, радиодан тыңлап яратып өлгергән, тамашачылар фикере буенча “иң-иң”нәр исеменә лаек булган җырчыларның барысын да - “Музыкаль каймак” концертында күрә алачакбыз. Алар: Айгөл Рәхимова, Рамил Галимҗанов, Альбина Апанаева, Илдар Әхмәтов, Эльмира Сөләйманова, Руслан Кираметдинов, Ләйсән Гимаева, Ринат Рахматуллин, Ильмира Нәгыймова, Әлфинә Әзһәмова, Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров һәм башка бик күп танылган җырчылар. Яшь башкаручылар да булыр дип көтелә. Инде күңелгә кереп калган җырлар белән бергә өр-яңаларын да ишетеп булачак ул кичтә. Моңлы җырлар арасында күңел көрлеген саклап, күтәренке кәеф бүләк итәргә юморист Рәшит Сабиров киләчәк!
18 АПРЕЛЬ КӨННЕ 17:00 СӘГАТЬТӘ КАЗАННЫҢ ФИЛАРМОНИЯ КОНЦЕРТЛАР ЗАЛЫНДА
очрашканга кадәр!
ЙОЛДЫЗЛАР БЕЛӘН ТУЛЫ КОНЦЕРТ ХАЛЫНА СИН ДӘ КИЛ!
Билетлар алып калырга ашык:
«ФИЛАРМОНИЯ» кассасы: +7 (843) 277 18 22.
KASSIR.RU сайты яки (843)512-25-35 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Шулай ук билетларны «Евросеть» челтәрләреннән һәм CONCERT.RU сайтыннан алырга мөмкин.
Билетларга заказ бирү өчен телефон: 240-84-84.
Белешмәләр өчен телефон: 297-43-77.
|
Иң күп укылган
|