поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.03.2015 Җәмгыять

Әлфия Айдарская: “Бер чәй кашыгы шикәр комын ипигә алмаштыра идем”

Тынгысыз йөрәкле, ару-талуны белмәгән Әлфия апа Айдарская һәрвакыт каядыр ашыгыр, ниндидер эш белән мәшгуль булыр. Ике айдан 90 яше тула, дип уйламассың да. Югыйсә, тормышның ачысын-төчесен күп татыган ул.

Әлфия апа әти-әниле килеш әбисе-белән бабасында, Бишбалтада  үсә. Ул вакытта әнисе - танылган артист һәм композитор Сара Садыйкова белән әтисе - режиссе, артист Газиз Айдарский Мәскәүдә яшиләр.  Әлфиягә 8 яшь тулганда әтисе туберкулездан үлеп китә.  Шуннан соң әнисе аны үзе белән гастрольләргә йөртә башлый.  Бервакыт Уфага баргач, Әлфиянең урамда бер белдерүгә күзе төшә. Ленинградтагы хореография училищесына балалар җыялар икән. Ун яшьлек кыз бинага башкаларга  ияреп керә дә, үз сәләтен күрсәтә. Жюрида утырган  танылган бию остасы Фәйзи Гаскәров Әлфияне шунда ук сайлап ала. Тик ана кеше генә моңа сөенми, чөнки бердәнбер баласын ерак чит җирләргә җибәрәсе килми аның. Тик кыз үзенекен итә. Ә каникулда килеп  Әлфиясенең “Сказка о царе Салтане” спектаклендә Белочка партиясен караганнан соң Сара  апа кызының уңышына шатланып  туя алмый.

Тик яшь биючеләргә тыныч кына укып бетерергә насыйп булмый... Алар алтынчы сыйныфны тәмамлап, имтиханнар биреп йөргән чакта, Левитан тавышы уята кызларны... Илдә сугыш башлана.  Левитанның  “Наше дело правое,  враг будет разбит, победа будет за нами!” дигән сүзләре сугыш тәмамланганчы бу үсмерләрнең колагында яңгырый.
 
Бервакыт  Әлфия тулай торакта кизү торганда,  таң атканчы тәрәзә төбендә китап укып утыра. Шунда иртәнге тынлыкны бозып һава тревогасы яңгырый. Ул арада  балаларның барысын да бомбадан саклану убежищеларына озаталар. Укуларын тәмамларга бер ел калгач, укучыларны туган якларына кайтарып җибәрәләр. Ленинград училищесын Пермь шәһәренә эвакуациялиләр.
 
Сара апа кызын Казанга алып кайта. Сугыш башлангач, аны 1939 елда бүләк ителгән фатирыннан да  чыгарып җибәрәләр. Карл Маркс урамында бер кечкенә бүлмәдә өчәүләп яши башлыйлар  ( өченчесе – бабасы ягыннан туганнары, ул дөм  сукыр апа була). Ягылмый торган бүлмәдә интегүләрне әйтеп кенә аңлатып буламы соң?
 
Кышын өсләренә пальто, аякларына итек киеп йоклыйлар.  
 
- Көнгә бер стакан су эчеп яшәгән чаклар да булды, - дип искә ала ул елларны Әлфия апа.  
 
Кыз, сугыш чорында биеп йөреп булмас, дип, 543 нче хәрби заводка  үлчәүче булып эшкә урнаша.  Анда  700 грамм ипи өчен өчәр сменада, тәүлегенә уникешәр сәгать эшлиләр. Транспортта йөрергә акча булмау сәбәпле,  Карл Маркс урамыннан Киров районындагы Бишбалта бистәсенә кадәр трамвай юлы буйлап җәяүләп йөгерә. Ул чагында баласы булмаганнарга налог түләтеп тә теңкәләренә тияләр. Әлфиягә аны 16 яшеннән түләргә туры килә. Киемнәрен иптәш кызлары белән алыштырып кияләр.
Бервакыт үзләренә кунаклар килгәч, Сара апа кызын шикәр карточкасын биреп кибеткә җибәрә. Ә анда  шикәр булмагач, шоколад ала Әлфия. Үзенең  шоколад ашыйсы килсә дә, кайтканда башка кибеткә кереп аны шикәргә алыштыра.
 
1942 елда Әлфияне Муса Җәлил исемендәге опера театрына балет биючесе итеп эшкә чакыралар. Госпитальләргә барып концертлар куюда алар башлап йөри. Аны тамашачы да таный башлый. Репетицияләрдән соң, Бауман урамындагы балык кибетенә чабалар, кибетчеләр танып аңа әҗәткә балык биреп җибәрәләр. Әлфия аларны базарда бераз арттырып сата да, өйләренә башка азык-төлек алып кайта. Кайберләре биюче кызга талонсыз да ипи биреп кайтаралар.
 
1943 елда укуын дәвам итәр өчен Әлфияне Пермьгә чакыртып алалар. Биш көн буе  ачлы-туклы  килеш пароходта бара кыз. Үзенең икмәк карточкасын онытуы аркасында, бер ай буе тагын иписез яши.  Тулай торак янында үзенә бирелгән бер чәй кашыгы шикәр комын ипи кисәгенә алыштыра...
 
Училищеда  дуэт  биюе дәресендә аларны театрдан килгән артистлар өйрәтә. Укучылар үзләренең паегын  партнерларына бирергә тиеш була. Ә аларның ач калуына берәүнең дә исе китми. Сугыш чорында үзенең тук чагын хәтерләмәсә дә,  т җиңүгә ышаныч  яшәтә  Әлфияне.
 
Укуын тәмамлагач, Әлфия Айдарская Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли башлый. Адамның “Жизель” балетында  Мирта, Җиһановның “Зөһрә” сендә – Җамал, Чайковскийның “ Лебединое озеро” сында –  Одетта – Одилия  һәм башка күп кенә партияләрне бии. Камал театрында  “Хуҗа Насретдин” спектаклендә көнчыгыш халыклары биюен биергә дә насыйп була.  
 
Сугыш тәмамланганда Әлфия Айдарскаяга 20 яшь тула. Ул  “Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” дигән медаль белән бүләкләнә.  Әмма театрда эшләгән чакта аңа  мактаулы исем бирү турында гына уйламыйлар.
 
Әлфия апа виолончел остасы Всеволод Грекуловка кияүгә чыга, Ростислав исемле улларын үстерәләр. Анысы да театрда барабанчы булып эшли. Ни кызганыч, ире - 1985 елны, улы 2002 елның 22 сентябрендә якты дөньядан китеп баралар. Оныгы Оля бүгенге көндә Санкт-Петербургта яши.
 
Әлфия апа театрдан киткәч, сәнгать мәктәбендә, музыка һәм театр училище- ларында ритмика, хореография дәресләре укыта. Аннары машинкада басу курсларын тәмамлап, республика тире-венеорология  авырулары диспансерында эшләгәндә, “Коммунистик хезмәт ударнигы” дигән мактаулы исемгә лаек була.
 
Ул эшсез утыра алмый торган хезмәт сөючән кеше. Кызында бу сыйфатларны Сара апа тәрбияләгән, күрәсең.  Әлфия апа әнисе турында “Сагыналар сине якын дуслар”, “Память сердца”  дигән китаплар һәм аның ноталы җырларыннан торган ике җыентыгын чыгаруда үзеннән зур өлеш кертте. Шулай ук әтисе Газиз Айдарскийга багышланган  альбом да аның тырышлыгы белән дөнья күрде. Әлфия апа әнисенең шигырьләрен рус теленә дә тәрҗемә итә. Ул  Сара Садыйкованың 4 нче татар гимназиясендәге музеен  карап тота. Яшел Үзән районының Күгеш мәктәбендә Газиз Айдарский музее да  аның булышлыгы белән ачылган.  Ә хәзер әлеге  мәктәпкә аның исемен бирү өчен янып йөри Әлфия Айдарская.
 

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»