поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.03.2015 Җәмгыять

“Син бит – хатын-кыз, балаларың кайда?”

Казан шәһәрендәге 2 нче тикшерү изоляторына җинаять кылган, әмма әлегә хөкем карары чыгарылмаган кешеләрне китерәләр. Алар арасында төрлесе бар: ирләр дә, хатын-кызлар да, берничә тапкыр җинаять кылганнары да, тәүге тапкыр хаталанучылар да... Бүген анда 800дән артык кеше тотыла. Һәр көн саен 15-20 кеше китерәләр.

Күңелем – эш коралы

Һәр килгән яңа кеше белән беренче көннәрдә үк психолог­лар эшли. Эчке хезмәт майоры, психология лабораториясе җи­тәкчесе Гөлназ Фәтхуллина сүз­ләренә караганда, шунсыз булмый да. “Җинаять кылуда шик­ләнелгән кешеләр безгә килеп эләккәндә төрле халәттә була. Кем өчендер бу инде гадәти күренеш булса, беренче тапкыр эләгүчеләр бу вакыйганы авыр кичерә. Андыйлар янына барып ярдәм күрсәтергә туры килә, – ди Гөлназ. – Бирегә килеп эләккән кешеләр белән ун көн эчендә аралашып чыгабыз. Алар белән психологик тест үткәрәбез. Шу­ның нәтиҗәсенә карап аларны күзәтү астына алабыз. Бер дә хөкем ителмәгән кешеләр белән берничә тапкыр суд алдына басучылар аерым тотыла. Үзебезчә, яңа гына килеп эләккән кешене төрмә мохитеннән ераграк тотмакчы булабыз. Хөкем карары буенча билгеләнгән вакытын биредә тутырып чыгып, яхшы юлга басучылар да күп. Кай­берәүләр суд карарын көтеп ике ай гына утырса, биредә еллар буе утыручылар да бар икән. “Ул-бу килеп чыкмасын өчен, үзе­безнең хезмәткәрләргә дә психолог ярдәме кирәк. Гади кешеләр белән эшләмибез бит”.
 
Ирләргә караганда хатын-кызлар белән эшләве җиңел икән. Алар сөйләшергә ярата. Би­­редә ялгыз калгач, кем бе­ләндер аралашасылары килә. Ә менә ирләр белән уртак тел табуы җиңел түгел. Күп еллар дәвамында эшли торгач, Гөлназ ханым җинаять кылучыларны бер күрүдә үк бәяләргә өйрәнгән. Аларның бүлмәгә ничек итеп атлап керүләре, үз-үзләрен тотуларыннан, карашыннан ук кем икәнлеген чамаларга була, ди ул. “Мин кешенең күңелен тоям. Аларны ачып бирергә кирәк. Күңелем – минем төп эш коралым. Тоткыннар белән аралашып аның холкын, нәрсәгә мохтаҗ, нинди эшләр кылырга мөм­кин­леген әйтәбез. Беренче мәртәбә эләгүчеләр белән икенче, өченче тапкыр килүчеләр аерылып тора”.
 
Берүзенә – 6 пар аяк киеме
 
Без килгәндә хатын-кызлар бүлегендә тикшерү бара иде. Һәркайсы үз сумкалары белән чыгып басып, кием-салымнарын күрсәтә. Камераларда 5-6 кеше. Бер ханым 6 пар аяк киеме белән килгән. Берсе кышкы, берсе көзге, җәйгеләре дә бар. Хатын-кыз монда да хатын-кыз булып кала. Әмма төрмә тормышының аларга ныграк йогынты ясаганын әйтеп торуның да кирәге юктыр. Кайберләре бирегә килеп эләгү белән якыннарыннан, туганнарыннан колак кага. Бу инде аларның тормышын икеләтә кыен хәлдә калдыра.
Әнә бер хатынны бала тудыру вакыты җиткәндә алып килгән­нәр. Аларга аерым бүлмә бирә­ләр икән. Вакыты җиткәч, бу хатыннарны күзәтү астында бала табу йортына озаталар. Аннары кабат бирегә әйләнеп кайталар. Кайчак бер бүлмәдә ике әни бергә яши икән. “Баланы анадан аеру юк. Андыйларны үзендә махсус бакча яки балалар йорты булган төрмәгә җибәрәләр. Әни­ләре срогын тутырганчы, алар да төрмәдә тора”, – ди Гөлназ Фәт­хуллина.
 
Минем гаебем юк
 
Марина ханымга 52 яшь. Биредә әле беренче генә көн. Югары белемле, икътисадчы. Әмма үз һөнәре буенча эшлә­мәгән. Аңа 15 яшь булганда әтисе, тагын 10 елдан әнисе үлеп китә. “Әти-әниемнең гомердә кыңгыр эш кылганнары булмады. Әти – укытучы, партия кешесе иде. Туганнарым белән дә беркайчан ачуланышканым булмады. Хәзер дә араларыбыз әйбәт. Ирем белән күптән аерылыштык. 35 яшьлек улымның үз гаиләсе бар инде. Ул да мине кире какмый”, – дип сөйли Марина. Хатын бирегә кеше алдалаганга килеп эләккән. Суд карары да билгеле. Әмма ханым моның белән риза түгел. “Гаебемне танымыйм. Бу эшкә минем катнашым юк. Мин риза түгел. Яңадан апелляциягә бирәм, – ди ул. – Нык борчылып, нервыларым какшады. Шунлыктан калкансыман биземне алдырырга туры килде. Ә хәзер гормоннарсыз тора алмыйм. Гел дару кирәк”.
 
Вакытында аерылган булсам...
 
Карап торышка Наташага 36 яшь биреп булмый. Шактый олы күренә үзе. Хәмер аны әнә шундый хәлгә җиткергән. “Мин бит болай ук булыр дип уйламаган идем, – дип, Наташа елап ук җибәрде. – Иремнең рәтләп эш­ләгәне булмады. Ике кызыбыз үсеп килә. Олысына – 15, кече­се­нә кичә генә 11 яшь тулды. Үзем балалар йортында үстем, инде сабыйларымны да шундый язмыш көтәме? Кече кызымны мине кулга алуга ук ятимнәр йортына җибәргәннәр. Олысын туганнарым алып киткән. Ирем минем аркада хастаханәдә ята, инвалид калдырдым мин аны. Ул көнне гадәттәгечә бераз салып алдык. Эчкәч, бөтен борчуларым искә төшә минем. Күңелемдә йөрткән ачу кабат калкып чыга. Коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгәнгә бездә утны өзгәннәр иде. Ачудан кулымдагы пычак белән төртеп алдым. Караңгы иде. Ул зарланмады, без йокларга яттык. Икенче көнне мин иртән эшкә киттем. Ирем уянып,  авыртам дигәч, олы кызым “ашыгыч ярдәм” чакырткан. Баксаң, бөеренә зыян килгән икән. Бер яктагысын кисеп ташлаганнар”, – дип сөйли хатын.
 
Наташаны ана хокукларыннан да мәхрүм итмәкчеләр. Моңа кадәр ике тапкыр хөкем ителсә дә, төрмәгә үк барып җитмәгән. Беренче тапкыр штраф белән котылган, икенче юлы шартлы рә­вештә ирегеннән мәхрүм иткән­нәр. “Әтиебез бик иртә үлеп киткән. Шуннан соң әнинең нер­вылары какшап, башына зыян кил­гән. Безне – биш сабыйны төрле балалар йортларына озат­каннар. Миңа ул вакытта 3 яшь булган. Еллар узгач, биш туган Ка­занның бер балалар йортында очраштык. Әти-әнидән калган фатирларны тигез итеп бүлдек. Миңа һәм сеңлемә ике бүлмәлесе эләкте. Тик ул миңа әйтеп тормыйча, аны сатты да кияүгә чыкты. Мин исә урамда калдым. Кияүгә чыккач, ике кызыбыз туды. Әмма ирем белән кешечә яши алмадык. Эчкән саен өйдә тавыш чыга. Күпме генә тырышсам да, хәмердән котыла алмадым. Менә шуның аркасында бирегә эләктем дә инде, – ди ул. – Ирем белән яшәү авыр булды. Веналарымны берничә тапкыр кистем, бишенче каттан да сикереп карадым. Әмма исән калдым. Күпме үләм дисәм дә – коткарып калалар. Димәк, мин кемгәдер кирәк әле. Шуңа күрә хәзер андый уйларым юк. Балаларым хакына яшисем килә. Ирем алдында гаеплемен. Вакытында аерылып киткән булсам – мондый хәлгә калмас идем. Балаларым да минем язмышны кабатлый бит”.
 
Монда ярамый бит
 
Аиданың үз-үзен тотышы ук башкача. Ачылып сөйләшә, кайчак шаярткалап та ала. Кыз наркоман икән. “Әтиебез күптән үлде. Әни исән-сау, дүрт яшьлек улымны да ул карый хәзер. Бергә яши торган кешем бар иде, хәзер аерылыштык инде. Мине кулга алдылар бит, – ди 26 яшьлек татар кызы. – Күптән түгел 30 яшьлек бертуган апам ВИЧтан үлеп китте. Вакытында дәваланмады. Ул да  наркоман иде. Апам үл­гәч, аның даруларын эчә башладым. Иммунитетым начар. Хәл юк. Даруны байтактан эчтем. Монда кан анализы биргән идем, нә­тиҗәләре билгеле түгел, бәлки чирем беткәндер, дигән өмет бар үзе”.
 
Балага узгач, Аида наркотик­ларсыз яшәп караган. Үзе әйтүен­чә, ике елдан артык агу кулланмыйча көн күргән. Тик начар гадәте тагын “баш калкыткан”. “Ансыз яшәп булмый. Бөтен төрлесен татып карадым. Үләр хәлгә җиткәч, табибларга барып егылдым. 2012 елда мине исәпкә куйдылар. Ниндидер дарулар эчәргә дип тә әйткәннәр иде. Гепатит та бар миндә. Бер тапкыр хөкемгә тартканнар иде. Ул вакыт төрмәгә кадәр барып җит­мәдем. Бу юлы ике елга утыртачаклар. Гаебемне таныйм”, – ди ул. Тик яшь ханымның сөй­лә­шүендә дә, күзләрендә дә бернинди үкенү, кылган гамәле өчен оялу хисләре сизелмәде, баласын да искә төшермәде...
 
...Тимер рәшәткә артына эләк­кән әлеге ханымнар белән аралашкач, алар түгел, күбрәк иректә калган балалары, әти-әниләре, туганнары кызганыч булды. Язмыштан узмыш юк, дибез. Ә биредәге кешеләр белән очрашкач, язмышларны үзебез язабыз түгелме, дигән уйларга да урын табыла...

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 39 | 20.03.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»