|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.03.2015 Мәдәният
Ришат Төхвәтуллин: “Мине Ваһапов фестивале танытты!”Бүген,20 мартта,Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында 2015 елда узачак Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең яшь башкаручылар конкурсына багышланган матбугат конференциясе узды. Сорауларга фестиваль директоры Рифат Фәттахов, җырчы-педагог Венера Ганиева, режиссёр Халисә Исмәгыйлева, фестиваль лауреатлары Рөстәм Асаев, Илүсә Хуҗина, Ришат Төхвәтуллин, Гөлсирин Абдуллина җавап бирде. Матбугат очрашуында яңгыраган кайбер фикерләр белән таныштырып үтәбез.
РИФАТ ФӘТТАХОВ: “Быел конкурста катнашучыларның саны көннән-көн арта бара. Димәк,яшь башкаручыларның фестивальга,аның мөмкинлекләренә ышанычы зур. Бу инде фестивальнең татар дөньясында үзенең лаеклы урыны бар дигән сүз. Конкурс лауреатларының уңышлы иҗаты да безне сөендерә. Иманым камил:быел да фестиваль татар дөньясына яңа исемнәр, яңа тавышлар ачар!”
ВЕНЕРА ГАНИЕВА: “Ваһапов фестивале - бүгенге көндә татар дөньясындагы иң затлы, иң дәрәҗәле проектларның берсе. Ул инде республикабызның бер матур мәдәни брендына әйләнеп бара. Бигрәк тә, фестивальның талантлы яшьләрне табу һәм үстерү буенча зур эшен билгеләп үтәр идем.”
ХАЛИСӘ ИСМӘГЫЙЛЕВА: “Бу фестиваль татар халкына бик кирәк. Моннан 10 ел элек фикерем шундый иде, бүген дә ул үзгәрмәде. Алай гына да түгел, Ваһапов фестивале яңа конкурслар, яңа фестивальләр үсешенә этәргеч бирде.”
РӨСТӘМ АСАЕВ: “Иң зур теләгем - Ваһапов фестивале киләчәктә дә югары профессиональ таләпләрен киметмәсен иде.”
ИЛҮСӘ ХУҖИНА: “Минем профессиональ үсешемдә Ваһапов фестивале зур роль уйнады. Аның концертларында катнашуны үзем өчен зур дәрәҗә дип саныйм.”
ГӨЛСИРИН АБДУЛЛИНА: “Бүген мин зур сәхнәдә беренче адымнарымны гына ясыйм. Һәм киләчәгемне дә Ваһапов фестивале белән бәйлим!”
РИШАТ ТӨХВӘТУЛЛИН: “Мин элегрәк тә Татарстанда да, Башкортостанда да күп конкурсларда катнаштым, әмма аларның хәрберсенә рәхмәтле булган тәкъдирдә дә, шуны әйтә алам: ”Зур сәхнәгә мине Ваһапов фестивале чыгарды, халыкка мине ул танытты!” Продюссер Рифат Фәттахов хыялларымны тормышка ашырырга ярдәм итте. Киләчәктә дә Ваһапов фестивале белән тыгыз иҗади хезмәттәшлектә булырбыз дип ышанам.”
Исегезгә төшерәбез: Быел, Рәшит Ваһапов исемендәге XI Халыкара татар җыры фестивале кысаларында чираттагы яшь башкаручылар конкурсы үткәрелә. Конкурста югары һәм урта музыка уку йортларын тәмамлаган яки анда укучы җырчылар катнаша. Гаризалар 10 апрельгә кадәр кабул ителә. Ә конкурсның йомгаклау турлары Казан шәһәрендә 23 – 24 апрель көннәрендә үтәчәк. Җиңүчеләр тантаналы рәвештә 18 майда, С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында, Ваһапов фестиваленең гала-концертында игълан ителәчәк.
Конкурс шартларын түбәндәге чыганаклардан табарга була: ВКонтакте “Ваһапов фестивале/Вагаповский фестиваль” дигән группа, яки бу адрес буенча: http://vk.com/vagapov_fest.
Айбикә Фәттахова,
Ваһапов фестиваленең матбугат үзәге.
--- |
Иң күп укылган
|