|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2015 Җәмгыять
Кризисның уңай якларын сизәсезме? (Сораштыру)Казанда аерылышучылар саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 13 процентка кимегән. Шунысы гаҗәп, башкаланың ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гүзәлия Габбасова бу уңай күренешне кризис белән бәйли. “Чөнки авырлыклар кешеләрне берләштерә”, – дигән ул. Ә сез кризисның уңай якларын күрәсезме? Марат ГАТАУЛЛИН, эшмәкәр: – Ничек инде икътисадый кризис кемгәдер, ничектер файдалы була алсын? Тизрәк бетсен, үтсен дип телим, әмма озакка сузылыр кебек. Кызганыч, дәүләт җитәкчеләренә икътисад түгел, ә сәясәт кызыграк, әһәмиятлерәк булып чыга. Безнең бизнес чит ил банклары, финанс корпорацияләре белән бәйле иде. Чит ил санкцияләре кертелә башлагач, алар Россиядә эшләүләрен туктата яки киметә башлады. Бу безгә турыдан-туры аяк чалды. Тугыз төбәктә ширкәтебезнең филиалы эшли иде, хезмәткәрләрнең гомуми саны – 300 кеше. Безгә бу кризис белән 20 процентын кыскартырга туры килде, бу – 60 кеше эшсез калды дигән сүз. Бик авыр. Әлегә хезмәт хакын кыскартмадык, ничек түли идек, шул дәрәҗәне сакларга тырышабыз, әмма хәлләр авырлашса, каешны тагын да кысыбрак бәйләргә туры килмәгәе.
Зөлфия ВӘЛИЕВА, “Зө-Ләй-Лә” төркеме җырчысы:
– Кризисны, гомумән, сизмим. Уңай якларын да, тискәре якларын да күрмим. Әйе, тормыш кыйммәтләнде, бәяләр артты, керем дә азайды. Артык концертлар белән дә акча эшләп була дип әйтә алмыйм. Әмма кеше олыгая барган саен (мин дә алга таба барам) акчаның мөһимлеге югала, тормышта башка кыйммәтләр өстенлек итә башлый. Гаилә, балаларның, әти-әниләрнең сау-сәламәт булуы, тыныч гомер итү, кешеләр белән тату мөгамәләдә булу – бүген минем өчен иң әһәмиятлесе.
Морат СИРАҖИН, фермер:
– Безгә – фермерларга файдага булды бу кризис. Чынлап әйтәм. Кибетләрдә ризык түгел, ә суррогат сатыла. Чит ил валютасы арткач, ризык бәяләре дә котырып үсте. Кеше: “Ник мин сыйфатсыз ризыкны бу кадәр зур бәядән алам?” – дип уйлый һәм фермерлар продукциясен күбрәк ала башлады. Шәһәрләрдә ярминкәләр ел әйләнәсе бара, автолавкалар белән килеп туктап, күпләп сату бәясеннән сатарга мөмкинлек бар. Безгә дә, халыкка да файдалы. Әле менә шәһәр буенча заказларын таратып кайтып киләм, кесә тулы акча. Аннары Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фермерларга субсидия бирәчәк, сатылган бер литр сыер сөтенә дәүләт 3 сум өсти, ә кәҗә сөтенә – 13 сум. Әйбәт бит! Ризык кыйммәтләнгәч, халык та бакчаларында алабута түгел, ә бәрәңге белән кишер үстерә башлаячак. Исерек белән ялкауларга гына бу кризис начарга, алар ачтан киселәчәк.
Зөлфәт САБИРОВ, сатучы (Әлмәт):
– Без азык-төлек, көндәлек товар сатабыз. Ни дип әйтим? Кеше ашамый тормый ул, берсенең дә тегермәне тик тормый. Әмма кешеләр арзанракны карый. Безнең кибеткә болай да байлар яки элита кешеләре йөрмәде, әмма халык сыйфатсызрак ризык белән туклана башлады. Беренче чиратта товарның бәясенә карыйлар. Ризыкның төрлесе бар: мәсәлән, манный ярмасының 30 сумлыгы да, 25 сумлыгы да бар. Соңгысын сайлый ул. Җиләк-җимешкә килгәндә, Мароккодан кайткан мандариннар сатылмый, халык кыйммәт дип алмый. Алса, Төркиянекен ала. Помидорны да Төркиянекен ала. Үзебездәге җитештерүчеләр арзанга сатачак дигәннәр иде. Кая инде ул?! “Майский” кыярлары “оптовый” базада 155 сум тора. Без дә бәясен күтәрергә мәҗбүр. Бу кризислар – минуска.
|
Иң күп укылган
|