поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.03.2015 Мәдәният

Гүзәл Маликова яшь ире белән бергә җырлаячак

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Маликова - балалардан алып өлкәннәргә хәтле музыкага мәхәббәт тәрбияләгән шәхес. Үзенең ике улы – Муса белән Гайсә генә дә ни тора! Шуңа өстәп, ул 35 ел буе төрле буын кешеләреннән торган ансамбльләрне җитәкләде. Үзенең әнисе дә, 80 яше тулуга карамастан, инде 25 ел шул ансамбльдә җырлап йөри. Бу көннәрдә исә Гүзәл юбилее уңаеннан концерт программасы әзерләп йөри.

- Гүзәл, гаиләгез белән сәхнәдә сезне еш күрдек. Улларыгызда балачактан сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләмәсәгез, алар сәнгатҗ юлын сайлар идеме икән? Уңышларында кемнең өлеше зуррак булды?

- Муса кебек балалар бик сирәк туа торгандыр. Ул ике яшь тә ике ай дигәндә җырлап җибәрде. Аны туганнан бирле гастрольләргә үзем белән йөрттем. Биш яшендә ул  инде сәхнәдә Вафирә Гыйззәтуллинаны гармунда уйнап җырлатты. Сигез яше тулгач, Германиягә Татар мәдәнияте көннәренә бардык. Муса шунда немецларның пөхтәлеген бик ошатып кайтты.  Шул вакытта ук: “Мин киләчәктә Германиядә укырга тиешмен” , – дигән иде. Ә Гайсәнең бернәрсәгә дә теләге булмаган килеш  сәнгать дөньясына үзем кертеп җибәрдем. Ул: “Мин җырламыйм да, уйнамыйм да, йә президент,  йә  шофер булам”, - дип йөри иде.. Бүгенге көндә тальян, баян, аккордеон, гобой, флейта, фортепьяно, кубыз, авыз гармуны кебек уен коралларында уйный икән, монда минем өлешем күбрәк, дияр идем. Гайсә кечкенә чакта Илһам Шакиров аны сәхнә алдына чыгарып: “Менә сезгә бүләк. Без аның белән бер көнне туганбыз”, - дигәч, “кеше бүләк буламыни?” дип аптырап калган иде.   Бүгенге көндә консерваториянең 4 нче курсында белем ала. Армиядә хезмәт итеп кайтты. “Солдатта булган диләр” дигән җырны җырлап йөреп, армиягә бармый калып булмас, дип үз теләге белән китте.
 
- Бүген Муса Германиядә нинди эшләр белән шөгыльләнә?
 
- Ул Германиядә студент чагында ук андагы зур бүләкләрнең берсе - Рихард Вагнер премиясенә лаек булган иде. Бер үк вакытта элекке  Казан педагогика университетының музыка факультетын да тәмамлады. Германиядәге музыка академиясеннән соң, аспирантурада белем алды. Хәзерге вакытта докторантурада укый. Диссертация яклаганнан соң, башкару осталыгы докторы булачак. Муса 25 кешелек ирләр хорын җитәкли. Оркестрда дирижер булып эшли. Фин татарлары аны үзләре белән бергә концертлар куярга чакыралар. Әле Казанда да чыгыш ясарга тиешләр.
 
- Сез аларны музыкадан тыш тагын нинди эшләргә өйрәттегез?
 
-  Беренче чиратта олыларны хөрмәт итәргә, туган телебездә матур итеп сөйләшергә  өйрәтеп үстердек. Тик башка эшкә өйрәтү турында уйлап бетермәнмен шул. Муса Германиягә китеп баргач, ботинка шнурын да бәйләргә өйрәтмәгәнмен, дип елап утырган идем. Әмма барыбер тормыш өйрәтә ул. Хәзер бөтен  өй эшләрен дә үзенә эшләргә туры килә.
 
- Аның киләчәген ничек итеп күз алдына китерәсең?
 
- Үзенә кайда хөрмәт күрсәтәләр, шунда яшәр, дип уйлыйм мин аны. Татар кызы белән гаилә корсын иде дип телим.
 
- Сез заманында сәхнәдә гаиләгез белән матур концертлар оештыра идегез. Тамашачы  чыгышларыгызны яратып карады. Утыз елга якын бергә яшәгәннән соң, Гүзәл белән Рөстәм Маликовлар аерылышкан, дигән сүзгә ышанасы да килмәде...
 
- Дөнья булгач, төрле хәлләр була икән. Гаилә корганда беркем дә аерылышырмын, дип кияүгә чыкмый. Һәркем бәхетле яшәргә хыяллана.
 
- Сезнең аерылышуга улларыгызның мөнәсәбәте ничек булды?
 
- Аллага шөкер, балалар бик тәрбияле. Алар безгә кысылмады. Муса белән Гайсәнең:  “Әнием, син бәхетле булсаң, без синнән дә бәхетле”,  – дигән сүзләрен ишеткәч күңелем тулды.
 
- Ир-ат өчен иң кирәкле сыйфат, дип кайсыларын саныйсың?
 
- Тугрылыклы булу,  ярата белү, төгәллек кирәк.
 
- Бүген Гүзәл Маликованың йөрәген яулаган ир-егет кем ул?
 
- Газинур хәрби кеше булган, хәзер отставкада.  Әнисе вафат булгач, алты ел буе  әтисен тәрбияләгән. Андый кеше начар булмас, дип уйладым. Мин аңарда җырга да мәхәббәт тәрбияләргә өлгердем. Бергәләп дуэт башкару өчен җыр да яздырдык.
 
- Синең өчен яшәү яме нәрсәдә?
 
- 55 яшькә җиткәндә әти-әнием, балаларымның, үземнең исән-сау булуым шатлык түгелмени?! Иң зур байлыгым – сәламәтлек. Аннары, шушы яшьтә яныңда яраткан кешең һәм эшең булу да  бәхет. Балаларымның уңышларына куанып яшим.  Болар барысы да минем тормышыма ямь өсти.
 
- Юбилей уңаеннан  узачак концертыңда  тамашачы Муса белән Гайсәне күрә алачакмы?
 
- Концерт 15 майда булачак. Ике улым да катнашачак, алла боерса.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ | 20.03.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»