• 22.11-25.11 Российский Форум Маркетинга 2017. г. Москва, ул. Веткина, д.4, Ювелирный Дом «Эстет».
  • 24.11 Илһам Вәлиев концерты. Казан, БКЗ. 19.00
  • 25.11 Elvin Greyның 3D-шоулы концерты, Казан - Боз сарае. Башлана 19:00.
  • 27.11-28.11 SYNERGY GLOBAL FORUM. Бизнес-форум года. Москва. СК Олимпийский.
  • 28.12 "Школа волшебников". Новогодний мультимедийный спектакль. КСК "Уникс". 15:00, 18:00.
Туган көннәр
  • 23 Ноябрь Дәрдемәнд (1859-1921)
  • 24 Ноябрь Григорий Панин
  • 24 Ноябрь Дилбәр Фәиз
  • 25 Ноябрь Габделбәр Ризванов
  • 25 Ноябрь Ильяс Әүхәдиев (1904-1968)
  • 25 Ноябрь Роберт Туктаров
  • 26 Ноябрь Финзия Газизова
  • 26 Ноябрь Фирдания Садриева
  • 26 Ноябрь Шәриф Хөсәенов (1929-1999)
  • 26 Ноябрь Рөстәм Галиуллин
  • Тана ите сатыла. Ал, арт сан. Телэгэн санны сайлап ала аласыз. Балтач. 89178802154 Марсель
  • Занятия логопеда, дефектолога. Константиновка, Самосырово. 89003232578
  • Сдаётся 2хкомнатная квартира посуточно на проспекте Альберта Камалеева 89625483773
  • Меняю дом в экологически чистом районе на квартиру в Казани 89061108949
  • Продается автомагнитола LG модель LAC-M3600R в рабочем состоянии - 600 руб. +79872079780
  • Ищем девушку на подселение 89625483773
  • 26нчы ноябрьдә үгез суеп сатыла. 280сум/кг. тел.8 9274687136.Актаныш.Киров авылы.
  • Казан Глушко 20а (Сахарова, Ак бүре) бер бүлмәле квартира озак вакытка бирелә, 20 000. 89274059202
  • Никахка, җиңсәдә пешергән ике каз сатып алам. Чаллыда. WhatsAppka языгыз 89172935266. Тагын өйдә пешкән кило ярымлы ике чәкчәк кирәк 8 нче декабергә.
  • Даурская урамында гостинка сатыла. 17 кв метр, ремонт белән. Су кертелгән, жиһазлар кала. Яшь гаилә өчен яхшы вариант. Бәясе 1250. 89370093474

 

 

 

 

 
Архив
 

               

19.03.2015 Милләт

“Ана теле”ме, “Туган тел”ме?

Мөгаллимнәр. Дәрелфөнүнендә (Педагогия университетында) миңа Гүзәл ханым Туктарованың фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә дәгъва иткән диссертациясен тыңларга туры килде. Аның диссертацион темасы «Европейские заимствования в татарском языке (на материале законодательных актов)» дип атала иде. Танылган тел-әдәбият галимнәребезнең фикере бер иде: галимә җитди эш башкарган.

Мин дә Гүзәл ханым өчен куанып, аның майтарган эшен эчтән генә хуплап утырдым. Кызганыч ки, вакытым кысан булу сәбәпле, голәмә каршына чыгып, галимәгә үз теләкләремне әйтә алмадым. Шулай да, соң булса да уң булсын дигәндәй, язма рәвештә генә булса да, фикерләремне Гүзәл ханым Туктаровага да, гәзитебезне укучыларга да җиткезим, дидем.

Һәрбер тел күрше телләрдән алган сүзләр белән байый. Мисал эзләп ерак барасы юк, урыс теле иң башта күршеләре булган төрки халыкларыннан, аеруча татар теленнән алынган кәлимәләр белән байый башлаган. Дөресен генә әйткәндә, урта гасыр урыс теле турыдан-туры татар теле хисабына байый: атаман (ата кеше), башлык (башлык, баш киеме), беркут (бөркет), деньга (тәңкә), кистень (кистән), кушать (күшәү), лошадь (алаша ат), солома (салам), соха (сука), товарищ (туар ише), топтать (таптау), тьма (төмән), штаны (ыштан), очаг (учак), хомут (камыт), ушлый (һушлы, ягъни зиһенле)...
 
Украин сөйләмендә дә татар теленнән алынган сүзләр бихисап, чөнки төрки халыкларыннан урысларга, украиннарга иң якын ут-күршеләр булып татарлар (нугайлар) гына утырган. Үзбәк, казакъ, кыргыз, уйгыр еракта, ә кырым татарлары, Казан татарлары, нугайлар гомер-гомергә урыс белән янәшә тормыш кичергән.
 
Мәгълүмдер ки, урыс теле унсигезенче гасырда гына бүгенге рәвешен ала башлый (Кантимер, Волков, Фонвизин, Ломоносов). Бу авторларның теле Пушкин әсәрләренең теленә нигез булып ята. Пушкин шулар нигезендә халыкка якын телдә иҗат итә башлый. Ягъни, урысның әдәби теле унтугызынчы гасырда камилләшә. Бүгенге урыс теленә 250 ел чамасы.
 
Аннан соң урыс теленә алман (бигрәк тә техника атамалары), инглиз (бигрәк тә аш-су атамалары), итальян сүзләре (бигрәк тә музыкаль атамалар) ургылып килеп керә. Тел байый һәм бүген инде урыс теле дөньяның иң бай телләреннән санала.
 
Урыс теле иң яшь тел, яшь тел тиз үзгәрә, байый. Әйтик, Явыз Иван белән Петр патша заманнарында урысча язылган кәгазьләрне бүгенге академиклар да авыр аңлый. “Слово о полку Игореве” әсәрен бүгенге урта белемле урыс кешесе бөтенләе белән аңламый. Ә “Слово” белән бер үк вакытта язылган, сигез йөз ел әүвәл иҗат ителгән “Йосыф кыйссасы”н татар әбиләре төп нөсхәсеннән җылый-җылый укый торганнар иде. Ана телебез иң борынгы телләрдән санала, карт тел тиз үзгәрми.
 
1917 елгача фин теле иң имгәнгән, чит телләрдән алынган сүзләр белән чуарланган тел иде. Фин теле швед, алман, инглиз, урыс телләре йогынтысында үлеп бара иде. Финләндиядә яшәүче татарлар белән күп мәртәбәләр аралашуыма күрә, бүген фин теленең иң бай, иң чиста тел икәнен беләм. Ничек ирешкәннәр соң финнәр бу нәтиҗәгә?
 
Русиянең бер колониясе буларак яшәгән Финләндия Русиядән аерылып чыгуга илбашының махсус фәрманы белән финнәр Ана телен читтән кергән сүзләрдән арындырырга тотыналар. Ят сүзләр урынына финнең онытылган сүзләрен кайтару, әгәр чит-ят сүзне алмаштырырлык сүз табылмаса, ул сүзне уйлап чыгару сөреше (процессы) башлана. Ил буенча яңа сүз уйлап табу ярышы уздырыла. Тәкъдимнәр күп булу сәбәпле, ясалган яңа сүз галимнәр, язучылар тарафыннан сайлап алына. Мәсәлән, бөтен дөнья “телефон”ны телефон ди, ә финнәрдә ул “пүһәлун”. “Пүһәлун” сүзе ике фин сүзенең беренче иҗекләрен кушып ясалган. “Ерактан сөйләшү” гыйбарәсен “пүһәлун”ны алар шулай барлыкка китергән. Ясалма сүзләр табуда фин язучылары алда бара икән. Табылган һәм тәкъдир ителгән яңа сүзне радио-телевидение, гәзит-журнал аша бөтен мәктәпләргә, рәсми оешмаларга тараталар һәм яңа сүз кануни рәвештә телгә кереп китә.
 
Төрекләр дә шушы юлны узды, алар да 1925 елдан “түрәтелмеш кәлимәләр” (ясалма сүзләр) сөрешен башлап җибәрде. Ишетүебезгә күрә, французлар рәсми кәгазьләрдә, халык алдында чыгыш ясаганда чит телдән кергән сүзләрне кулланган кешегә телне пычратканнары өчен салым түләтәләр икән.
 
Казакълар да үз телләрен ят сүзләрдән арындыра башладылар, алар бу эштә шактый үҗәт кыланалар. Мәсәлән, кардәш халыкларының барысы да дип әйтерлек “мороженое”ны “туңдырма” дип атый. Ә казакълар “балмуздак” ди. “Балмуздак” ясалма сүз. Ул ике сүздән ясалган “бал” һәм “муздак” (бозлык), япъни “баллыбоз” мәгънәсенә туры килә. Казагыстанда туңдырма сатыла торган барлык кибетләрнең маңгаена “Балмуздак” диеп язылган. Хәзер бу сүз казакъның үз сүзе булып кереп китте. Казакълар читтән кергән теләсә нинди ят сүзләргә үз телләреннән чыгып, алмаш табалар.
 
Бездә дә шул ук сөреш (процесс) бара. Ләкин бу гамәлнең тискәре ягы гына күренә. Әйтик, “сотовый телефон”ны булыр-булмас тәрҗемәчеләр, турыдан-туры урыстан күчермә ясап, “кәрәзле телефон” дип йөртә башладылар. Бу агач тәрҗемә, туры тәрҗемә, Ана теленә ятышсыз уйдырма. “Кесә телефоны” Ана телебезгә ятышлырак, чөнки ул әсбап кесәдә йөртелә. Кытайлар да, алманнар да “кул телефоны” ди, чөнки бөтен кытайлар да, алманнар да телефонны кулларына тотып йөри иде.
 
Гәзит-журнал, радио-телевидение хезмәткәрләре колагына әйтәм, зинһар, теләсә кем уйлап тапкан мәгънәсез тәрҗемәләрне эфирда кулланмагыз, яңа сүз галимнәр, Ана теле белгечләре, язучылар игътибары аша узарга тиеш. Бәлки ясалма, уйдырма сүзләрне канунлаштыру өчен аерым бер тәшкилат төзергә кирәктер? Ә?
 
Ана телебездә урыс теленнән кергән сүзләр байтак. Телне ят сүзләрдән чистартканда кыекка кереп китәргә һич тә ярамый, урыстан кергән һәм татарлашкан сүзләрне, һичшиксез, телебездә калдырырга кирәк. Мәсәлән, гүрничә (горница), пөдәүкә (пудовка), чут (счет), кәстрүл (кастрюля), чөнки бу сүзләр читтән керсә дә, Ана телебез тегермәнендә тартылып, Ана теле кагыйдәләренә буйсынган. Алар татарлашкан. Урыслар үзләре дә татар сүзләрен турыдан-туры кабул итмәгән, татар сүзләрен урыс теле тегермәнендә тарттырып кулланганнар.
 
Гарәп-фарсы телләреннән кергән сүзләрне шушы телләрнең кагыйдәләре буенча әйтергә, язарга мәҗбүрбез. Башкортлар дөрес эшләде, алар гарәптән кергән сүзләрне әйтелгәнчә (башкортча) язалар, “Табигать” түгел, “тәбигәт”, “сәгать”не “сәгәт”, ”канәгать”не “кәнәгәт” дип сөйләү һәм язу телебезгә ятышлырак.
 
Шуннан килеп чыга ки, читтән кергән сүзләр әйтелештә дә, язылышта да татарчалашырга, ягъни Ана телебез кагыйдәләренә буйсынырга тиеш!
 
Ят сүзләрне үз кагыйдәләре белән язсаң, тел пычрана, фәкыйрьләнә, Ана теле тегермәнендә тартылганнары телне баета.
 
Кайбер гәзитләр “компьютер” урынына “кампитыр” дип халыкка кертергә маташалар. Сүзләрне татарчалаштыру да кыекка кереп китәргә тиеш түгел, сүз табалмыйсың икән, ”компьютер” дип яз, аның ни гөнаһысы бар?
 
Мин, мәсәлән, “компьютер” урынына “тамгасар” кәлимәсен кулланам. Төрекләр “компьютер”ны “билгисаяр” ди, ягъни “белем туплаучы” мәгънәсендә. Ни өчен мин “тамгасар” дим, чөнки Ана телебездә “тамга” сүзе “символ”ны аңлата, компьютерда тамгалар (символлар) күп, “сар” сүзе күплекне аңлата, әйтик, “каенсар” – каен күп үсә торган урын. Шуннан килеп чыга инде “тамгасар”. Тамгасарның “мышка”сын мин “дүңгәләк” дим. Көз көнендәге буш кырда җил тәгәрәтеп уйный торган коры түгәрәк үлән була. Җил уңаена дүңгәләк ары тәгәри, бире тәгәри, ә нигә “мышка”ны “дүңгәләк” димәскә? “Калькулятор”га мин “санак” дим. Татар телендә (исем) сүз ясый торган кушымчалар бар (әк, ак), әйтик, көрәк (көрәгеч), тарак (тарагыч), кайрак (кайрагыч). Шушы мантыйкны куллансак, санагыч “санак” була да куя. Гәзит-журналларга, радио-телевидение редакторларына шушы сүзләрне кулланырга тәкъдим итәм.
 
Онытылган сүзләрне кайтару да бик мөһим мәсьәлә. Элек татар китапларының тышына “издательство” дип яза идек, кайтты бит “нәшрият” сүзе, әле күптән түгел генә “культура йорты” дип яза идек, кайтты бит “мәдәният сарае”, беркем дә гаҗәпсенмәде, Аллага шөкер. “Нәшрият, мәдәният” сүзләрен кайтару турында беркем дә махсус фәрман чыгармады. Тагын кайтарыйк үз сүзләребезне! Дөрес, бу ике сүз безгә гарәптән кергән. Булсын! Алар инде татарлашып беткән, бу сүзләрне рәхәтләнеп кулланыгыз!
 
“Ана теле” тәгъбире телдән төшеп бара кебек. Аны “Туган тел” басып узды. Ни кызганыч, бик матур атама, югыйсә. Ана саклаган телебезне. Мин “Туган тел” гыйбарәсенә каршы түгел, ләкин бөтен телкардәш халыклар ”Ана теле” дип сөйләшкәндә ни өчен без генә ”Туган тел”гә ябышып ятабыз? Дөрес, Тукай шулай язган, ләкин бит ул урыстан, “Родной язык”тан алынган сүз, туры тәрҗемәдәге сүз. Кулланыгыз сез “Туган тел” гыйбарәсен, әмма “Туган тел” “Ана телен” үтермәскә тиеш. Без мәктәптә укыганда гел “Ана теле” дип яза, сөйләшә идек. Иң беренче “Ана теле”, аннан “Татар теле”, аннан “Туган тел” булырга тиеш.
 
Ана телен саклау, үстерү эше очраклы кешеләрнең эше булырга тиеш түгел, Ана теле мәсьәләләре дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителергә һәм бу эш белән хөкүмәт даирәләрендәге шәхесләр “дәүләт эше” буларак бик нык шөгыльләнергә тиеш! 

Рабит БАТУЛЛА.
Татарстан яшьләре
№ 9 |
Татарстан яшьләре печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№19 (907552) / 22.03.2015 08:47:47

эй №15, юк!

телефонны кесәләренә тыгып, колакларына наушник куеп ,голосовой набор белән генә йөриләр сйләшеп.

Батулла мудырый кеше, белеп сөйли. син артта калгансың...

№18 (907427) / 20.03.2015 22:13:50

* * *

Нәрсә куйса да әпәләп,
Әкият, драма , роман,
Ул булып чыга мәкалә,
Мәкалә төре (макалатура дисәң дә ярый) туа һаман...
Әлләкемнәр булып бакты,
Мөнбәрләрдән акыл сатты;
Сарайлар салмакчы булып,
Күп жанрда казык какты...
Остаз аталды бу әкә,
Корыштырганы -тәләкә;
Чөнки кирпечләре –саман,
Ягъни тизәк плүс салам...
Кирпечләре саман, әмма,
Томнары кирпечтән калын;
...Әдәбият шабашчысы
Бертуктаусыз эсти калым....

№17 (907401) / 20.03.2015 20:31:19

Батулла ага - туксан өлеш, хак!
Чыңгыз оныгы Батый хан каны ага тамырында . Ун өлеш! Артыгы-булмый һәм дә булмас табигый тәндә вә фәндә.
Мең рәхмәт һәм хөрмәт Сезгә бу хезмәтегез өчен!
Үз туксаныгыз – туксан, туксан тугыз туганыгыз хак юлда булсын тугры юлдаш..

№16 (907263) / 20.03.2015 08:07:35

БӨТЕН ИНЕТ УНИВЕР ДИП КУЛЛАНА БИТ ИНДЕ дәрелфөнүнегезне...

№15 (907245) / 19.03.2015 21:46:07

БАТУЛЛА эфэнде, "чөнки бөтен кытайлар да, алманнар да телефонны кулларына тотып йөри ИДЕ" дигэнсез, хэзер кулларында тотып йормилэрме?

№14 (907240) / 19.03.2015 21:31:11

Санак сүзе санау сүзеннән ясалса да, дәрелфөнүн татар сүзе түгел бит әле ул. Яңа Татарстан уйлап чыгарырга оста да инде бу Бату, ошамаганны.

№13 (907236) / 19.03.2015 21:22:50

исең киткән икән иске чикмәнгә.

Ә син сора аннан, Дәрелфөнүн әллә нәрсә түгел, нигә икән кулланмыйбыз, Дәрелкуфр(кяфер иле яки кяфер яши торган урын), ә без бу илдә кол, яки Дәрелхәрб(сугыш иле, ягъни мөселманнар сугышып Аллаһ Сүзен өскә чыгарырга тиешле урын!)? Бу исемнәр, хак мөселман кулланырга тиеш чын исеме, бу җәһилләр басып алган, бу җирләрнең.

№12 (907180) / 19.03.2015 15:57:53

башкорт туганнарыбыз яшәп ята. Оялмый-кыенсынмый гына татар теленең сүз байлыгын(башка мәдәни мирасыбыз кебек үк!) үзләренеке итеп кабул итә тора алар. Нәтиҗәдә телләре дә байый, мәдәниятләре дә ярлыланмый. Үзем шәхсән аларның телмәр, инша, көләпәрә кебек татарда булмаган сүзләрен бер дә уңайсызланмый кулланам.Батулла бабай әйтмешли, "гәзит-журналларга, радио-телевидение редакторларына шушы сүзләрне кулланырга тәкъдим итәм"

№11 (907175) / 19.03.2015 15:37:10

берничә генә сорау.

"Аның диссертацион темасы «Европейские заимствования в татарском языке (на материале законодательных актов)» дип атала иде."

Ыһы, ә ник диссертацион темасы, ә диссертациясе генә түгел?

Бу җыелыш та урыс телендә барды дип аңларгамы?

Азакта бер киңәш. Икесе дә матур. Берсе әниемнең теле булса, икенчесе - туганымның теле!

Әнисе янына әтисен да кыстырып булгач, "ана теле" өстенрәк инде.

№10 (907170) / 19.03.2015 15:22:34

Их, бу телчене,

төрки телле бер татар гына түгел,чит илдәге төрекләр дә бар бит. үзбәк, төрекмән. алар төгәл фәннәрне ана телләрендә укыйлар ла баса. сезнең шиелле урыс телендә түгел. урысның да үз тех. теле юк. бар да алынма сүзләр. сез дә шулай итмәк итәсегез килә.
алардан үрнәк алып,туганнар белән аралашып яшәү кирәк.
"мирас малын бүлешеп",апа абыйларыгыз белән сугышып бетеп аралашмагач та, алалашып яшәү кирәк. үз башың эшләмәгәч,кешедән өйрән...

№9 (907165) / 19.03.2015 15:06:33

Моннан бер 35 еллар элек, мин балачакта Батулланы кемдер ТВдан Батулла ул экиятче дигэн иде. Бу турыда ул Узе дэ ачынып упкэлэп сойлэгэн иде. Э бит теле кеше прав булган кахэр.

№8 (907164) / 19.03.2015 14:47:07

кайда укыйсын -Дәрелфөнүндә ()
Кайда утырасын – санакта....()
Юк , Батулла бабай ,тырышма. Бу сузлэр керми.
Дәрелфөнүндә дип сойлэшкэн татар студентыннан тэгэри-тэгэри колэчэклэр
Яшэсен "универ". Рус белән гомер кичердек сайрашып, Тел, лөгать вә әхлак алмашып дип язган Тукайны танымаска тырышып, янэшэбездэге рус халкы эйткэн сузне эллэ кайдагы гарэп сузенэ алыштырырга маташма, яме.

№7 (907163) / 19.03.2015 14:46:31

Сонгы абзацы белэн килешэм хэм бу абзац анын узенэ дэ кагылсын иде.

№6 (907161) / 19.03.2015 14:38:10

"чиста" сузе "чистый" рус теленнэн кергэнме яисэ торки телдэнме?дэрелфанидан дэрелбакыйга кучте дилэр вафат булган адэмгэ..

№5 (907158) / 19.03.2015 14:24:32

Дүңгәләк татарның кайсы район далаларында тәгәри ул? Бик гаҗәп бит бу. Мышка,я тычкан,я керпе булып калсын инде ул,Батулла агай.

№4 (907152) / 19.03.2015 14:05:07

Әйе,ана теле дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителә. Әнә мәгариф министры Энгель Напычныч духтырлык диссертациясе уңаеннан Сингапур укытуларын кертәләр татар мәктәпләренә. Андагы яңа "милли сүзләр"не әйтергә тел әйләнми.Дәрелфөнүнне сагынырсыз әле!

№3 (907150) / 19.03.2015 13:44:08

Дәрелфөнүнендә - шул тэржемэлэрдэн колеп улэм инде. Шундый олуг язучыбыз да шулай тэржемэ итэ бит эле. Нигэ алайса, кандидат, диссертация дигэннэрен дэ тэржемэ итмэдегез. Тагын нинди Суз китереп чыгарган булыр идегез икэн.

№2 (907145) / 19.03.2015 13:19:23

Будыргансың!!!!

№1 (907136) / 19.03.2015 12:22:16

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments