поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.03.2015 Шоу-бизнес

Мәскәү “Шүрәле”се - Казанда!

Мәскәү каласында оешкан “Шүрәле” төркеме Казанда беренче тапкыр зур концертын тәкъдим итә. Казанның Халыклар дуслыгы йортында 22 март көнне “Шүрәле” фьюжн-төркеме һәм “Голос” проекты ярымфиналчысы Иделия Мөхәммәтҗанова концерты узачак.

“Кунакларны җанлы этник музыка, искиткеч костюмнар һәм онытылмаслык хис-кичерешләр көтә”, - дип вәгъдә итә оештыручылар. 

“Шүрәле” төркеме 2010 елда Мәскәү шәһәрендә оеша. Катнашучыларның төп теләге – үз композицияләрен һәм халык җырларын заманча аранжировкада world music стилендә башкару. Кыскасы, халык көйләрен популярлаштыру, заманга һәм төрле милләт тыңлаучыларына яраклаштыру. Бүгенге көндә төркем үз җырларын әзерли. Алар нигезендә заманча европа стандартларына туры килә торган татар көйләре ята. “Татар текстлары белән генә чикләнмичә, рус, инглиз сүзләренә язылган җырларны да башкарабыз. Шулай ук кинофильмга көй язу тәҗрибәләребез дә бар”, - ди Мәскәү артистлары.
 
“Шүрәле” оешкан вакытта татар музыкасын бары уен коралларында гына башкарган. Төркемгә Иделия Мөхәммәтҗанова килеп кушылгач, композицияләр аның нәфис тавышы һәм халыкчан җырлавы белән дә бизәлә башлый.
 
Шүрәле – үз вакытында Мәскәүдә татар телендә җанлы музыка башкаручы бердәнбер колектив иде. Төркем гаҗәеп этно-рок жанрында эшләве белән үзенчәлекле. Бу музыканы алар классик эшләнештә лә, заманча бизәлештә дә яңгырата.
 
“Шүрәле” исеме исә, татар һәм башкорт әкиятләрендә чагылыш тапкан мифик персонажга бәйле. Шүрәле, алар фикеренчә, җор телле, яхшы күңелле, беркатлы зат. Шулай килеп чыга да – әкиятләргә күз салсак, шүрәленең берсенә дә зыяны тимәгән. “Шүрәле” дә, үз җырларын күңелле, гадәти булмаган рухта башкара – тамашачы да битараф калмый.
 
Казан тамашачысына “Шүрәле” төркеме Turkvizyon-2014 бәйгесенең сайлап алу туры аша да таныш. Мәскәү кунакларын жюри рәисе, Татарстанның халык җырчысы Венера Ганиева күреп алып, ошатып калган иде.
 
Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, 2014 елда төркем тулы составы белән Бөтендөнья татар яшьләре Форумында делегатлар буларак катнашты. Форум 2014 елның август аенда Казанда узды һәм дөньяның төрле илләреннән 600 катнашучы җыйды.
 
Төркемнең солисткасы – Иделия Мөхәммәтҗанова “Голос” проекты ярымфиналисты.
 
“Шүрәле” рус һәм татар эстрадасы артистлары белән "Государственный Кремлёвский дворец", "Крокус Сити Холл", "Известия Холл" һ.б. концерт залларында чыгыш ясаган. Мәскәүдә узучы Сабантуй бәйрәменнән дә, башка чаралардан да читтә калмый алар.
 
Төркемнең составы:
 
Рөстәм Байбиков – флейта, вокал.
Илдар Сәләхов (Татарстанның атказанган артисты) – баян, вокал.
Марат Галимов – электрогитара һәм акустик гитара.
Виталий Савельев – барабаннар, перкуссия.
Иделия Мөхәммәтҗанова – вокал, клавишалар.


Интертат.ру
№ | 18.03.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»