|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2015 Авыл
“НижАгро” оешмасының директоры Рамил Мусин белән әңгәмә“НижАгро” чикләнгән җаваплылык җәмгыяте - берничә ел Кызыл Октябрь (Куйсуы, Яндавишча, Семочки) һәм Сергач районнары (Грибан, Камка) авылларында эшләп килгән “АгроИнвестГрупп” хуҗалыгының варисы (наследник). Аның базасы Уразавылда урнашкан. Бүгенге көндә бу хуҗалык безнең төбәктә эшчәнлеген алып барган аграр предприятиеләрнең иң эреләре рәтенә керә, чөнки быел алар 7 меңнән артык гектарда иген үстерергә ниятләнә. Шул уңайдан без оешманың генераль деректоры, Суыксу егете Рамил Мусин белән очрашып сөйләштек. Көн кадагында, әлбәттә, язгы кыр эшләренә әзерлек һәм киләчәккә планнар иде. - Рамил Абдулхарисович, тиздән хуҗалыклар кырга чыгачак. Сез җитәкләгән хуҗалыкта бу өлкәдә әзерлек ничек?
- Язгы кыр эшләренә әзерлек бара. Иң мөһиме – узган көздә 500 гектар мәйданга чәчеп калдырган уҗым бодае ярыйсы гына кышлаган. Димәк, мул уңышка өмет бар.
- Планнарыгыз белән таныштырсагыз иде?
- Планнар зурдан. Узган елда 2300 гектар җирдә иген үстерсәк, быел чәчүлекләр мәйданын шактый зурайттык һәм анда бөртеклеләрдән башка техник культуралар – кукуруз һәм рапс үстерергә җыенабыз. Бу культураларны аеруча Сергач районындагы Грибан һәм Камка авыллары кырларына чәчәрбез, бу районда хуҗалык 2800 гектар җир арендалый. Техник культуралар терлеккә фураж өчен үстерелер. Быел без игенчелектән гайре терлекчелек белән дә шөгыльләнергә җыенабыз. Шул максатка Кызыл Октябрь районының Акулинино авылында терлекчелек комплексы төзербез. Планда 800 баш токымлы сыер асрап, сөт җитештерергә. Ит җитештерү белән дә шөгыльләнербез - 3000 башка кадәр ит токымлы туарлар үрчетергә ниятләнәбез. Әлбәттә, бу максатка ирешүдә без өлкә максатчан программаларына ышанабыз. Әгәр инде булып чыкмаса, терлекчелек тармагын үз көчебез белән күтәрербез. “НижАгро”ның эшчәнлеген киңәйтергә узган елдагы табышыбыз һәм терлекчелек продукциясенә сорау этәргеч булды. Чит ил санкцияләре нәтиҗәсендә илебезнең импорт алмаштыруга юнәлеше дә иртәгәсе көнгә берникадәр ышаныч бирә.
- Кыенлыклар нидә күрәсез?
- Техник культуралар үстерү үзенә карата байтак кына чыгымнар таләп итәр: кукуруз, рапс эшкәртергә махсус агрегатлар, белгечләр, урып алган уңышны сыйфатлы саклап калыр өчен киптергеч кирәк булыр. Махсус техникабыз бар барын, киптергеч тә булдырырга тырышырбыз, ә белгечләр, бөтен аграр сектор предприятиеләрендәгечә, бездә дә дефицит. Кыш айларында хуҗалыкта 15 кеше даими хезмәт итә. Чәчү-уру кампаниясендә эшчеләр саны дүрт дистәдән арта. Татар авылларыннан килеп хезмәт итүчеләр дә юк түгел, ләкин алар аз, шуңа күрә яктан квалификацияләре түбән булган эшчеләр алырга мәҗбүр булабыз. Үз авылларыбыздагы аграр тәҗрибәле хезмәткәрләр булса, әйбәтрәк булыр иде, әлбәттә. Акулининодагыча, мәсәлән. Шушы авылда төзеләчәк хуҗалыкның терлекчелек комплексында җирле белгечләр хезмәт итәргә теләк белдерде. Хәзер аларның күбесе башка райондагы авыл хуҗалыкларына йөреп эшләргә мәҗбүр.
- Пайчыларыгыз белән ничек санашасыз?
- Килешү нигезендә. Пайлар өчен яңа уңыштан печән, иген бирәбез. Аларны авыллар буенча өләшә йөрибез, кайберләре хуҗалык амбарларыннан ук килеп ала. Санашмыйча калганыбыз юк бүгенгә.
- Рамил Абдулхарисович, әңгәмәгез өчен рәхмәт, уңышлар сезгә.
Кызганыч хәл, бүгенге авыл хуҗалыкларында яңа техника булдыру, җитештергән продукцияне лаеклы хакка сату һәм хуҗалыклар эшчәнлегенең нигезен тәшкил иткән бүтән проблемалар түгел, ә квалификацияле кадрлар дефициты кискен тора. Эшчеләрне яктан алырга мәҗбүрләр без, диләр күбесе хуҗалык җитәкчеләре. Әллә кайлардан эш эзләп килгәннәргә татар авыллары хуҗалыкларында эшләргә ярый икән, ә җирле халыкка ярамый. Парадокс.
Ринат СӨННӘТОВ |
Иң күп укылган
|