|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2015 Җәмгыять
Килен конфликтологиягә укып йөрмәсен, әниең янына гына кайтсын, улымНи сәбәпледер тиз генә ызгышып алдык ирем белән беркөнне. Үпкәләштек. Кичке аш вакыты җитте, нигәдер балалар да күренми, ичмасам. “Дошманым” белән бер-беребезгә каш астыннан күз ташлый-ташлый, турсаешып ашап утырабыз. Ниһаять, кече малай кайтты да, юынырга кереп китте, аннан ашыгып каядыр җыена башлады. “Кая җыенасың?!” – диюемә: “Әни, ачуланма, бер кыз белән очрашырга сүз куешкан идек, болай да соңарам, кайткач ашармын”, – диде. Әле тагын бер соравына җавап алырга иреште “булачак кайнана”: кәләшебез Казанда конфликтолог һөнәренә укый икән... Моны ишеткәч, “дошманым” да уянып китте! “Ник интегеп укып йөри ул һөнәргә?! Анаң янына алып кайт. Юк урында конфликтны ничек тудырасын “ә” дигәнче өйрәтеп бирер, әнә, ике диссертация язарлык тәҗрибәсе бар!” – дип мөгрәде. Малай чыгып йөгерде, ә без икебез дә телефоннарыбыздагы интернетка кереп чумдык. Әле генә килеп ирешкән мәгълүматны ничек тә тирәнәйтәсе бит! Алдан кисәтелгән, димәк, коралланган диләрме әле? Белмәссең, конфликтолог киленле булып куярбыз, ә мин тавышны чыгара гына беләм... Әттәгенәсе! Кичә үлгән булсам, белми китәр идем: чыннан да, бар икән бит конфликтолог дигән һөнәр иясе! Каян уйлап тапканнар диген?! Тулы бер фән бар икән конфликтология дигән!
Конфликтология – чорыбызның иң яшь һәм иң перспективалы һөнәрләренең берсе, имеш. Фәнни фаразлар киләчәктә конфликтологиясез сәясәтне, икътисадны һәм бизнесны күз алдына китерүе кыен икәнлеген раслый ди. Илнең 23 югары уку йортында әлеге һөнәр серләренә укыталар икән инде. Тик конфликтолог, ирем әйткәнчә, юк урында бәхәс-ызгыш тудыручы түгел, ә килеп туган каршылыкларны чишүче икән! Интернетка ышансаң, хәзер барлык дәүләт органнарында, сәяси һәм җәмәгать оешмаларында, психокоррекция һәм социаль үзәкләрдә, көч структураларының һәр тармагында конфликтологларга ихтыяҗ зур икән. Карале, әле моңа безнең кебек вакыт-вакыт “чөкердәшеп” яшәүче миллионнарча гаиләләрне дә өстәргә кирәктер инде. Шәп бит: чәпчеп-черелдәп ирне җиңә алмасаң, участок конфликтологына чылтыратасың!
Хезмәт кодексына төзәтмәләр кертелеп, профстандарт дигән канун эшли башласа, 2020 елдан барчабыз дәррәү эш урыннарыбызны алыштырып йөреячәкбез икән дигән хәбәрләр дә килеп иреште колакка. Әлеге карар кабул кылынса, русиялеләр бары тик үз һөнәрләре буенча гына эшли алачаклар, имеш. Диплом кирәк булган өчен генә укыган хәсрәт “эспитсиялист”ләр нишли инде ул очракта? Барысы да эшкә тиенәме? Әйтик, филолог дипломы белән журналист булып эшләгән чын иҗатчыга син балалар укытырга тиеш дибез, аның урынына өч тиенлек фикер әйтергә дә сәләтсез дипломлыны китереп утыртабыз. Әнә, төзүче һөнәренә ия берәү җырлый-җырлый халык артисты исеме йөртә – аны төзелешкә җибәрәбез. Барсын, закон шулай куша! Җырлыймы ул, мырлыймы – сәхнәдә бары тик дипломлы кеше генә йөрергә тиеш! Бу законны әвәләргә азапланган иптәшләр арасында да нинди генә һөнәр ияләре юк, аларны да кайсын – спорт, кайсын – мәгариф, кайсын мәдәният оешмаларына озатабыз. Министрлар арасында да кеше кәнәфие биләп утыручылар бар, мин сиңа әйтим...
Минем кулым җылы, балалар чирләгән саен дәвалый-дәвалый әллә нәрсәләргә өйрәнеп беттем, тик мин табиб булып эшли алмыйм, машина, мотоцикл, трактор йөртә беләм, ә самолет иярли алмыйм... Чыннан да, бары тик озак еллар укып кына үзләштерә торган һөнәрләр шактый. Шул ук вакытта дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең бик күп өлеше “үз урынында түгел”, ягъни бүтән һөнәр ияләре. “Коммерсантъ” газетасы бу нисбәттән шактый саллы саннар китерә: хезмәткәрләрнең 55 проценты үз профиле буенча эшләми ди. Илбашыбыз В.Путин исә профстандартларны нәкъ менә дәүләт учреждениеләренә кертергә кирәк дип белдерде.
Димәк, картыма ышансак, мин менә дигән конфликтолог икәнмен. Әлегә теге стандартлар эшләми бит. Интернет бик тә дефицит эш дип мактый, шуңа күрә әллә соң тәвәккәллим микән? Әй, кайсыгызга кирәк чирек гасырлык эш тәҗрибәсе булган югары категорияле эспитсиялис?
Раушания ШӘЯХМӘТОВА |
Иң күп укылган
|