|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.03.2015 Җәмгыять
Рашат Низами “Татмедиа”ның 10нчы катында бер тәрәзәдән чыгып икенчесенә кергән
– Рашат әфәнде, хатыныгызга хыянәт иткәнегез булдымы? – Язучы, шагыйрьләрнең матур кызларга гашыйк булуы – табигый хәл.
– Гашыйк булу гына түгел, йоклау турында сүз бара...
– Ир-егетләрнең бер тапкыр булырга мөмкин... Хатыным белән бик тату, килешеп, матур итеп, икебез дә тормыштан, мәхәббәттән, сөюләрдән канәгать булып яшибез. Хыянәт белән хатынны борчымадым.
– Бер тапкыр булырга мөмкин дидегез, булдымы? Кем иде ул, читтә балагыз үсмиме?
– Юк. Читтә балам юк.
– Бәлки алдыйсыздыр?
– Алдамыйм.
– Бер тапкыр булды, дисез бит?
– Булды димәдем, булырга мөмкин, дидем. Ничек инде мин андый нәрсә белән мактаныйм? Аның өчен вакыт, акча кирәк, миндә аларның берсе дә булмады.
– Хатыныгыз усал түгелме?
– Юк, ул бик яхшы кеше: ярдәмчел, балалар өчен җан ата. Аңлашып яшәдек, хаталарны кичерә, гафу итә белә.
– Нинди хаталар?
– Тормыш катлаулы бит ул, төрле хаталар булырга мөмкин: эштә, кешеләр белән мөнәсәбәттә. Бәйләнеп теңкәгә тимәде. Дөрес, салганны яратмады. Укытучы гаиләсендә үскән, үзенең бер тамчы да аракы капканы юк аның.
– Исергәч нинди кеше сез?
– Холкым начарланмый, киресенчә, бөтен кеше “йомшап китәсең” диләр.
– Сезне “эчсә дә аягында нык басып кала”, диләр?
– Дөрес! Физик яктан бик таза кеше мин. Яшь вакытта беркайчан да исергәнемне хәтерләмим. Туйларда егетләр верандага чыгып яталар, мин исә ахырга хәтле утыра идем. Әле гармунда уйнап утырам.
– Хәзер салгалыйсызмы?
– Төрле вакытлар була, нәрсә яшереп торырга... Салганнан соң язмыйм. Андый әйбер юньле килеп чыкмый. Шунысы да бар, салган кеше 13 китап яза алыр идеме?! Әле казна эшендә эшләдем. Бәйрәмдә, очрашуларда бераз булды үзе, хәзер инде бик сирәк кенә... Дөресен әйткәндә, чамасын белсәң, дару бит ул, чамасын белмәсәң – агу. Күпме кеше кырыла шуның белән.
– Сез бит әле көрәшче дә. Кайчан шөгыльләнә башладыгыз?
– Мәктәптә укыганда ук. Студент чагымда зурлар көрәшенә керә башладым. Бервакыт икенче батырга хәтле килеп җиттем, ләкин беркайчан тәкә алганым булмады, чөнки авырлыгым ул вакытта 63 кило гына иде. Тәкә алыр өчен кимендә 80 кило кирәк. Авырлыгым шундый булса, бик күп тәкә җыяр идем, мөгаен. Студент чагында гимнастика, штанга, бокс белән шөгыльләндем. Үземне хәзер дә (65 яшь) физик яктан бик шәп хис итәм. Спорт рухны күтәрә, сәламәтлекне ныгыта.
– Хәзер нинди спорт төре белән шөгыльләнәсез?
– Иртә белән ким дигәндә 10-15 минут физик күнегүләр ясыйм, файдасы көне буена җитә. Әмма хәзер вакыт бик юк.
– Ник?
– Күп укыйм, күп язам. Оныкларны бакчага, мәктәпкә илтәсе, алып кайтасы бар. Пенсиягә чыкканнан бирле вакыт җитми.
– “Татмедиа” бинасының 10нчы катында урам яктан бер тәрәзәдән икенчесенә кергәнсез...
– Булды андый хәл. Ул вакытта “Казан утлары”нда баш редактор урынбасары идем. Киңәшмәгә чакырдылар. Егетләр шаярып ишекне бикләп куйганнар. Этеп, сугып карыйм, ачмыйлар. Тәвәккәлләдем инде. Тәрәзәгә әйбәтләп ябыштым, аста кечкенә генә тимер планка бар иде, ярый, ул чыдаган. Шуннан әкрен-әкрен аякны күчерәм, янәшәдәге тәрәзәгә барам. Шул тәрәзәгә тотындым да идәнгә сикереп төштем. Икенче бүлмәдә утыручы Зиннур Мансуров белән Әхәт Гаффар телсез калды. Анда төшеп китсәң, бер тапка әйләнәсең инде... Хәзер искә төшерсәм, йөрәгем “жу” итеп китә. 1987 ел иде бу.
– Сәйдәш турында гениаль әсәр язгансыз....
– Әйе. “Сәйдәшнең соңгы елы” дигән роман-кыйсса яздым. Әсәремне җан атып, яратып эшләдем. Шуңа күрә ул бик уңышлы килеп чыкты.
– Сәйдәш сезгә якынмы? Беләсезме аны, күргәнегез бармы?
– Ничек белим ди? Ул үлгәндә миңа 4 яшь кенә булган бит. Аңа кадәр Фәрит Яруллин турында роман-хроника яздым. Сәйдәшне язганда биш ел буе биографиясен, иҗатын, музыкасын өйрәндем, материал җыйдым.
– Сез хәзер ирекле рәссаммы?
– Әйе. Яшь чакта бәйсез булырга хыяллана идем. Ләкин гаилә, балалар бар, яшәргә акча кирәк. Андый юлга баса алмадым. Пенсиядән соң, ниһаять, менә ул көн килде. Рөстәм Яхин турында поэма яздым, хикәяләр, публицистик мәкаләләр белән матбугатка чыктым. Үкенмим. Өйдә эшлим хәзер.
– Гонорарлар киләме?
– Элек, 1980 елларда бик рәхәт иде. Фәрит Яруллин турындагы китабым өчен биш мең тәңкә алдым, ул вакытта “Жигули” шул бәя иде. Гонорарлар хәзер бик начар. Төрлечә килә: бер, ике, өч мең, 300 тәңкә дә булырга мөмкин. 12 мең сум пенсия алам.
– Сезнеңчә, бүгенге көннең иң бөек язучысы кем?
– “Бөек” дигән сүзне кулланырга яратмыйм. Иң талантлы язучылардан ике кешене беләм. Искиткеч эшчән, күп әсәрләр яздылар, бик актив эшлиләр. Һәрбер әсәрләрен көтеп алып укырга була. Болар – Батулла һәм Марсель Галиев. Шагыйрьләрдән – Равил Фәйзуллин.
– Кайчан күзлек кия башладыгыз?
– 40 яшьләрдән соң. 40 ел матбугатта эшләдем, күпме әсәр укырга туры килде! Яңа әсәрне иң элек мин укып чыга идем. Бервакыт Мәхмүт Хәсәнов “Язгы аҗаган” дигән романын китерде: өч калын папка. Шуны өч көндә укып, үз фикеремне әйттем.
– Хатыныгыз белән 1 апрель көнне танышкансыз икән, ир буларак нинди кеше сез?
– Гаиләне фатир, акча белән тәэмин итә алдым. Бакчамдагы ике катлы йортны үз кулым белән салдым. Бурасын күтәргәндә һәм түбәсен япканда гына кеше чакырдым. Әти – фронтовик, сыңар кул белән кайтты, балта тота алмый иде. Балта эшенә, көрәк, сәнәк сапларга, тырма тешләре ясарга, койма корырга өйрәтте.
1
2
3
ГАБДЕРӘХИМ |
Иң күп укылган
|