|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2015 Шоу-бизнес
Гөлсирин Абдуллинаның беренче концертыннан ФОТОрепортажВаһапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллинаның Казан шәһәрендәге беренче концерты филармониянең туп-тулы залында шаулап-гөрләп узды. Яшь җырчыны беренче зур иҗади бәйрәме белән дуслары – Ришат Төхвәтуллин, Раяз Фасихов, Ринат Вәлиев, “Кама таңнары” һәм “Мирас” ансамбльләре, остазы – профессор Венера Ганиева, Алабуга мәдәният көллияте директоры Әлфирә Әкбәрова, Мамадыш районы хакимияте башлыгы урынбасары Алена Смирнова һәм, әлбәттә, әти-әнисе, туганнары тәбрикләде. Казан тамашачысы Гөлсиринне искиткеч җылы кабул итте, аны чәчәкләргә, алкышларга күмде. “Сез миңа бүген канат куйдыгыз, хәер-фатиха бирдегез, рәхмәт сезгә!” – диде Гөлсирин.
15 апрельдә шул ук залда Гөлсирин Абдуллинаның өстәмә концерты була, рәхим итегез!
Проектның продюсеры – Рифат Фәттахов, оештыручысы – Рәшит Ваһапов фонды.
Е.Мостафина фотолары.
--- |
Иң күп укылган
|