|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.03.2015 Экология
Язгы ташу иртәрәк башланачакХәзерге вакытта Татарстанда язгы ташуга әзерлек тулы көченә бара. Бу аңлашыла да: язның иртә килүе сәбәпле, ташу да башка еллар белән чагыштырганда иртәрәк башланырга мөмкин. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, 2015 елда язгы ташуга әзерләнү өчен барлыгы 860 миллион сум күләмендә акча тотылачак. Суүткәргеч торбалар сузу, аларны төзекләндерү һәм чистарту өчен барлыгы 321,4 миллион сум акча сарыф ителгән инде. Яр буйларын ныгытуга 289,9 миллион сум тотканнар. Гидротехник корылмаларны ремонтлауның исә 226,5 миллион сумга төшкәнлеге мәгълүм. Язгы ташу тыныч узармы?
Баштарак республикада язгы ташуга әзерлек апрель башында тулысынча тәмамланырга тиеш дип ассызыкласалар да, хәзер исә язгы ташу шактый иртәрәк башланырга мөмкин дип фаразлана. Өстәвенә, әлеге чорның шактый катлаулы булуы да бик мөмкин, дип кисәтә белгечләр.
- Кыш башының шактый коры булуы, явым-төшемнәрнең азлыгы туфракның туңуына китерде. Өстәвенә, март аенда кар катламы кинәт кенә артып китәргә мөмкин. Шулай була калса, язгы ташу чоры шактый катлаулы узарга мөмкин. Шуңа күрә без иң начар вәзгыятькә әзер булырга тиеш, - дип ассызыклый Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко.
Хәер, әгәр алга таба да һава торышы хәзерге дәрәҗәдә сакланса, язгы ташу чорының шактый тыныч узуы да бик мөмкин. Иң мөһиме, һава температурасы кинәт кенә күтәрелмәсен.
- Термометр төнлә минус, ә көндезләрен плюсны күрсәтә. Бу – иң яхшы күрсәткеч. Алга таба да шулай дәвам итсә, язгы ташудан бер зыян да килмәячәк, - дип ассызыклыйлар җаваплы идарәчелектә.
Халык та әзерләнергә тиеш
Хәзерге вакытта республикада язгы ташуга әзерлек эшчәнлеге шактый актив бара. Һәрбер район бу эшне тиешенчә тормышка ашырырга тиеш. Хәзерге вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре һәрбер муниципаль берәмлеккә йөреп, махсус тикшерүләр үткәрә.
- Район җитәкчеләре язгы ташу тәэсиренә эләгергә мөмкин булган һәрбер авыл җирлеге белән элемтәдә торырга, махсус аңлату эшләре алып барырга тиеш. Җитәкчеләрнең тырышлыгы гына җитми, язгы ташуга әзерлек эшчәнлегенә халык үзе дә кушылырга тиеш. Торак һәм хуҗалыгына зыян килүен теләмәгән татарстанлыларның төрле траншеялар һәм суның әйләнеп узуын тәэмин итә торган канаулар әзерли башлаулары сорала, - дип кисәтәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Өстәвенә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы балыкчыларны сулыкларга барудан тыелып торырга чакыра. Әгәр дә һава температурасы өч көн дәвамында 0 градустан югарырак дәрәҗәдә саклана икән, бозның ныклыгы 25 процентка кими.
Рәмзия ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|