|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.03.2015 Медицина
Медицина алга китте дип саныйсызмы? (Сораштыру)Медицина тармагының заманча шартларга яраклашып, тамырдан үзгәрүе турында күпме генә сөйләнсә дә, күрсәтелгән хезмәтләр сыйфаты мактанырлык түгел. Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген хастаханәләрдә куелган диагнозларның дүрттән бере дөреслеккә туры килми. Росздравнадор идарәсе узган ел сәламәтлек саклау өлкәсендә хокук бозу очракларының 40 процентка артканлыгын ачыклаган. Хокук бозуларның күбесе медицина хезмәтенең сыйфаты начар булу, аны пациентның рөхсәтеннән башка гына күрсәтү яки авыруга бөтенләй ярдәм итүдән баш тарту, бушлай медицина ярдәменә дәүләт гарантиясен бозу белән бәйле. Ә сез бүген медицина алга китте дип саныйсызмы? Наилә ГАЙНАНОВА, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының акушерлык һәм гинекология буенча әйдәп баручы белгече:
– Медицина һичшиксез алга китте, дип саныйм. Бүген аның һәр тармагында югары технологияләр кулланыла. Әйтик, хирургия тармагында элек без ясый алмаган операцияләрне генә алыйк. Баштарак аларны ярып ясарга кирәк булса, хәзер аны бер-ике тишек аша гына башкарырга мөмкин. Гинекология өлкәсенә килгәндә, бүген бала таба алмаучы хатын-кыз ЭКО ысулы ярдәмендә әни була ала. Югары технологияләр генә түгел, алар белән эшли белүче югары квалификацияле белгечләрнең саны арту да медицина тармагы үсешенә зур этәргеч булды. Ә инде медицина өлкәсеннән канәгать булмаучыларга килгәндә, хәзер бит зарланырга теләгән пациентка замана мөмкинлекләре, шул ук Интернет ярдәмгә килә. Зарыңны кәгазьгә язып, элеккеге заманнардагы кебек айлар, еллар буе көтеп утырасы юк. Интернет-кабул итү бүлмәсенә кереп, зарыңны калдырасың да мөрәҗәгатең көнендә барып ирешә. Менә шулар арасында аноним рәвештә, үзенең исем-фамилиясен, кайдан икәнен күрсәтмичә зарлы хат җибүрүчеләр җитәрлек. Кем тарафыннан язылуы күрсәтелмәгәч, мәгълүматның дөреслеген дә ачыклап булмый. Шуңа күрә бу очракта объектив булмаган фикерләр дә җитәрлек.
Илсур МОРТАЗА, Буа сатира театры артисты:
– Фән өлкәсендәге үсешләргә караганда, әлбәттә, алга китеш зур. Ләкин аны халыкка карата кулланырга ашыкмыйлар. Хәзер, танышларың булмаса, дәваланып азапланасы да юк. Түләмичә бер нәрсәгә дә өметләнерлек түгел. Үзем белгәннән бирле безнең ил системасында зур үзгәреш күрмим.
Финзия ГАЗИЗОВА, “Яңа Гасыр” каналында “Хәбәрләр” тапшыруы корреспонденты:
– Хастаханәгә сирәк йөргәнгә күрә, медицинадан әллә ни зарлана алмыйм. Сирәк кенә барган вакытта да күрсәтелгән медицина ярдәменнән канәгать калдым. Табибка танышлар аша кергәч, чиратларда талашып, сугышып йөрисе дә булмады.
Ләйсән МӘХМҮТОВА, “ЗөЛәйЛә” төркеме солисты:
– Техника ягыннан медицина, бәлки, алга киткәндер дә. Тик бу техника бөтен җирдә дә юк һәм аның белән эшли белә торган белгечләр дә аз. Күп кенә яман авыруларны никтер чит илдә дәвалыйлар. Димәк, бездә аны эшли белмиләр. Ә бит андый авырулар саны елдан-ел арта бара. Бу хакта бераз хөкүмәт тә уйларга тиеш инде. Оят, билләһи! Шундый зур ил үз-үзен һаман дәвалый алмый. Алга китешме бу? Мин авырмаска тырышам, авырган очракта да хастаханәгә бармыйм. Чират һәм кайбер табибларның мөнәсәбәтен күргәч, өйдә ятып дәвалануың хәерле. Икенче яктан, табибларны да аңлап була. Аларга хәзер кирәкмәгән кәгазь эшен йөкләделәр. Авыруларның күзенә карап тынычландырырга вакытлары да калмый. Ә бит кайвакыт шундый караш та җитә. Кырыс заманда яшибез. Барысы да акчага бәйләнгән. Бездә бушлай медицина да сүздә генә кала.
Рәзинә СИБГАТУЛЛИНА, Нурлат районының “Камыр Батыр” балалар бакчасы тәрбиячесе:
– Медицина алга китте китүен, тик гади халык аннан файдалана алмый. Бүген бездә акчалы кеше генә тиешенчә дәвалана ала. Ә акчасы булмаган кеше һаман да шул анальгин куллана инде. Шәхсән үзем медицина хезмәтеннән дә канәгать түгел. Табибларга барсаң, күзеңә карап торалар. Акча “төртсәң”, даруның яхшысын, кыйммәтлесен язып бирәләр, стационарда да урын табыла. Акчаңны кызгансаң, сау-сәламәт дип борып җибәрәләр.
|
Иң күп укылган
|