|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2015 Мәдәният
Татарстаннан Айдар Сөләйманов Бурятиядә “Ак ай” конкурсында катнашаТРның атказанган артисты Айдар Сөләйманов Бурятия Республикасының Улан-Удэ каласында узачак “Ак ай” (“Белый месяц”) эстрада җырын башкаручылар конкурсында катнаша. Конкурсның I туры 30 гыйнварда булды, II-III турлары 13-14 март көннәрендә узачак. Чара, эстрада вокалын үстерү, җырчыларның репертуарын сәнгати яктан баету һәм башкару осталыгын арттыру, әлеге жанрда иҗат итүче яшь авторларга, сәләтле яшьләргә ярдәм итү максатыннан, уздырыла. Конкурс Россия Федерациясе һәм Бурятия Республикасы Мәдәният министрлыклары, Бурятия башлыгы админитсрациясе һәм Хөкүмәте, “Республика халык сәнгате үзәге” БР Дәүләт автоном мәдәният учреждениесе тарафыннан оештырыла, диелә ТР мәдәният министрлыгы сайтында.
|
Иң күп укылган
|