поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.03.2015 Мәдәният

Яшәү яме сөюдәме, мал җыюдамы?

Сөяме, сөймиме? Бу мәң¬гелек сорауларга җавапны кешеләр гомер буе эзлиләр. Нинди була соң ул, мәңгелек сөю? Бер-береңә буш вәгъдәләр әйтеп өметләндерүме, әллә Ходай биргән ярыңны саклап, йөге авыр булганда күтәрешеп, авыру булганда маңгаена кулыңны куеп, хәленә керә белүме? Бу сорауга җавапны драматург Флорид Бүләков тә “Сөясеңме, сөймисеңме” пьесасы аша эзләп караган.

Галиәсгар Камал исемендәге Татарстан дәүләт академия театры артистлары үзләренең шушы спектаклен Самараның Максим Горький исемендәге драма театрында самаралыларга да күрсәттеләр. Ике пәрдәлек моңсу комедия миндә бик авыр тәэсирләр калдырды. Аны комедия дип әйтүе дә кыен, ул чын трагедия.

Тормыш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, татар гаиләсенә бик хас проблема күтәрелә биредә. Туйга кадәр бер-берсенең холык-фигылен белеп тә өлгермәгән, ата-ана димләве буенча кушылган ике яшь йөрәкнең тормышындагы иң мөһим өлеш – кыз артыннан йөрү, көннәр һәм төннәр буе бер-берең турында уйлану, сагыну, хыяллану, сынап карау һәм, ниһаять, хисеңнең тирән сөюгә әверелүен тою, шул хисләрне сөйгән ярыңа белдерү кебек иң тирән тойгылар төшеп кала. Кеше табигате таләп иткәнгә, шулай кирәк булганга күрә генә өйләнешкән парларның проблемалары гомерлеккә сузылырга мөмкин. 
 
Гомәр белән Вәсилә дә шулай өйләнешкәннәр булса кирәк. Гомер узганы сизелми бит ул. Менә инде алар да картайганнар. Пәрдә ачылганда Гомәр (рольне картлыгында Равил Шәрәфи, яшьлегендә Раил Шәмсуаров башкаралар)  селкенмичә караватта ята. Вәсилә (картлыкта - Дания Нуруллина, яшьлектә - Ләйсән Рәхимова) мәрткә киткән ире һәм йорттагы чебешләре арасында йөгерә. Кинәт бабай аңына килә һәм күргән төшен сөйли башлый. Имеш, аның янына Әҗәл килгән һәм өч сәгать биреп, берәр игелекле эш эшләргә кайтарып җибәргән. Эшләсә, тагын өч елга бу дөньяда кала, эшләмәсә – үлә икән.
 
Өч сәгать эчендә нинди яхшылык эшләп була соң? Карт белән карчык алай да, болай да уйлап карыйлар, башларына бернинди рәтле уй да килмәгәч, узган тормышларын искә төшерә башлыйлар.
 
Менә алар өйләнешкән көн. Зөфаф киче. Гомәр кабалана-кабалана чишенә, тизрәк караватка яту ягын карый, ә кыз аңардан кача. Аяк терәп каршы булмаса да, нидер көтә кебек. Бәлки назлы сүзләр кирәктер аңа, ә бәлки кулыннан тотып күзенә генә карау да җитәдер. Ләкин әлегә кадәр кыз күрмәгән егет каян белсен инде наз дигән нәрсәне. “Сөясеңме соң мине?” – дигән сүзләр һавада эленеп кала. Шулай, сөю сүзләре ишетмичә, бу төндә кыз хатынга әверелә. Ә тора-бара бөтенләй Васька булып китә.  Тиздән хәтта үзенең мулла кушкан исемен дә оныта ул.
 
...Ә вакыт уза гына бит. Менә инде озак вакытлар туктап торган сәгать тә, кинәт телгә килеп, вакыт үткәнне саный башлый. Бер, ике, өч, дүрт, биш... Әҗәл якында гына йөри, яхшылык эшләгәнне көтә. 
 
“Әллә акча бирикме берәрсенә?” – дигән уй килә әбинең башына. Ә карт, чүлмәктән каймак ялаган мәче кебек, читкә карарга тырыша. Вәсилә сандыкны күпме актарса да, акча табылмый. 
 
- Аһ, имансыз икәнсең! Үлемтеккә дип җыйган акчабызны эчеп  бетердеңмени? 
 
- Әҗәлдән акча биреп кенә котылып булса, байлар беркайчан да үлмәс иде. Әнә, пачкалап кырылалар! - дип җавап бирә тапкыр бабай. - Әллә самавырыбызны тол Фәүзиягә бирикме?
 
Вәсилә әллә нишләп китә. Тел төбеннән Гомәрнең яшь чагында эчеп-тузып, шул тол Фәүзия янына йөрүе, уйнаштан туган Марат исемле  малаеның Гомәрнеке булуы аңлашыла. Вәсилә бераз ачуын күрсәтеп алгач, картын Әҗәлдән коткару өчен соңгы байлыгы – тишек самавырны булса да бирергә була:
 
- Ярар, тол хатынның күңелен күрү изге эш булса, бар инде, бир самавырны, - ди ул сабыр гына.
 
Үзләренең балалары юк бит аларның. Яшьлегендә берничә тапкыр балага узса да, Вәсиләнең корсагы гел төшә. Төшми нишләсен: авыр колхоз эшендә бил бөккән, урман кискән, Гомәр үрчеткән бал кортларыннан җыелган тәпән-тәпән балны ташыган хатынның карынында бала тормый шул инде.  Ире дә бит: “Менә бераз эшлибез дә, менә тагын бераз мал җыябыз да, аннары тормышыбыз яхшырыр, балабыз туар”, - дия-дия, хатынны һаман эшләтә, жәлләми, вакытында хастаханәгә илтеп, табибларга да күрсәтми. 
 
...Өч, дүрт, биш, алты... Вакыт котылгысыз рәвештә алга чаба. Ике сәгать калган. Гомәр гомерендә эшләгән яхшылыкларны исенә төшерә башлый. Озак уйлап торганнан соң: “Мин сине үбешергә өйрәткән идем”, - ди. Вәсилә көлеп куя. Аны кыз чагында Гомәрдән алдарак күрше егете бит очыннан үпкән булган инде. Бу сүзләрне ишеткәч, ир күтәрелеп бәрелә. Вәсиләне битеннән үбү дә гаеп, ә үзенең гомере буе тол хатын Фәүзия янына йөрүе гөнаһ түгелмени?
 
Ләкин үткәннәрне актарып, үпкәләшеп утыра торган көн түгел бүген. Аның тагын нинди яхшылыгы бар иде соң әле? Ә-ә-ә, сугыш! Ул бит илебезне фашистлардан азат иткән кеше! Әнә орден-медальләре дә бар. Сандыктан чыгаргач, арада Вәсиләнеке дә табыла. Авыр хезмәт өчен бирелгән орденны ул беркайчан да такмаган, күкрәген киереп, хөкүмәттән ташламалар эзләп йөрмәгән. Шуңа күрә дә өйләре дә начар, бөтен байлыклары да тишек самавыр да бер тәпән бал гына. Ә бүген ул орденны беренче тапкыр күкрәгенә кадый. Көне шундый бит инде, бәлки Әҗәл күрер дә, борылып китәр?..
 
Бу ике кеше гомерләре буе эшләгәннәр дә эшләгәннәр. Бәлки, Гомәрнең хатынына күтәрелеп карарга вакыты да булмагандыр. Ә бүген ул Вәсиләнең кулын учына алып беренче тапкыр сыйпый, кулларының кытыршы, ә битендә миңе булуын күрә. Гомер шулай тиз үтә бит ул. Әле кичә генә мәхәббәт тә, сөясе һәм сөеләсе төннәр дә, туачак балалар да алда әле, дип яшәгәндә, кинәт инде әҗәлең ишек шакый. Ул көн үз вакыты белән килә, кемгәдер иртә, кемгәдер соң. Һәркем аны коралланып көтәргә тиеш, дип ишарәли автор. Якыннарыбыз рәнҗеп калмасын өчен, сөю хисләре, рәхмәт тойгылары, гафу сүзләре вакытында әйтелергә тиеш.
 
Гомәр дә әҗәл көткәнен аңлап: 
 
- Гафу ит мине, Вәсилә! – дип, гаебен таный, бәхилләвен сорый.
 
- Ә мин синнән башка сүзләр көткән идем...
 
Әйе, нинди генә авыр тормышта яшәсә дә, хатын-кыз барыбер үзенекен тукый: “Сөясеңме?” 
 
...Биш, алты, җиде... 
 
- Әллә ятим балалар йортына бал илтикме? Соңгы тәпән балыбыз калган бит әле! 
 
Ләкин игелек эшләү мәсьәләсе беренчел түгел инде карт белән карчыкка. Үткән гомер агышында ясалган ялгышлар, хыянәтләр, җәберләүләр һәм йөрәк авыртулары аша алар мәхәббәт балкышын күрәләр. Сөйгән бит ул хатынын, сөйгән! Ләкин бу турыда әйтергә ни комачаулаган? Ник ул аңа шул иң мөһим сүзләрне әйтмичә интектергән? Ә әҗәл ирнең “Гафу ит!” дигән сүзләрен игелек дип кабул иткән, күрәсең. Ул Гомәрне яшәргә калдыра, ә Вәсиләсен алып китә. Сөя белмәгәне өчен аңа җәза итеп ялгызлык бирелә...
 
Менә шундый кәмит. Кызыгы бик аз. Берән-сәрән көлкеле мизгелләрне санамаганда,  спектакль киеренке, тирән мәгънәле трагедия буларак кабул ителә. Спектакльнең режиссеры Радик Бариев Флорид Бүләковның пьесасын тирәнтен аңлаган, ә аның уй-фикерләрен тамашачыга җиткерү өчен артистларга (бигрәк тә олы яшьтәге геройларларны уйнаучы  Дания Нуруллина һәм Равил Шәрәфигә) эшкә бөтен сәләтен җигәргә туры килгән.
 
Сүз уңаеннан шуны да искәртеп үтәсем килә: Камал театрының Мәскәүдәге гастроленнән соң тамашачыларның берсе - Мөхәммәт Миначев, театрның комедияләр белән артык мавыгып китүе турында язганда “Сөясеңме, сөймисеңме” спектакленә кагылышлы берничә фикер әйткән: “Бер күзгә төшәрлек эпизод юк, бар да хәерче хәлендә, декорация бик начар итеп эшләнгән, гомер кичереп бер затлы әйберләре юк. Ни кияргә, кулга алырдай киемнәре, ни үзләреннән калдырырлык мираска маллары юк? Бер сүз белән әйтсәк, бомжлар. Ә бомжлардан нинди үрнәк алырга була бүгенге татарга, алда шундый хәлгә төшмичә яшәр өчен? Юк шул. Гомер кичергән шушы Карт белән Карчыкның хыялы бер генә - иреннән ишетергә бары тик бер мәртәбә «яратам» дигән сүзнеме? Ире аңа гомерендә бер мәртәбә дә әйтмәгән икән бит, “мин сине сөям” дип? Сиксәнне тутырган Карчыкны шушы хәл борчый икән бит үлем түшәгенә чаклы”, - дип яза ул каһкаһә көлеп. 
 
Ни әйтеп була инде моңа каршы? Кемгә нәрсә бит, абзый. Кемдер мал артыннан куа, ә кемдер хисләр белән яши. “Мәхәббәттә гөнаһ юк”, - диелгән  Коръәндә. Тормышыбыз болай да авыр, бер-беребезгә мәрхәмәт һәм мәхәббәт күрсәтмәсәк, яшәү ямен нидән табарбыз икән?
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»