|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2015 Мәдәният
Әзһәр Шакировның юбилей кичәсе13 мартта 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Әзһәр Шакировның юбилей кичәсе була. Россиянең һәм Татарстанның халык артистына 75 яшь. Артистны юбилее белән Салават, “Казан” бию ансамбле, Рөстәм Маликов, Гөлсирин Абдуллина, Россия һәм Татарстан театрлары вәкилләре, дуслары, хезмәттәшләре һ.б. котлаячак. Юбилей кичәсенең режиссеры – Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев. Сценарий авторы – драматург, режиссер Илгиз Зәйниев. Шакиров Әзһәр Шәфикъ улы – 1940 елның 22 февралендә ТАССРның Тымытык районы (хәзерге Азнакай районы) Яңа Ташлыяр авылында дөньяга килә. 1961 елда Мәскәүдә М.Щепкин исемендәге югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театры труппасына кабул ителә.
Әзһәр Шакиров татар милли театрының иң талантлы артистларыннан берсе. Соңгы ярты гасырда татар театрын аның исеменнән башка күз алдына да китереп булмый. Шушы еллар эчендә артист татар, рус, чит ил классикасы, хәзерге көн драматургиясе әсәрләрендә төрле пландагы 150дән артык сәхнә образы тудырды. Аларны тамашачы яратып кабул итте, театр җәмәгатьчелеге тарафыннан күбесенә югары бәя бирелде. Тамашачылар аның беренче рольләрен аеруча яхшы хәтерли: Җәүдәт (Х.Вәхит «Карлыгач канат кага»), Рамай (Т.Гыйззәт «Чаткылар»), Дәрвиш (М.Кәрим «Ай тотылган төндә»), Алибәк (Ч.Айтматов «Гүзәлем Әсәл»), Фазлый (Т.Гыйззәт «Кыю кызлар»), Исмаев (Т.Миңнуллин «Ир-егетләр»), Саматов (Г.Ахунов «Чикләвек төше»), Тимуш (К.Тинчурин «Зәңгәр шәл»).
1980-90нчы елларда яшь режиссерлар Дамир Сираҗиев һәм Фәрит Бикчәнтәев белән берлектә эшләү артистның иҗатына яңа сулыш өрде. Т.Миңнуллинның “Хушыгыз” спектаклендәге Галимулла образы өчен 1998 елны Әзһәр Шакиров Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
Бүгенге көндә дә артист тулы канлы иҗат белән яши: Карло Гоцциның “Хан кызы Турандык” спектаклендә Тимур, Илгиз Зәйниевның “Бабайлар чуагы” спектаклендә Фуат Дамирович, Орхан Памукның “Минем исемен Кызыл” спектаклендә Остаз Осман, Г.Камалның “Банкрот” спектаклендә Доктор рольләре театр репертуарының бизәге булып тора.
Әзһәр Шакиров тарафыннан театрда гына түгел кино, телевидение һәм радиода да күп кенә образлар тудырылды. “Алтын мөнбәр” V Халыкара мөселман киносы фестивалендә “Бөркетләр” фильмындагы (режиссеры Р.Төхвәтуллин) Мирзаһит образы өчен “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә җиңү яулады.
|
Иң күп укылган
|