поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.03.2015 Фаҗига

“Өебез 20 минут эчендә янып бетте” (ФОТО)

“Бурдан кала – уттан юк”, – ди татар халык мәкале. Җәйге челләдә, урак өстендә авыл халкы керфек тә какмый. Ул-бу булмасын дип, сакта тора. Әмма Ходай язганнан узып булмый шул. “Кызыл әтәч” елның теләсә кайсы вакытында, теләсә кем йортына кунарга мөмкин, Алла сакласын! Әнә, Яңа елга санаулы гына көннәр калганда, күңел белән шул сихри бәйрәмне көтеп йөргән арада йорт-җирсез кала Миндубаевлар. 22 декабрь көнне Яшел Үзән районы Каратмән авылындагы шәхси йортлары янып кара күмергә әйләнә.

“Бурдан кала – уттан юк”, – ди татар халык мәкале. Җәйге челләдә, урак өстендә авыл халкы керфек тә какмый. Ул-бу булмасын дип, сакта тора. Әмма Ходай язганнан узып булмый шул. “Кызыл әтәч” елның теләсә кайсы вакытында, теләсә кем йортына кунарга мөмкин, Алла сакласын! Әнә, Яңа елга санаулы гына көннәр калганда, күңел белән шул сихри бәйрәмне көтеп йөргән арада йорт-җирсез кала Миндубаевлар. 22 декабрь көнне Яшел Үзән районы Каратмән авылындагы шәхси йортлары янып кара күмергә әйләнә.

“Илшат, чык, минем машина яна!”
 
Хуҗабикә Ризәлә апа Миндубаева белән таныш булып чыктык без. Узган җәйдә Олы Яке авылы янәшәсендә урнашкан “Ягодная долина” хуҗалыгы турында язган идем. Шунда бригадир булып хезмәт куя иде ул. 
 
Ризәлә апа белән авыл башында очрашып, янган йорт урынына киттек. 
 
Кайчандыр зур хуҗалык гөрләгән урын бүген буп-буш. Янгын калдыклары җыештырып түгелгән. Исән калган биналарга да янгын теле эз салган: алар кара сөремгә манылган. “Кызыл әтәч”нең тере шаһиты – күршеләре Гайнетдиновларның янган гаражлары һәм җиңел машинасы әллә каян күзгә ташланып, күңелгә шом салып тора. Алары янгынның шаһиты гына түгел, сәбәпчеләре дә әле. 
 
– Фоат абый 13 ноябрьдә “Лифан” машинасы алып кайткан иде, – дип башлады сүзен танышым. – Янгын чыгасы көнне бертуган абыйсын Казанга операциягә алып барган. Көндезге берләр тирәсендә кайтып туктаган. Машина эчендә ниндидер ят исне сизеп алган, әмма артык игътибар итмәгән, күрәсең. Ирем Илшат аның янына йомыш белән кергән. Аның артыннан ук Фоат абый безгә йөгереп кереп: “Илшат, чык, минем машина яна!” – дип ачыргаланып кычкырган. Тамчы тама торган җылы көн иде ул. Бензин багы шартлап, ялкын телләре тиз арада безнең өйне камап алган...
 
– Агач белән тышланып, яшелле-аклыга буялган иде безнең өй. Коры бүрәнәгә күп кирәкмени? 20 минутта янып та беткән. Печәнгә эләгеп, сарай аннан да тизрәк вакытта юкка чыккан. Мунчаның да бер өлеше янган. Сарайда өч үгез үлде. Язга суеп, өй түбәсен алыштырырбыз дип йөри идек. Башта ирем чыгарган үзләрен. Әмма янәдән утка үкереп кергәннәр. Аларны аралыйм дип, Илшат өчесенең арасында калган. Әле дә сызлана, маллар күкрәген кыскан. Әтәч, тавыклар икенче көнне генә искә төште инде, мескенкәйләр. “Мунча түбәләре шифер иде, ноябрьдә генә калайга алыштырдык. Ярый әле, алыштырганбыз” дим. Шифер атып, бөтен урамны яндыра идек”, – дип авыр сулый Ризәлә ханым. 
 
Миндубаевлар яшәгән урын – Илшатның дәү әнисе нигезе икән. Кечкенәрәк кенә йорт була монда. 1993 елда яңа гаилә барлыкка килгәч, өч ел дәвамында яңа өй җиткерәләр. Илшатның әтисе үз куллары белән сала аны. Ул үзе дә октябрьдә генә вафат булган. Миндубаевлар хәзер: “Үзе төзегәнне үзе белән алып китте ул”, – диләр...
 
– Безнең якларда кышын эш юк. Ирем Норлат авылында юл төзүче булып хезмәт куя. 10 көн эшли, 10 көн ял итә. Мин дә өйдә ятмас өчен Лаеш районы Комлы Кавал авылына үрдәк фермасына урнашкан идем. Өч кенә кич кунып калдым. Шаулап торган йорттан чыгып китеп, кара күмергә кайтып утырдым, – ди Ризәлә ханым күз яшьләре аша. 
 
Кызыл әтәч кар буйлап китте”
 
Күршеләренең гаражлары белән Миндубаевларның йорт арасы нибары ике метр. Дөрләп янган утның зәһәр телләре ул арага тиз үрмәли. Гаҗизлектән нишләргә белмәгән Илшат: “Ике күршене саклагыз, хәзер безнең өйне карап торып яндырабыз инде”, – дигән. 
 
– Фоат абыйларны янгын сүндерүчеләр саклады, – дип дәвам итә Ризәлә ханым. – Алар белән бик яхшы мөнәсәбәттә без. Надя апа белән Фоат абый – каенана-каенатабыз кебек булды. Урам аркылы йөрмәс өчен Фоат абый ике арада капка ясады хәтта. Аларның һәммәсе пенсионер, 88 яшьлек бер әбиләре, өч гарип балалары бар. Икесе – I, берсе II төркем инвалид.
 
Зур каза үзеннән соң тагын бәла алып килә, диләр. Әтиләре үлгәч, тынычлыгын җуеп, ни дә булса көтә Миндубаевлар. Әмма янгын чыгар дип башларына да килми аларның. Әнә, әле дә: “Үләсе истә иде, әмма болай булып бетәрбез дип уйламадык. 20 ел буена каккан казык, бөртекләп җыйган мал 20 минут эчендә юкка чыксын әле!” – ди Ризәлә ханым. 
 
Хәер, үзләре сизенмәсә дә, хәвеф-хәтәр буласын төштә күрүчеләр була икән. Янгын чыгарга ике-өч көн кала күршеләре Иран абый төш күрә. Өй янын ап-ак томан сарган, имеш. Шушы йортның хуҗасы Маһруза әби аны берәүгә дә күрсәтмичә, арты белән әйләнеп йөри. Шул вакытта ап-ак кар өстеннән кызыл кикрикле әтәч килә дә туп-туры ишегалдына кереп китә. Ризәлә ханымның үз әтисе дә ялангач килеш буталып йөри шул көннәрдә. 
 
– Җиһазларыгызны чыгара алмаганнармы? – дим, өй урынына карап уйга баткан Ризәлә апага.
 
– Иремне янгынга кереп әйбер алып чыкмасын дип тотып торганнар. Бик тиз арада булган бит. Телевизор чыккан. Ләкин ул яраксыз. Кухня шкафларының берсенең асты бар, икенчесенең өсте юк. Тәрәзәдән урын-җирне биргәннәр. Кышка дип әзерләгән салатлар, япкан банкалар, бәрәңгеләр – барысы да идән астында иде – берсе дә калмаган. Документларның да кайсы-кая чәчелеп калган. Аларын яңадан ясаттык. 
 
“Авыл халкына рәхмәт”
 
Инде ялкын телләре бар байлыкны ялмап алып, ут сүндерелгәч тә пыскып яткан кисәү калдыкларыннан төнге 2ләрдә һәм иртәнге 4ләрдә кабат очкын кабына. Күрше-тирәгә исә төне буе кизү торырга туры килә. Ни кызганыч, эшкә бармак аша гына караучы янгын сүндерү хезмәтләре китеп барган була инде. 
 
Миндубаевлар авылдашларының ярдәмчеллеген кат-кат, елый-елый искә алдылар. Икенче көнне янгын урынын да җыештырыша алар, гаиләне кием-салым, азык-төлек белән дә тәэмин итә. Акчалата ярдәм күрсәтә. Җыелган акчага, бәлки, тиз арада йорт күтәрә алырбыз дип, кирпеч алып кайта гаилә. Шушы көннәрдә генә район хакимияте 29400 сум, социаль яклау бүлеге 30 мең сум акча бүлеп бирә. Әмма бәяләр көне белән түгел, сәгате белән котырып үскәндә, ул акча күпкә җитми шул... 
 
Авыл халкы гомер-гомергә бөтен байлыгын – йорт-җирен, каралты-курасын иминиятләштерүне хуп күрә. Миндубаевлар да бер ел да калдырмыйча түләгән акчаны. Быел йортлары 250 меңгә иминиятләштерелгән булган. Әмма “Росгострах” компаниясе өйнең нигезе калган дип, акчаны тулысы белән түләми икән. Тик ул нигез яңа йорт салырга яраксыз бит! Әле алай гына да түгел, каршы якка тотылган койманың да өч бүлеме калганга күрә, иминият акчасы өлешчә генә кайтачак. 
 
– Янучыларга урман хуҗалыгы 100 кубометр агач бирә дигәннәр иде. Декабрьдә үк артыннан йөри башладык. Әмма һаман очы-кырые юк. Бүлеп биргән очракта да, урманны кисәргә, киптерергә, шәхси тракторларга түләргә кирәк. Бик зур эшләр алда... – ди Ризәлә ханым. – Көндәлек тормышка да акча кирәк. Ашамый-эчми дә торып булмый. Кызыбыз Казандагы институтның түләүле бүлегендә, улыбыз Яшел Үзән механика көллияте колледжында укый. Уйның очы-кырые юк. Нишләп бетәрбез...
 
Соңгы сүз
 
Бүгенге көндә Миндубаевлар вакытлыча Ризәлә ханымның әнисе янына сыенган. Әмма ничек кенә булмасын, кунакның өч кенә көне яхшы бит. Дүрт кешелек гаилә берничек тә түбәсез яши алмый. Аларның да элеккеге кебек үз өйләрендә уянасы, үз хуҗалыкларын тергезәсе, җиң сызганып көн күрәсе килә. Хөрмәтле укучыларыбыз! Бәла-каза ишек шакып түгел, көтмәгәндә килә. “Мондый хәл булмас” дип, беребез дә өздереп әйтә алмый. Алла сакласын! “Ил төкерсә, күл булыр”, диләр. Әйдәгез, бергәләшеп, йорт-җирсез калган Миндубаевлар гаиләсенә ярдәм итик. Туң йөрәкләребезне эретеп, кешегә шатлык өләшсәк, үзебез дә әҗерен күрербез. 
 
Акча күчерү өчен исәп-хисап счеты:
 
Получатель МИНДУБАЕВ ИЛЬШАТ АХЛУТДИНОВИЧ
 
Счет получателя 40817810762483121642
 
Банк получателя
 
ОТДЕЛЕНИЕ N8610 СБЕРБАНКА РОССИИ Г.КАЗАНЬ
 
ИНН получателя ИНН физического лица - получателя (при наличии)
 
БИК банка получателя 049205603
 
Корреспондентский счет 30101810600000000603
 
Код подразделения Банка по месту ведения счета карты (для внутренних переводов по системе Сбербанка России) 4286100560
 
Адрес подразделения Банка по месту ведения счета карты
 
г.Зеленодольск, ул. Ленина, 70
 
 
1
 
 
2
 
 
3
 
 
4
 
 
5
 
 
Казан – Яшел Үзән – Каратмән – Казан. 
 

Чулпан ШАКИРОВА
Акчарлак
№ |
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»