|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.03.2015 Милләт
Нижгар татар-мишәр хатын-кызлары арасында - “Ел хатын-кызы-2014”2012 елдан бирле 8 Март бәйрәме уңаеннан “Туган як” редакциясе Ниж¬гар татар-мишәр хатын-кызлары арасыннан “Ел хатын-кызы”н билгели. Бу исем татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, телен, динен саклап үстерүгә күп көч куйган, җәмгый эшләрдә актив катнашкан уңышлы ханымнарга бирелә. Газета укучыларның теләкләрен һәм тәкъдимнәрен исәпкә алып, “Ел хатын-кызы-2014” исеменә быел Спас районы Татар Моклокасы мәктәбе директоры Зәкия Салех кызы Юнисованы лаек дип таптык (фотода). Зәкия ханым өч дистә елга якын инде бу мәктәпне җитәкли, бүген ул этно-мәдәни компонентлы мәктәптә районның дүрт татар авылы (Тукай, Ишавыл, Бозлау һәм Т.Моклокасы) балалары белем ала. Аның милли мәгарифне, телебезне үстерүгә керткән өлеше әйтеп бетергесез зур.
Зәкия ханым турында тулырак материалны киләсе саннарның берсендә укырсыз. Ә бүген без Зәкия Салеховнаны бу югары дәрәҗәле исемгә лаек булуы һәм 8 Март бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Милләтебез мәнфәгатьләрен кайгыртып, исән-сау озын-озак кына эшләгез һәм яшәгез, хөрмәтле мөгаллимә!
Румия ХАМЗИНА фотосы.
|
Иң күп укылган
|