|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.03.2015 Җәмгыять
Әнине күреп булмас микән?“Әле генә “ашыгыч ярдәм” машинасы чакырткан идем. Кан басымым уйнап тора. Кызымны югалтканнан бирле, әз генә уйлансам да, сөенсәм дә, көенсәм дә, урынга егылам”, – дип каршы алды мине Мәдинә апа. Балачагы бик авыр елларга туры килә аның. Әтиләре, өч баласы белән хәләл җефетен калдырып, күрше авылда яшәүче бер хатынга йортка керә. “Шул каһәр суккан көннән башланды инде җәфалы тормышыбыз. Әтине бик ярата идек без. Өчебез дә кыз. Буй җитеп килгән чак. Үсәбез, үскән саен ашыйсы килә. Әни, гөлкәем, көндезен колхозда эшләп, аннары төннәр буе кешегә күлмәк тегә торган иде. Күршеләрнең матур киенгәненә кызыгып яшәдек. Ярый әле алар әйбәт булып чыкты. Кызларыннан калган бөтен искене безгә бирерләр иде, – дип искә ала Мәдинә апа. – Бераз үсә төшкәч, түзмәдем, әтине эзләп күрше авылга киттем. Алар яшәгән йортны таптым. Эт өргән тавышка әти үзе чыкты. “Әтием, бәгърем! Өйгә кайт инде. Сеңелләрем дә көтә. Әни көн дә елый”, – дим. “Бик теләсәм дә, кайта алмыйм. Минем гаиләм монда”,– дигән җавап ишеттем. Кайтыр юлда башка әллә нинди уйлар килде. Әллә димен, суга батып үлимме? Юк, әнкәем нишләр соң дип, бу уемнан кире кайттым. Менә шул көннән соң гына чынлап та әтисез икәнемә ышандым.
Еллар уза торды. Әнкәй безне ким-хур итмәде. Буй җиттек, укып югары белем алдык. Әни дә картлыгында кадер-хөрмәттә булды. Кияүләре уллары кебек булды аңа. Өрмәгән урынга да утыртмадылар. “Әни” дип кенә тордылар. Әни 89 яшен тутырып бакыйлыкка күчте. Ә менә әтигә андый кадер- хөрмәт эләкмәде. Бездән китеп, 5 ел торганнан соң, ялгыш егылып баш миенә зыян килде аның. Хатыны белән балалары юләрләр йортына озатты. Янына еш барып хәлен белеп тордык. Күп итеп күчтәнәчләр дә кертә идек. Әмма ул безне танымый иде шул. Анда да озак ятмады, үлеп китте. Күрше авылдагы гаиләсе алып кайтып күмде. Ә безне янына якын да китермәделәр. Әйтерсең, безнең әнкәй теге хатынның ирен тартып алган...”
Мәдинә апа бу хакта күз яшьләрсез сөйли дә алмый. Үзенең яшьлеге матур гына узып, гаиләле булып, бер-бер артлы өч бала таба ул. Мәдинә апаның бер кызы, ике улы була. “Әмма иң ачы хәсрәт баланыкы икән. Әтисез үсүләр, хәер сорашулар да моның янында чүп кенә төсле. Кызымның вафатына 12 ел булды инде. Тик күңелдәге яралар әле дә төзәлми. Табиблар нидән авырганын белә алмады. Эштән кайтып яткан да, йоклаган килеш үлеп тә киткән. Ул чакта кечкенә кызына 3 яшь, улына 10 иде. Оныкларымны мин үстердем. Оныгым Алинә төннәрен уянып: “Әниемә бер генә сүз әйтим әле”, – дип елый иде. Аннары: “Әнине күреп булмасмы икән?”– дип йокларга ята. Янәсе, төшендә әнисен күрә. Сабыем әнисез калуны авыр кичерде. Аны йоклаткач, төннәр буе үзем елап чыгам. Олысы Дамир исә әнисен югалткач тагын да олыгаеп киткән кебек булды. Киявем балаларын үзе карыйсы иде. Тик мин аны яшь чагында гаиләле булсын дидем. Оныкларны үги әниле итәсем килмәгәнгә үзем үстердем дә инде. Шөкер, хәзер шул балалар үземне рәхәт яшәтә. Шулай булмаса, 85 яшькә җитәр идемме соң?” – дип сөйли ул.
Мәдинә апаның ике улы да Мәскәүдә яши икән. “Алар сирәк кайта. Әмма гел ярдәм итеп торалар. Әтиләре генә рәхәт тормышыбызны күрә алмады. Кызымның кайгысын авыр кичерде ул. Кырыгын да уздырмаган идек әле. Йөрәген тотып егылды да мәңгелеккә күзләрен йомды. Менә шулай итеп яшәп яту, кызым, – ди Мәдинә апа. – Минем язмышым башкаларга гыйбрәт булсын иде. Тормышта нинди генә авырлыклар булса да, аны җиңә белергә кирәк. Шешәгә үрелмичә, начар юлга китмичә, түбән тәгәрәмичә генә. Кайчак кешеләр авырлык килсә, кайгыга бирешә, хәсрәткә чума, авыруга әйләнә. Аллаһы Тәгаләгә ышанып, булган тормышыңа шөкер итеп яшәргә дә була икән. Укыган намазларым җаныма тынычлык бирә. Кичергәннәрне уйласаң, елап кына утырырлык. Тик алай итеп яшәп булмый шул ул”.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|