поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.03.2015 Мәдәният

40 елга кичеккән әңгәмә

Беркөнне очраклы рәвештә генә “Мәйдан” каналын кабызган идем, йөрәгем “дөрт!” итеп китте. Клип күрсәтәләр: бер егет саксофонда уйный. Тукта... Йа, Хода, бу бит “Кошларым”! Соң бит... Мин бит... Шушы даһи җырның авторларыннан интервью алырга дип, заманында Мамадышка чыгып киткән кеше. Кайчан булды соң әле бу? 1975 елда ахрысы. Әгәр шулай икән... Теге якта – 25, бу якта 15 ел, димәк, моннан 40 ел элек!

40 ел үткән дә киткән, әмма ул җыр минем колагымда бүген генә ишеткән кебек яңгырый. Ах, ул җырның гап-гади һәм шул гадилеге белән бөек сүзләре; ах, аның җанны актарып ташлаучы, үзе бер симфониягә торучы музыкасы; ах, шул җырны калын, куәтле, матур тавыш һәм йөрәге белән башкаручы Асия Әхмәтшина! ... Ул чагында Мамадышка автобуслар бишәр сәгать йөри иде. Бу кыш көне иде. Минем урыным тәрәзә буенда һәм тәрәзәдә кадак очы кадәрле генә тишек бар иде. 5 сәгать буе шул тишектән өреп торган җил үз эшен эшләде – Мамадышка җиткәндә температурам кырыкка якынаеп килә иде инде. Әле шул температура белән “Нокрәт”кә ияреп кайсыдыр авылга чыгып киттем. Аларның концертын томанлы гына хәтерлим... Икенче көнне кырык градус температура белән Казанга кайтып егылдым. “Татарстан яшьләре”ндә ул чагында бик популяр булган “Шимбә сәхифәсе” өчен интервью алынмый калды. ...

“Мәйдан”да “Кошларым”ны ишеткәч, әнә шул хәлләр хәтердә яңарды. Бу юлы инде мин ак сакаллы карт идем (туры һәм күчмә мәгънәсендә), шуңа күрә Әхмәтшиннар белән “Атнакич кунагы” сәхифәсенә әңгәмә әзерләүне редакциябезнең ышанычлы хәбәрчесе Раушания Шәяхмәтовага тапшырдык. Рәхмәт яусын, ул бу эшне тиз арада һәм тиешле югарылыкта башкарып чыкты.
 
Исмәгыйль ШӘРӘФИЕВ.
 
Винни-Пухның: “Кто ходит в гости по утрам, тот поступает мудро”, – дигән рэп җырын күңелемнән генә такмаклый-такмаклый Әхмәтшиннар фатирының ишек кыңгыравына басканда, чыннан да, һич кенә дә кунакка бара торган вакыт түгел иде әле. Иртән-иртүк кунакка килүемнең сәбәбе әдәпсезлегемдә түгел, ә булачак әңгәмәдәшем – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Русия Театр әһелләре берлеге әгъзасы, композитор Вәсим Васыйл улы Әхмәтшинның эш графигының бик тә тыгызлыгында иде. Вәсим абый һәм аның хатыны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы Асия апа Әхмәтшина күптәнге танышлары кебек гөрләп каршы алдылар. Әңгәмә дә үзеннән-үзе ялганды. Бик тиздән мин тәгаенләп килгән интервьюның бик ярлы чыгачагын аңладым. Бу җырлы-моңлы гаилә, аларның иҗади эшчәнлеге хакында бер әңгәмә кысаларына гына ничек сыешырмын дип хәсрәткә баттым. Әхмәтшиннарның фикер байлыгын, сәхнә әһелләре тормышыннан мәзәк хәлләр һәм башка истәлекләрен сыйдырыр, телебезгә, милли сәнгатебезгә багышланган гомер юлларын бәян итәр өчен калын бер китап язарга кирәк икән... Табада коймак чыжылдап пеште... 20ләп “тере” җыр тыңладым... Коймакларына да, җырларына да, Вәсим абыйның ыспайлыгы-зыялылыгына, Асия апаның битләрен чокырландырып эчкерсез көлүенә тәмам гашыйк булып, әлеге легендар шәхесләр белән аралаша алуымнан бик тә бәхетле мизгелләр кичердем.
 
– Фатирыгыз бигрәк матур, курчак өе кебек...
 
Асия апа:
 
– Соң, син килүгә җыештырдык инде. Хәер, туздыручы да юк инде хәзер. Улларыбызның үз тормышлары. Ә элегрәк бу фатир нәкъ тулай торак кебек иде! Менә бу зал идәнендә тәгәрәшеп йоклап чыкты бөтен татар эстрадасы! (Асия апа, Салават Фәтхетдиновтан башлап, бөтен татар җырчыларын, шагыйрьләрен, музыкантларын санап китте – Р.Ш.).
 
– Алайса идәнгә йолдызлар ясап, исемнәрен язып чыгарга, музей оештырып җибәрергә кирәк сезгә.
 
Вәсим абый:
 
– Музей бар ул! Минзәлә районының Хуҗәмәт авылындагы йортыбызның икенче катында музейлык материал тупланган безнең. Ни өчен Минзәләдәме йортыбыз? Асиямнең туган авылы ул Хуҗәмәт. Үзем Сарманда туып-үстем.
 
– Безнең чор кешеләре сезне Мамадышның “Нокрәт” ансамбле җитәкчесе буларак хәтерлиләр бит. Мамадышка нинди җилләр ташлады?
 
В.Ә.:
 
– Мин бит 1969 елдан бирле балаларга музыка белеме бирәм. Тынлы уен коралларында уйнарга өйрәтәм. Югары категорияле педагог дип аталам. Башта Минзәләдә эшләдем. Анда, мәктәптән тыш, Минзәлә тынлы оркестрына җитәкчелек иттем. 1976 елда Мамадышка күчендек. 1977 елда “Нокрәт” ансамбле туды. Ул чорда вокаль-инструменталь музыканың коточкыч популяр чагы. Без дә тиз арада халык мәхәббәтен яулауга ирештек.
 
– Вәсим абый, 1978 елда язылган “Кошларым” дигән җырыгыз инде менә кырык елга якын сәхнәдән төшми. Ничек язылды бу җыр?
 
В.Ә.:
 
– Безнең белән бер йортта яшәүче, гади генә хезмәткәр булып эшләгән Нәкыя исемле ханым шигырьләрен күтәреп керде бервакыт. Гомере буе эчендәге барлык уй-хисләрен шигырь юлларына салып барган икән. Асия белән шигырьләрен укып чыктык. Аларда ниндидер сагыш, тирән мәгънә барлыгы әсәрләндерде. Менә шушы “Кошларым”ны сайлап алып, көй яздым. Тик кушымта өлешенә дә көй килә генә бит күңелгә, ә сүзләре юк! Нәкыягә кушымта язарга куштым. Шигъри җанлы кешеләр үзенә бертөрле бит алар: “Юк, яза алмыйм, ялганмый бернәрсә дә монда”, – димәсенме...
 
А.Ә.:
 
– Кушымтаны сүзсез генә, тавыштагы, күңелдәге бөтен моңны салып, “а-а-а-а...” дип көйләргә уйлаштык. Гаҗәеп отышлы килеп чыкты бит! (Бу урында Асия апа җырлап та җибәрде. Әлеге җырны беренче яңгыраткан тавыш яшьлекне искә төшерде. Күзләр яшьләнде, борын йомшады... – Р.Ш.).
 
В.Ә.:
 
– 1978 елда Казанда “Кышкы эстрада” җыр фестивалендә “Кошларым”ны җырлап, Асиям лауреат исеменә, “Нокрәт” исә I нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Җыр халык арасында да зур популярлык казанды. 1982 елда Болгариядә Халыкара фестивальдә “Кошларым” бронза медаль китерде үзебезгә.
 
А.Ә.:
 
– И-и, анда: “Ансамбль “Нократ” исполняет песню “Кошларым”. Советский Союз!” – дип игълан иткәч, хисләремә тулышып, яшьләремне көчкә тыеп җырлаган идем...
 
– Бу җырны сездән соң дистәләгән җырчы башкарган икән: Айдар Галимов, Илсөя Бәдретдинова, Чәчкә, Гөлсирин... Иң уңышлы башкарган җырчы кем дип уйлыйсыз?
 
А.Ә.:
 
– Һәр кеше җырны үзенчә тоемлый бит, шуңа да кемнедер аерып әйтү ярамастыр да. Шулай да җырның кушымта өлешен, иң үзәк өзгеч урынын җиренә җиткерә алмаучыларга эчем пошкалады.
 
– Минемчә, яшь җырчы Гөлсирин Абдуллина яңадан терелтеп җибәрде “Кошларым”ны? Гөлсирин сорап алдымы әлеге җырны?
 
В.Ә.:
 
– Юк ла инде! Сорап торырга, ул бит аны кечкенә чагыннан ук җырлап үсте. Гөлсирин – Нәкыянең авылдашы, Урта Кирмән авылы кызы да бит әле ул! Менә узган ел Гөлсирин Абдуллина башкаруында әлеге җырым “Болгар радиосы”ның милли музыка премиясенә лаек булды. Иҗат җимешеңнең дүрт дистә ел буена халык күңелендә яшәве зур бәхет инде ул. Нәкыя генә күрә алмады, ул 2011 елда вафат булды. Хәзер Мамадышның бер урамы Нәкыя Йосыпова исемен йөртә. Узган гасырның сиксәненче елларында танылган, һөнәри бер шагыйрь җырның сүзләрен кискен тәнкыйтьләп, яңа текст язарга кирәк моңа диде. “Җырны беренче башкару барысын да хәл итә, хәзер аңа нинди генә даһи яңа текст турыланса да, тамашачы аны беренчел вариантта гына кабул итәчәк!” – дип җавап бирдем.
 
– Чаллыга килү тарихыгыз?
 
В.Ә.:
 
– 1984 елда Чаллы мәдәният бүлегенең ул чактагы мөдире Шамил Зиннур улы Закиров чакыруы буенча Ак калага күченеп килдек. Без килдек – Шамил Зиннурович Казанга китте. Монда да балалар музыка мәктәбендә укытуымны дәвам иттем. Иҗади эшчәнлегебез Чаллыда тагын да көчәйде, чөнки монда мөмкинлекләр дә күбрәк иде. Гастрольләрдән кайтып кермәдек. Илнең төрле почмакларына конкурсларга чакырып кына торалар иде. Һәрберсеннән җиңү белән кайттык. Уфа шәһәрендә 1988 елда илкүләм эстрада-джаз җыры фестивалендә катнаштык. Концерт буе яман чинау катыш чыгышлар арасында татар моңы да килеп керде... Менә шушы күренеш хакында Мәскәүнең бер газетасы “Светлый луч в темном царстве” дип язып чыкты. Аннан соң үзәк телеканалларның “Споемте, друзья!”, “Товарищ песня”, “Шире круг” тапшыруларына чакырулар алдык.
 
А.Ә.:
 
– Бервакыт Вәсим өзми дә куймый Башкортстаннан Салават атлы егетне Чаллыга күченеп килергә кыстый башлады. Тегесенең никтер йөрәге җитми торды булса кирәк башта. Вәсим моңа ультиматум белдереп телеграмма сукты: “Или сейчас, или никогда!” – дип. Ниһаять, төркемебездә яңа сүз остасы, конферансье пәйда булды. Моның халык белән бәйләнешен, үткенлеген күрсәң – ис китәрлек! Атаклы юмор осталары Кәтүк белән Баганайның бөтен репертуарын ятлап бетергән! Берсендә сәхнәгә минем “ночнушка”ны киеп чыгып, халыкны егылганчы көлдерде. Вәсим моның җырлаганын ишетеп алган бит бервакыт: “Карале, җырлый да икән бит безнең Салават!” – диде. Әмма без моңа баштарак әлләни игътибар биреп тормадык. Беркөнне егетебез Фирзәр Мортазинның “Җырым – син”ен сузып җибәрмәсенме!.. Шунда гына каршыбызда киләчәктә зур җырчы булачак егет торганын аңладык. Салаватыбыз яшен кебек тиз балкыды. Таланты янына үҗәтлеге һәм тырышлыгы да көчле иде шул. Аның күңелендәге моң дәрьяларга да сыя торган түгел бит! (Шулай диде дә Асия апа “Җырым – син”не сузып та җибәрде. Үзе җырлый, үзе елый... – Р.Ш.).
 
– Вәсим абый, бик күп популяр җырлар авторы сез. Җырларыгызны Әлфия Афзалова, Венера Ганиева, Фердинанд Сәлахов, Зәйнәп-Зөфәр, Равил Галиев, Марат Фәйрушин һ.б җырчылар башкара. Җырларыгызны сатып бирәсезме? Үзегезгә әйтми-нитми яздырсалар үпкәлисез, шелтәлисезме?
 
В.Ә.:
 
– Җырны бизнеска әйләндерделәр шул хәзер. Мин сатар өчен җыр язмыйм. Җыр язылган икән – ул җырланырга, халыкка ирешергә, яшәргә тиеш. Ник шелтәлим ди инде?
 
– Җыр ничек языла?
 
В.Ә.:
 
– Җыр мәгънәле сүзләргә языла. Кайчак шундый шигырьләр килеп эләгә кулга – юллары җырлап тора. Андыйлар бер кичтә көйгә салына хәтта.
 
А.Ә.:
 
– Әмма хәзер сәхнәгә тозсыз сүз менде бит. Яшьләр бигрәк тә ни җырлаганнарын аңламый җырлыйлар. Үзең аңламаганны тамашачыга аңлатып була мыни?! Сүздә басымның кая ясалганын белмиләр бит, мескенкәйләрем. Бер кыз җырлый: “Уйна, абый, сыздырып...” (Азалия Зиннәт, “Гармунчы абыема” – Р.Ш.). Соң, абый сүзендә басым “а” хәрефенә төшә мени инде?! Мин бит хезмәт вазыйфаларым буенча көннәр буе концерт тыңларга дучар кеше (Асия апа Чаллы шәһәренең Концертлар залында эшли. – Р.Ш.). Дучар ителгән дип юкка әйтмим, чөнки “и-и, бәхетсез колаккайларым!” дигән чакларым бик күп. Ришатларны, Филүсләрне генә түгел, “кило ярым прәннек”ләрне дә тыңларга туры килә. “Ә”се килсә, “җә”се килми дигәндәй, кайбер җырчыларның тавышы да шәп, моңы да бар, җыры да әйбәт, әмма киенү рәвеше шушы мәгънәле, милли аһәңле җырына туры килми. Цирктагы маймылга гына кидерә торган ыштан киеп, шамакай кыяфәтендә сәхнәгә чыгып моңландың ни дә, моңланмадың ни... Мин түзалмыйм инде кайчак, шелтәләгән чакларым да күп.
 
– Ә нилектән үзегез сәхнәдән бик иртә киттегез?
 
А.Ә.:
 
– Милли күтәрелеш чоры булды бит 90нчы елларда. Суверенитет даулап халык мәйданнарга чыкты. Чыннан да, телебез, милләтебез өчен ниндидер матур үзгәрешләр башланды кебек. Һәрхәлдә шуңа ышанычыбыз зур иде. Менә шул вакытта сәхнәгә менгән “Татарлар, берләшегез!” дигән җырыбыздан берәүләрнең коты алынды. “Без исән!” (Айдар Хәлим сүз. – Р.Ш.) дип җыр аша сөрән салуыбыз да ошамады. Тора-бара җырчы Асия Әхмәтшинаны сәхнәдән читләштерү башланды. Ә мин җырлыйм әле. Аллага шөкер, Чаллыда узган зур чаралардан бер дә калдырмыйлар. Халкым әле таный үземне. Беркөнне бер спектакльдә утырабыз. Искиткеч шәп, кызык! Минем ничек көлгәнемне күрдең бит инде, менә шулай итеп көләм, чыдап кына булмый. Яныбызда бер яшь пар утыра иде. Спектакль тәмамлангач, болар миңа: “Апа! Асия Әхмәтшина икәнегезне белмәсәк, сезне яныбыздан әллә кайчан куалап җибәрә идек, көлеп тә куйдыгыз, мәгәр! Тамашадан түгел, сезгә ияреп көлеп тик утырдык”, – диделәр.
 
– Вәсим абый, сезнең иҗади эшчәнлегегез гаҗәеп күпкырлы, әмма халыкка бик ишетелеп бетмәгән гаять олы иҗади эшчәнлегегез дә бар бит әле. Сез театрлар белән дә хезмәттәшлек итәсез.
 
В.Ә.:
 
– Әйе, һөнәри театрларга 60ка якын музыка яздым. Күңелемә аеруча якыннары Оренбург драма театрының “Аферист”, “Гомер әле узмаган”, Минзәлә театрының “Буйдаклар”, “Өй салуның ние бар”, Чаллы театрының “Хыялый”, “Гашыйклар тавы” дигән спектакльләргә эшләгән музыкаль бизәлеш һәм алар өчен язылган җырлар.
 
– Улларыгызның музыкант һөнәрен сайлавы һич тә гаҗәп түгел. Кайларда иҗат итәләр яшь Әхмәтшиннар?
 
В.Ә.:
 
– Өлкәне Эдуард башта Чаллы музыка училищесында укыды. 3нче курста вакытта укытучылары аңа: “Бездән аласын алып бетердең, сиңа алга таба укырга кирәк”, – диделәр. Эдуард Петербургта джаз остасы, мәшһүр саксофончы Геннадий Гольдштейнда укуын дәвам итте. Аны тәмамлагач, Латвиядәге бер музыкаль чарада үзен американнар күреп алганнар һәм егетебез АКШка чакыру алды. Хәзер ул берничә колледжда музыка укыта, үзе дә иҗат итә. “Хьюстон шәһәренең алтын саксофончысы” дигән титул иясе. Джаз иле Америкада мондый танылуга ирешү бик тә мактауга лаек. Анда шәп саксофончылар бик күп, әмма Америка музыкантлары Эдуардның музыкасында да, уйнау стилендә дә аларга аңлашылмаган, ниндидер сихри аһәң бар диләр. Татар моңы, аһәңе улыбызның иҗатында! Кечесе Айдар консерватория бетерде. Казанда яши. Җырлар да яза, бик көчле аранжировкачы да. Оныгыбыз үсә.
 
А.Ә.:
 
– Төпчегебез абыйсыннан да талантлырак. Татар музыкасында үз сүзен әйтәчәк әле ул, Аллаһ боерса!
 
– Абыегыз Валерий Әхмәтшин да халыкка онытылмас җыр бүләк иткән композитор бит. Аны атаклы “Сарман” җыры авторы буларак беләбез. Димәк, иҗат – сезнең нәселнең канында?
 
В.Ә.:
 
– Шулайдыр инде. Абый да, “Сарман”ның сүзләре авторы Дамир Гарифуллин да исән-саулар, шөкер!
 
– Милли сәнгатебезнең киләчәге сезнең кебек педагоглар кулында бит. Ниләр шәйләнә офыкта?
 
В.Ә.:
 
– Шәһәр балалар иҗаты үзәге тарафыннан оештырылган “Беренче адымнар” конкурсында 8 ел буе жюри рәисе булып торам. Талантлы балаларыбыз бихисап. Әле менә “Бәхет йолдызы” исемле ачык республика конкурсын халыкара масштабка чыгарырга җыенабыз. Милләтебезнең киләчәккә потенциалы зурдан дип исәплим.
 
– Вәсим абый, күп санлы мактау кәгазьләрегез арасында 2014 елда бирелгән “Иң яхшы тәрбияче” дигәне дә бар. Сез бит музыка мәктәбе укытучысы, тәрбияче дип тә зурлаганнар үзегезне...
 
В.Ә.:
 
– Миндә интернатта тәрбияләнүчеләр дә, тәрбиягә авыр бирелүчеләре дә бар бит. Менә бер егетем (Вәсим абый күрсәткән фотодан бик тә сөйкемле бер малай карап тора – Р.Ш.), ә менә болары ул язган бер өем аңлатма кәгазьләре. Бу егеттән яшәргә, экстремаль шартларда исән калу әмәленә өйрәнергә кирәк әле. Нинди авыр тормышта яшәсә дә, һәр кыенлыктан чыгу юллары табуына шаккатып укыйм менә бу аңлатмалардан. Бала бит инде! Әбисе биреп җибәргән акчаны тотып бетергән дә берьюлы, автобуста кайтырга акчасы җитми икән. Аптекага кереп, калган биш сум акчасын ун тиенлекләргә алыштырган да, автобус кондукторына кушуч белән вак акча тоттырган. Кеше шыгрым тулы автобуста теге мескен апа вак акча чутлап тормаган инде (ә автобус билеты ун сум). Бу егет музыкаль яктан да бик сәләтле. Аның зур музыкант булып җитлеккәнен күрсәк иде әле.
 
Менә шулай диде дә Вәсим Васыйлович, ашыгып мәктәбенә җыена башлады. Асия апа моның сумкасына конфет тутыра. Көн дә шулай икән. Балаларга ди. Менә бит чын педагог нинди ул! Мондыйларга һәйкәл куярга кирәк!
 
...Ә без Асия апа белән әле озак сөйләштек. Ул Вәсим абыйның әле беркем дә ишетмәгән яңа җырларын да җырлады. Иренең киләчәккә хыяллары турында сорагач: “Оркестрлар өчен язылган аранжировкаларын китап итеп чыгарасы, балет музыкасы язасы килә әле аның”, – диде. Аллаһым бәрәкәтле озын гомерләрен бирсен дә, иҗат дәртләрен сүндермәсен бу җырлы-моңлы парның!
 
Чаллыдан тирән тәэсирләр алып өйгә кайткач, мине һәр җирдә озата йөргән улым Асия апасы белән бергәләшеп төшкән фотосын “Инстаграм”га элде. Астына улым “Тере легенда – Асия Әхмәтшина белән!” дип язып куйган. Анда куелган хуплау-соклану “лайк”лары бихисап! Яшь җырчыларыбыз да күп араларында. Шөкер, онытылмый халкыбыз җәүһәрләре!
 
Шагыйрь Илдар Юзеевның Әхмәтшиннарга багышлап язган дүртьюллыгы белән тәмамлыйм озак елларга кичектерелгән бу язманы:
 
Каян килә моңнар? Минзәләдән?
Мамадыштан, Сарман?.. Кай яктан?
Сез икән бит безне һәм халыкны
Җырлап уяткан һәм йоклаткан! 

Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ 7 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»