поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.04.2009 Җәмгыять

СОРАМАГЫЗ ИНДЕ УЛ ХАКТА...

Шушы көннәрдә аңа 77 яшь тулды. Ул һаман да нык, һаман да көчле, һаман да барысыннан да хәбәрдар. 1966-1982 елларда ТАССРның Министрлар советы рәисе, 1982-1989 елларда Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре булган, 1989 елдан Үзәк Комитетка алынган, әмма бер елдан – СССР таркалганчы ук кире Татарстанга кайткан Гомәр Исмәгыйль улы УСМАНОВ белән без сәясәт турында сөйләшмәдек. Дөресрәге, сөйләшмәдек диярлек. Без аның балачагы, туган ягы, әти-әнисе, гомер иткән хатыны һәм... КамАЗ турында сөйләштек.

– КамАЗ әле республика данын күтәрәчәк! Ул булды, бар һәм булачак! – диде Гомәр Исмәгыйлевич нык итеп. - Кыен вакытлар була инде ул. Бу кризис та үтәр. Двигательләр заводы янып беткәч, КамАЗ бер кризисны кичерде бит инде. Әмма аякка басты һәм елга 130 мең автомобиль чыгара алды.

 

– Ә хәзер?

 

– Былтыр – 56 мең. Елына 6 мең генә автомобиль чыгарган чаклары да булды.

 

– Белешеп торасызмыни?

 

– И-и, көн саен белешәм…

 

“Бөтен юллар Римга илтә”, дигәндәй, хәзер сүз нинди генә темадан башланса да, кем белән генә сөйләшенсә дә, барысы да бүгенге иң “модный” темага – кризиска килеп бәйләнә.

 

– …Кризис башлана гына әле, киләсе елга авыррак булачак, – дип дәвам итте Гомәр Исмәгыйлевич.

 

Безгәме?

 

– Бөтен җир шарына. Тагын ике ел аеруча авыр булыр.

 

– Куркытмагыз инде, Гомәр Исмәгыйлевич.

 

– Мин бит тактик кына түгел, стратег. Алга карап эшли торган кеше.

 

– Киләчәк турында оптимистик рухтагы фикерләр дә әйтә аласызмы соң?

 

– Бөтенесе үтә. Монысы да үтәчәк… Давылдан соң, океан да тынып кала.

 

– Милли-мәгариф өлкәсенә нинди киләчәк “юрыйсыз”? Әллә сезнең күзаллаулар сәяси-икътисади өлкәгә генә карыймы?

 

– Юк. Мин эшләгәндә бер генә иҗат берлеге дә бинасыз калмады. Язучылар берлеге дә, рәссамнар да, архитекторлар да офислы булдылар. Минемчә, тел бар – милләт бар, тел юк – милләт бетә. Татар мәктәпләре темасы мине дә бик борчый. Язучыларның бер съездында чыгыш ясаганда үзләрен бик ачуланган идем. “Татар мәктәпләре аз”, – дип зарлангач, язучылардан сорадым: “Кулларыгызны күтәрегез әле, кайсыгызның баласы татар мәктәбендә укый?” – дим. Беркем кул күтәрми. “Мин барып урнаштырыйммы балаларыгызны?” дим. Кайберәүләр көлә башлагач, “Көлмәгез, дим, елагыз”…

 

– Хәзер Мәскәү бөтенләй кысып бетермәсме икән? Алгарак карап нәрсә күренә анда?

 

– Барысы да урындагы җитәкчеләрдән тора…

 

Хәзер ниләр эшлисез? Вакытыгызны ничек уздырасыз?

 

– Менә бит, – Гомәр Исмәгыйлевич зур кабинетны өч яклап әйләндереп алган, шыплап тутырылган китап киштәләренә ымлый.

 

– Укыйсызмы?

 

– Укыйм.

 

– Нәрсә укыйсыз?

 

– Классика. Хәзер “Эх!” – диеп укырлык язучылар юк шул. Әнә, Тукай бөтенесен алдан белеп язган бит. Бүгенге базар мөнәсәбәтләрен дә күргән…

 

– Ә хәзерге язучылар? Нигә язучыга элеккечә хөрмәт юк икән ул? Әллә бу язучыларның үзләренең ваклануыннан киләме?

 

– Моңа ил гаепле…

 

– Бүген авыл хуҗалыгында алып барылган сәясәткә мөнәсәбәтегез ничек? Инвестор авылны саклап калырмы?

 

– Мин каршы. Барыбер, сыналган ысулларга әйләнеп кайтачакбыз әле.

 

– Гомәр Исмәгыйлевич, яши- яши уйланасыздыр. Үкенечләрегез бармы?

 

– Бар әлбәттә. Сорамагыз инде ул хакта. Алар турында әйтәсем килми…

 

БАЛАЧАК

 

– Без биш бала үстек. Әти слесарь булып эшләде. Ә әни безне тәрбияләде. Үз хуҗалыгыбыз бар иде, кәҗә-сарык асрадык. Арба тартып малларга ашарга әзерли идек. Егетлегемне күрсәтеп, апаларны сакларга тырышып, арбаны үзем тарта идем. Хатын-кызны авыр эштән сакларга кирәклеге, күрәсең, ана сөте белән кергәндер… Безнең йорт күршесендә генә авыл хуҗалыгы техникумының гаражлары иде. Минем балачагым шунда үтте. Укырга да шул техникумга кердем. Әмма беренче елны укырга йөрергә туры килмәде. Чөнки мин трактор белән техникум җирен эшкәрттем, тракторга төяп укытучыларга азык-төлек ташый идем. Яраталар, яхшы билге куялар, югары стипендия түлиләр иде. Математика һәм сызым укытучысы Георгий Бережной чакырып алмаса, шулай калыр да идем, бәлки. Ул: “Тракторчы гына булып калма, укы син, – диде. – Сугыштан соң илне үстерергә кирәк. Ә укымыйча шырпы тартмасы да ясап булмый”, – дип аңлатты. Шуннан соң мин укый башладым һәм бөтен имтиханнарны уңышлы тапшырдым…

 

Гомәр Исмәгыйлевич, Бережной булса-булмаса да, сез тракторчы гына булып калмас идегез инде.

 

Ә НИГӘ?..

 

Әлбәттә, Гомәр Усманов тракторчы гына булып калмас иде. Активист кына түгел, үзе әйтмешли, “Активистларның башында торган” егетне тиз арада Биектау районы комсомол комитетының беренче секретаре итеп сайлап куялар. Аннары – партия баскычлары. Башта аны КПССның Чистай шәһәр комитетына лектор итеп чакыралар, ә 1960 елны инде секретарь итеп сайлана, бер елдан – икенче секретарь, тагын бер елдан – беренче секретарь. “Мин бит затлы кабинетта тик утыра торган кеше түгел, җиренә җиткереп эшләргә өйрәнгән”, – ди Гомәр Исмәгыйлевич. 1962 елның яңгырлы җәендә иген уңышын җыя алмый интеккәннәрен яхшы хәтерли. Әтисе дә улы районны оятка калдыра дип борчыла. КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табеев яшь җитәкчене ашыктырмый, хәленә керә. Чыннан да, тиздән һава торышы рәтләнеп, Чистай районы урып-җыюны иң беренче төгәлли. 1966 елны ТАССРның Министрлар советы рәисе итеп билгеләнгәч, ул СССРдагы иң яшь хөкүмәт җитәкчесе була. Илдә торгынлык дип аталган елларда Татарстанның чәчәк аткан вакыты булуын горурлык белән сурәтли Гомәр Исмәгыйлевич. 1982 елда Усманов КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре итеп сайлана һәм 1989 елга кадәр республиканы җитәкли.

 

Бүген мин ул елларны искә төшерергә дә, бәя бирергә дә алынмыйм. Миңа аның кадерле кешеләре турындагы истәлекләре кыйммәтрәк. Шул максаттан, Гомәр Исмәгыйлевичның сүзләрен үзе сөйләгәнчә, түкми-чәчми, үзгәртмичә генә диктофоннан кәгазьгә төшерәм.

 

ӘТИ-ӘНИСЕ

 

– Бервакыт әти белән әни бөтенебезне – өч апаны, энемне һәм мине Чистайга чакырып алдылар. Әти: “Яшәгән йортыбызны шәһәргә тапшырырга карар иттек, – ди. – Чистай балаларына файдалы бина булсын иде”, – ди. Хәзер мин яшәгән йорт нигезендә – Вахитов урамының 32нче йортында Балалар сәнгать мәктәбе урнашкан. Менә дигән бина салып куйдык”.

 

– Үзегезнең анда булганыгыз бармы?

 

– Ии, кайткан саен кереп чыга идем. Шул мәктәпкә әтиемнең исемен бирергә теләдем. Сөйләшкән дә идем… “Була ул! Сүз дә юк”, – диделәр. Булмады… Бездә бит киткән кешене яратмыйлар… Мәктәп хәзер анда беренче директор булган кешенең исемен йөртә.

 

…Мин эш белән үзебез якларга барганда, Чистайга, әти-әни янына кермичә китми торган идем. Куйбышев районына баргач та, кайтуышлый керермен дип шалтыраттым. Әти-әни табын әзерләп көтеп торганнар. Шоферым белән кереп ашадык. Бер-ике сәгать тордым да, юлга кузгалдык. Әти озатып калды. Кайтып җитүгә Суфия апам каршы ала: “Гомәр, – ди. – Әти вафат булган бит”.

 

1982 елны нефтьчеләр яныннан кайтып киләм. Чистайга тукталдым. Әни коедан су алып тора. Чиләкләрен күтәрмәкче булам. “Син юлдан кайткан кеше, арыгансың”, – дип бирмәскә тырыша. Чиләкләрен кертеп куйдым. Пәрәмәчләр ясап куйган. (И тәмле итеп пешерә иде ул аны. Җәелгән камырын кисә торган әйбере бар иде. Шуңа ит салып “бортовать” итә. Сарык итен эшкәртергә махсус тяпкасы бар иде. Әти, слесарь булгач, аны үткенләп кенә тора. Имән тагаракта итне суган кушып, борыч сибеп тапый иде). Әни мичкә яккан иде. “Әни, булган бугай бу”, – дим. “Улым, күрәсеңме, күмер өстендә зәңгәр уты бар әле”, – ди. Шул күмер өстендә пәрәмәч пешерә иде. Эшләгәндә республикада барган бер җиремдә “Әни шулай пешерә”, – дип сөйли идем, шуны эшли алмадылар. Пешерәләр, әмма, барыбер, башкача килеп чыга. Әллә әнине бик яратканга шулай тоелдымы икән!? Коймакны да тәмле пешерә иде. Камырын сыек кына ясый, ул табада җәелеп китә. Хәзер шулай пешерә дә алмыйлар, андый мичләре дә юк инде…

 

Киткәндә әни озатып калды. Казанга кайткач апа шалтырата: “Әни вафат булды бит”, – ди. Җирләдек. Икесенә дә таш куйдым. Чистай хакимиятенә рәхмәт – хәзер дә карап торалар – белешеп торам. Хатыным Дамираның әнисе дә, абыйсы да, энесе дә анда күмелгән. 

 

ДАМИРА

 

…Ял көне иде. Дачабыздан кайтуышлый Дамираның хәле начарлангач үзебезнең больницага алып кердем. Анализлар алып карадылар да: “Гемоглобины түбән, больницага салабыз”, – диләр. Икенче көнне китердем. Үз палатабыз бар иде. Шунда салдылар. Ун көн тикшерәләр – бернәрсә таба алмыйлар. Йөрәге дә, ашказаны да исән, гинекология буенча да карадылар… Мәскәүдән баш онкологны китерделәр. Ул тары ярмасы кадәр генә бер төерчек тапты. Өч көннән соң: “Эш хәтәр”, – дип шалтыратты. Мәскәүдән килеп, консилиум ясадылар. Әмма: “Соң инде”, диделәр. Әнә, фоторәсемнән карап тора, - дип Гомәр Исмәгыйлевич хатынының рәсеменә ишарәли. – Бик акыллы хатын иде. Алдына яткырып, агач тарагы белән чәчләремне тарар иде…

 

Хәзер Дамираның каберенә килсәң, гел көлеп тора кебек. Киткәндә күңеле төшкән кебек була. Борылып карасаң: “Кайда китәсең? Тор әле бераз”, – дигән кебек. Килгәндә, сикереп чыгар да, кочаклап алыр төсле…

 

Киң күңелле, тормыштан ямь табып яши торган кеше иде ул. Мин Дамира белән бик бәхетле идем. Без 49 ел, 11 ай һәм 7 көн бергә яшәдек. Алтын туйга 23 көн генә җитмәде...

 

Гомәр ага хатыны фоторәсеменә карап туктап калды. Аннары сүзне тиз генә башка темага күчерде: университет, нефть, төзелешләр, шәхесләр, китаплар...

 


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Шәһри Казан
№ --- | 17.04.2009
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»