|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.04.2009 Ир белән хатын
АЛЛАҺЫ НИКАХ БОЗУНЫ СӨЙМИАерылышу тормышның астын-өскә китерә, бәгырьләрне телгәләп, йөрәккә гомерлек яра сала торган хәл. Тормыш җайланып киткәч тә, ул яра үзен гел сиздереп торачак әле. Язмага исемне юкка гына мәгълүм җыр сүзләре белән куймадым. Әйе, чынлап та гомерләрне кыскарта ул аерылу сәгатьләре. Адәм баласын инфарктка җиткерүче беренче сәбәп – гомер иткән кешесенең үлеме булса, икенчесе – аерылу, ди белгечләр. Ә беренче никахын гомере буена саклап кала алганнар озак яши икән. Шунысы да бик гыйбрәтле: йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан күп очракта аерылган ирләр интегә. Гомерләрне кыскартучы сәгать
Ни хикмәт, аерылышуга китергән сәбәпләр күп булган шикелле, аны тизләтү өчен шартлар да җитәрлек безнең җәмгыятьтә. Шуларны уйласаң, хәзерге Россиядә яңа өйләнешкән парларның яртысы таркала баруы бер дә гаҗәп түгел. Элек, совет чорында, гаиләне саклап калырга тырышалар — һәр ике як белән дә бик әйбәтләп сөйләшәләр, уйларга вакыт бирәләр иде. Хәзер аерылышырга ниятләгән парны гариза язып берничә көн үтүгә судка чакыралар. Суд дигәне өч сорауны эченә алган һәм биш-алты минутка сузылган процедурадан гыйбарәт: «Тору урыныгыз үзгәрмәдеме?», «Эш урыныгыз шул укмы?», «Аерылышырга ризамы?» Шуның белән шул! Кая анда ятим калачак балаларны кайгырту! Бу адымның җәмгыять нигезен какшатуын искә төшереп тору! Аерылышучыларны теркәү буенча хөкүмәт планын тутыралармыни!
Элегрәк тавыш-гауга чыга калса, туган-тумача җыелып, ничек тә гаиләне упкынга китереп җиткермәү турында уйлаша-киңәшләшәләр иде. Нәселнең олырак, абруйлырак кешеләре яшьләрне үгетләп, вәгазьләп, һаман киресенә катып торса, ачуланып игә китерә торганнар иде. Баксаң, алар Коръән-Кәрим кушканча эш йөрткәннәр икән. «Әгәр ир белән хатын арасында фетнә һәм дошманлык туса, шул вакытта тормышлары бозылудан курыксагыз, гаделлек белән тикшереп араларын төзәтү өчен, ирнең якыннарыннан бер гадел кешене һәм хатын ягыннан бер гадел кешене билгеләгез. Әгәр билгеләнгән кешеләр, ир белән хатын арасын чын күңелдән төзәтергә теләсәләр һәм төзәтү өчен бөтен чараларны кылсалар, Аллаһ тәүфикъ биреп, ир белән хатын арасына дуслыкны салыр. Дөреслектә Аллаһ кешеләрнең гамәлләрен белүче һәм күңелләрендәге теләкләреннән хәбәрдар булды», – диелә «Ниса» сүрәсенең 35 нче аятендә.
Аерылганнан соң яшәү бармы?
Аерылышучыларның күпчелеге өчен тормыш тукталып калгандай була. Начармы-яхшымы – бер гаилә булып бергә яшәлгән, уртак балалар туган… Хәзер шул тормышың кулыңнан төшеп ватылган кадерле ваза кебек: ташларга жәл, җыеп ялгап та булмый.
Байтак еллар аралашып йөргән танышларым Сәрия белән Вахитның да тормышлары челпәрәмә килде. Шушы яшькә җитеп Ходай үзегезгә акыл бирмәгән икән, акыллы кешеләрнең сүзенә колак салыгыз, дип, аларны Казанның бик абруйлы хәзрәте янына алып киттем. Хәзрәтне тыңлаган саен кәеф кырыла гына бара. Баштан «монда да ир-ат теләктәшлеге икән…» дигән уй йөгереп үтте. Хәзрәтебез гадел хөкем йөртми, бүтән хатынга ияләшеп, гаиләсен ташларга җыенган ирне аклый сыман тоелды. Ирнең бердәнбер гаебе зина кылу икән. Ә хатынныкы хәтсез күп: ул иренә карата назлы булмаган, эштән үбеп каршы алмаган, һаман акча сораган, башына яулык ябып намазга утырмаган… Шунда: «Тукта!» – дидем үз-үземә, сәбәп нәкъ менә гаилә учагын сүндермичә сакларга тиешле затның Аллаһыга рәхмәтле булмавында түгелме соң? Парлап яшәгез, дип Ул сиңа шушы асыл ирне биргән, аннан соң тупырдап торган сабыйлар сөю – ана булу бәхетен татыткан, ничә еллар җитеш-мул тормышта яшәткән. Шуларга шөкрана кылдыңмы? Аллаһының бүләгенә каршы рәхмәтеңне намаз белән ирештердеңме? Шуларны үтәгән булсаң, Ул нигъмәтләрен тагы да арттыра төшәр, мәхәббәтегезне һич сүрелдермәс иде. Ә мәхәббәт булган гаиләдә хәл ителмәслек берни юк.
Биредә ирнең гаебе күбрәк булганмы, хатынныкымы дигән сорау кую урынсыз. Һәркем, гаиләне җимерүгә керткән үз «өлеше» турында гына уйлап, нәтиҗә ясарга тиеш. Әгәр бу авырлыклар моңа кадәр кылган гөнаһларыбыз өчен җибәрелгән булса, аларның ярлыкануына өметләник. Сынау итеп җибәрелгән икән, аларны гөнаһка батмыйча гына үтәргә кирәк. Сәрия авырлык белән булса да менә шуны аңлады, сабыр итәргә өйрәнде. Әкренләп дингә килде, намазга басты. Күзләре генә һаман сагышлы…
Аерылышу афәте соңгы елларда инде мөселман җәмәгатьчелегендә дә эпидемия төсен алды. Шәригать кушканча яшәүче чын мөселман Аллаһының ачуына дучар булудан куркырга тиеш юкса. Әмма күп кенә мөселманнар талакның Коръәни-Кәримдә рөхсәт ителгән гамәл булуына аркаланалар. Шул рөхсәттән файдалану өчен мең төрле сәбәп китерәләр: кайсының «явыз хатыны»ннан тизрәк котыласы килә, кайсы җәмәгатен намазга бастыра алмый «интегә». Һәркем үзенә хәерле язмыш эзли…
Нәүбәһәр КӘБИРОВА |
Иң күп укылган
|