• 26.04-09.06 "Тукай карашы" И. Майоров күргәзмәсе (Санкт-Петербург). Г. Тукай әдәби музее
  • 23.05-24.05 "Тапшырыл...ган хатлар" спектакле премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 08.06-09.06 "Лето Балета" фестивале. УНИКС
Туган көннәр
  • 24 Май Кафил Әмиров
  • 24 Май Хәмдүнә Тимергалиева
  • 24 Май Алмаз Миргаязов
  • 24 Май Индус Таһиров
  • 24 Май Фидаил Мәҗитов
  • 25 Май Мәсгут Гайнетдинов
  • 25 Май Миргазыян Юныс (1927-2014)
  • 25 Май Госман Исхакый
  • 25 Май Әлфия Айдарская
  • 25 Май Илфир Якупов
  • Арча. Васильев Бужада 12 сутый җир сатыла. 89370045793
  • Татар телендә төрле дәрәҗә катлаулылыкта чыгышлар, докладлар язып бирәм яки тәрҗемә итәм. 89869257507
  • Казан шәһәре, Константиновка поселогында дача сатыла, 6 сот. 89370037412
  • 14R дисклы җәйге көпчәкләр сатыла. Яхшы хәлдә. 8мең.8655823885
  • Редакция тирәсендә эш эзлим. Белемем буенча югары белемле журналист. Журналист, текст басучы, корректор вазифаларын карыйм. Телефон: 89991574961
  • 1 июньнэн озакка Казанда Азино тирэсендэ бер булмэле квартир яисэ гостинка снимать итэбез. Ике татар кызы. Собственниктан кирэк, риелторлар борчымагыз. 89047183922(ватсапка языгыз,шалтыратуга жавап бирмим)
  • Актаныш районы Иске балтач авылында тана сатыла.89393844139
  • 2 булмэле квартирны эйбэт хэм тэртипле гаилэгэ арендага бирэбез. 15 мен+ коммуналка. Собственник. 8-98-69-17-51-15.
  • Общежитияда бер булмэле сатыла. 18 кв.м. 4 4 этажда .Ботаническая -20. Казань.89586235290 Бэясе килешу.
  • Маникюр Советский район (комбинированный маникюр+срез ножницами+однотонное покрытие гелем с выравниванием ногтевой пластины)-400сум Шалтыратыгыз,языгыз 89872344246

 

 

 
Архив
 

               

05.03.2015 Интернет

“Вконтакте” кавыштыра да, аера да

- Фотоны «В контакте”га куярсың яме, ярар «в контакте» аша язышырбыз!

Күпләр шулай сөйләшә хәзер, мәгълуматны интернет аша ала, тере аралашуны социаль челтәрләргә алыштыра. Ниндидер бер чир кебек ул социаль челтәрләр. Көненә бер тапкыр шәхси битеңне тикшереп чыкмасаң, нидер эшләргә онытылган кебек, кайберәүләр интернетка шуның кадәр бәйле ки, хәтта, ашаганда, йокларга ятканда, транспортта барганда да күзен телефоныннан алмый.

«В Контакте» социаль челтәре 2006 елда эшли башлады. Бүген исә сайтта 290 миллионнан  артык кеше теркәлгән. Бу әле популяр социаль челтәрләрнең берсе генә. Күптән күрешмәгән танышлар белән аралашу, ерактагы туганнарның хәлен белешер өчен менә дигән шәп чара инде үзе - интернет. Тик менә  социаль челтәрләрнең кимчелекле яклары да юк түгел.
 
Яшел Үзән районының бер авылында “ВКонтакте” сайты аркасында таркалган  гаиләне дә беләм. Хатыны иренә әйтми генә социаль челтәр аша беренче мәхәббәтен эзләп тапкан, аралары ерак булса да, болар бик актив аралаша башлаганнар. Бөркөнне очрашырга ук уйлаганнар. Хисләре кабат кабынган, күрәсең. Очрашулар ешайган,  интернет аша көне-төне аралашу араларын якынайткан. Тик без капчыкта ятмый диләрме әле. Боларны хатынның ире белеп алган. Сүндерелмичә калган компьютерда ул хатынының “В Контакте”дагы битен ачып, барлык смсларны укыган,  сөяркәсе барлыгын аңлаган.  “ВКонтакте”дагы аралашулар бу парның аерылышуына бер  сәбәп кенә булгандыр, бәлки. Ничек кенә булмасын, гаилә таркалды. Теге хатын  сөяркәсе белән дә кавышмады. Очрашуларын дәвам иттерәләр анысы. Тик нәкъ менә интернет аша аралашып яшәгәндә генә мәхәббәт ниндидер серле булып кала, имеш.  
 
Хәзер егетләр-кызларның  да күбесе социаль челтәрдә генә таныша, аралаша бит. Сеңлем дә  булачак ирен шул сайт аша тапты. Интернет аша аралаштылар, смслар белән генә сөйләштеләр.
 
- Ник очрашмыйсыз? Театр, кинога бармыйсыз? -  дигәнемә:
 
- Хәзер интернет заманы ләбаса, болай күпме вакыт янга кала, интернет булганда нигә күрешеп, очрашырга ди, барысын да язарга була бит, ватсап аша  минут саен мәгълүмат җибәреп торырга мөмкин, - дип гаҗәпләндергән иде ул мине.
 
Армиядә хезмәт иткән энекәшебез дә безнең белән “ВКонтакте” аша аралаша. Хат язулар күптән онытылган. Югыйсә, конвертны ачып кәгазьне кыштырдатып солдат хатын уку үзе бер рәхәт.  
 
Соңгы арада сайтта бер танышым икәү булды. Элекке бите дә бар, елмаеп төшкән фотосы да тора, ул исә тагын бер битен булдырган. Кинәт, шул яңа теркәлгәненнән әллә нинди реклама тәкъдимнәре, төрле төркемнәргә чакырулар килә башлады. Кыскасы, көне буе смслар җибәреп тәмам туйдыра башлады бу мине. Шалтыратсам, танышым бу хакта үзе белми дә икән. Баксаң, аның фотосын кулланып кемдер яңа бит ачкан да,  танышым исеменнән язып ята. Реклама тарата. Шундыйрак очраклар турында тагын ишеткәнем бар. Берәүнең битен “ватып” аның исеменнән төрле әшәке сүзләр, эротик видеолар җибәреп ятканнар иде. Таныш апаның беренче курста укучы кызын ярымшәрә килеш бер егет белән урын-өстендә фотога төшереп “ВКонтакте”га урнаштырганнар. Бу нәрсәнең монтаж икәнен кайдан аңласын авыл хатыны? Кемнеңдер явыз мәзәге кешенең тормышын җимерергә мөмкин икән бит...  
 
“ВК”дагы битеңне ватарга ярдәм итүче махсус хакерлар да җитәрлек. Россия Җинаять кодексының 272 маддәсендә бу закон тарафыннан тыелса да, хәтта “Авито.ру” сайтында да моның белән шөгыльләнүчеләр җитәрлек. Дөрес, алар берсе дә ачыктан-ачык бу хакта әйтми. Әнә, Дмитрий дигәненә шалтыратам, сайтлар ясаучы үзе.
 
- “ВКонтакте” дагы бер кешенең шәхси битен ачарга кирәк. Ярдәм итә аласызмы? - дим.
 
- Була. Тик менә вакыт ягыннан гына озаккарак сузылырга мөмкин. Хәер, таныш хакерым бар. Аңа әйтсәң, берничә көндә башкара ала, - ди.
 
- Бу хезмәт кыйбатмы?
 
- Мең сум тирәсе... Гадәттә,  эш эшләнгәч түлиләр, - ди.
 
Кыскасы, саграк булсаң, комачауламый. Кайберәүләр иртән нәрсә ашаганын, ире нәрсә бүләк иткәнен, бөтен фотоларын шунда урнаштырып бара, шунда яши,  кыскасы.   Ә кемдер моны үз файдасына кулланырга мөмкин. Көнчеләр, кызык эзләп зыян салучылар җитәрлек, ләбаса. Виртуаль дөньяда түгел, чын тормыш белән яшәсәк иде.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№3 (905380) / 05.03.2015 11:06:39

Татарча булса - битне җимерәләр гадәттә. Әмма русчадан кергән мәгънә буларак, хәзер ватыла да аладыр инде...

№2 (905378) / 05.03.2015 11:02:54

“ВКонтакте” дагы бер кешенең шәхси битен ачарга кирәк. Ярдәм итә аласызмы? - дим.))))
Бу очракта ватарга сузе туры килэ, чоки ачарга булса, открыть страницу , булыр иде. Э синнэн ломать -утеп керуне сораганнар. Мэгънэ икенче.

№1 (905375) / 05.03.2015 11:00:14

Кешенен кешедэ ни эше бар икэн сон,э?

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом