|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.03.2015 Мәдәният
«Булган бар!» дигән яңа кино төшерелә (ФОТО, ВИДЕО)“Буш кафеда 30 яшьлек егет үз проблемалары турында уйланып утыра. Һәм аның янына бабай килеп, сүз башлый”. Нәкъ менә шулай башлана күптән түгел Казанда төшерелгән кыска метрлы фильм. Ләкин, фильмның сценарий авторы Рафис Нуруллин сүзләренчә, бу фильмда берничә әйтеләчәк “яшерен сүзләр” һәм оригиналь тәмамлану бар. Әлеге фильм тамашачыларны инде төшерү процессына кадәр үк кызыксындырды, чөнки рольләрне ТР һәм РФның халык артисты Наил Шәйхетдинов, К.Тинчурин театры актеры Ирек Хафизов, популяр теле- һәм радио алып баручылар Гөлназ Сәфәрова һәм Әбри Хәбриев башкарачагы билгеле иде. Хәтта Илназ Сафиуллинның гитарасы да әлеге фильмда үз ролен тапкан.
Күпләр “татар кинематографиясе юк!” дигән арада, яшь режиссер Азат Садыйков инде үзенең икенче кыска метрлы фильмын төшерә. Бик күп авырлыклар булса да, иҗатка омтылыш һәм куелган максталарга ирешү Азатка һәм төшерү төркеменә көч биреп тора. Съемкаларга локацияләр эзләү, финанс ярдәм табу, төшерү төркемен чын профессионаллар белән туплау, үзенчәлекле һәм туры килердәй актерлар белән килешү – бу барысы да яшь режиссерның тырышлыгы белән килеп чыкты. “Төшерү төркеменә футболкалар алып, аларга “Булган бар!” дип язу ясаттык, нәкъ менә шуларны ясатканнан соң, мин проектны кирегә бора алмый идем инде” – дип, көлеп искә ала Азат Садыйков, – “алга таба, каршыбызда чыккан проблемаларны чишә барган саен, проекты кире бору инде уйда да булырга тиеш түгел иде. Без барлык проблемаларны алар килеп чыгуга чишеп бардык. Кем белә, бәлки нәкъ менә шул, зур максатны берничә кечкенә максатларга бүлү, проектны туктатудан коткарганнардыр.”
Дөньяда космик киноның яңа эпохасы башланган вакытта (“Интерстеллар”, “Гравитация”, “Звездные войны” һәм башка фильмнарны искә алсак), безнең Казаныбызда татар кинематографисенең чәчәк орлыгы тишелеп кенә килә әле. Татар фильмнарының идеясын җинел һәм баналь дип санарга була, ләкин нәкъ шул гади темалар, мәхәббәтме ул, олыларга хөрмәтме, дуслык булсынмы - нәкъ шушы темалар татар кинематографының төп фундаменты булырга тиештер.
Әлеге “Булган бар!” фильмының авторлары сүзләре буенча, фильмның исемен ике төрле аңлатырга була. Беренчедән, бу өндәү фраза, бабайның төрле җөмләләрен тәмамлый торган фраза (“Сугышта булган бар!”, “Яшәгән бар!»). Икенчедән, бу вакыйга һәркем белән дә була алыр иде дигән фикер йөртә.
Тик ни өчен соң тамашачыга әлеге фильмның чыгуын көтергә кирәк? Ә чөнки бу фильмда хәзерге заман кешесенең рухи байлыгын саклау, үз-үзеңне табу темасы күтәрелә. Чөнки бу фильмда тамашачы Гөлназ Сәфәрованы башкача, күз алдына да китермәгән образда күрә ала. Чөнки бу фильм гади төзелештә түгел, тамашачыга бераз уйларга да кирәк булачак. Чөнки Лос-Анжелес киномәктәбендә белем алган оператордан сезне матур кадрлар көтәчәк. Татар киносына карата “Балыксыз суда, кысла да балык” әйтемен онытырга вакыт, чөнки тамашачылар сыйфатлы кинога лаек! Әлеге фильм да сыйфатлы булыр дип өметләнеп, фильм өстендә эшләучеләргә уңышлар теләп, көтеп калабыз!
--- |
Иң күп укылган
|