поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.03.2015 Икътисад

Банклар бурычлы кешеләргә кредитлар бирми башлаячак

Тиздән банклар бурычлы кешеләргә кредитлар бирми башлаячак. 1 марттан башлап Россиядә яңа закон гамәлгә керде. Бу закон нигезендә хәзер халык кредит алу өчен торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре һәм элемтә чаралары өчен, ЮХИДИ штрафлары һәм алимент акчаларын вакытында түләргә тиеш булачак.

Билгеле булганча, узган елның җәендә Россиянең Дәүләт Думасы депутатлары “Кредит тарихлары” турындагы законына үзгәрешләр кертте. Нәтиҗәдә, агымдагы елның 1 мартыннан башлап халыкның һәр түләнмәгән бурычы аның кредит тарихына беркетелеп барачак. Бурычның төре исә мөһим түгел. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өченме, элемтә чаралары, алимент түләүләре яки инде ЮХИДИ штрафларымы – боларның берсе дә игътибардан читтә калмаячак. Әлеге бурычлар банктан акча алырга уйлаган халык өчен киртәгә әверелергә мөмкин, дип кисәтә белгечләр.

Барлык бурычны - ун көндә...
 
Әлбәттә, “фатир өчен” нибары бер ай дәвамында түләмәгән татарстанлыларга борчылыр урын юк – бер-ике айлык бурыч кредит бирмәүгә сәбәп була алмый. Биредә сүз суд тарафыннан расланган карарлар турында бара. Хәер, бу очракта да әлеге мәсьәләдән чыгу юлы бар. Әгәр бурычлы кеше бурычын ун көн эчендә тулысынча каплый алса, аның кредит тарихына зыян килмәячәк. Әгәр дә инде мәсьәлә вакытында хәл ителмәсә, кредитлар белән бәйле проблема килеп чыгуын көт тә тор.
 
Яңа закон нигезендә, бурыч түләмәүче белән “эшли торган” теләсә-кайсы оешма бурычлар турындагы мәгълүматны кредит тарихлары бюросына җибәрү хокукына ия. Бу гамәлне башкару өчен әҗәтле кешедән рөхсәт сорау да кирәк түгел, хәтта (элегрәк исә алар бу турыда банкларга хәбәр бирү өчен бурычлы кешеләрдән язма рөхсәт алырга тиеш иде).
 
Хәзер исә, киресенчә, оешмалар тарафыннан кредит органнарына бурычлы кеше турында хәбәр юлланганнан соң, алар бу затка махсус хәбәр җибәрергә мәҗбүр булачак. Моның өчен оешмаларга 14 көн вакыт бирелә. Әгәр дә инде алар бурычлы кешегә вакытында хәбәр бирмиләр икән, административ җаваплылыкка тартылачаклар. Бу очракта рәсми затларга – 2-5 мең сум, юридик затларга 30-50 мең сум күләмендә штраф салыначак.
 
Әҗәтле кешеләр белән эшләү отышлы түгел
 
Шуңа күрә татарстанлыларга штрафларын вакытында түләү турында хәзердән үк уйлый башларга кирәк. Ник дигәндә, соңгы елларда банклар кредит бирү-бирмәү карарын кабул иткән вакытта кредит тарихларына аеруча зур игътибар бирә башлаган. Илдәге катлаулы финанс-икътисади вәзгыять чорында исә бу пунктка тагын да ныграк игътибар итәчәкләр, дип ассызыклый белгечләр.
 
- Кредит тарихына зыян китерү, гомумән, ярамый торган хәл. Теләсә-кайсы кеше акча сорап кайчан да булса банкка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Өстәвенә, соңгы айларда без бу пунктка игътибар бирә башладык. Бурычлы кешеләр белән эш итү кризис чорында банклар өчен отышлы түгел, - дип сөйләде безгә Казан банкларының берсендә кредитлар бирү бүлегендә эшләүче Вероника Галиева (билгеле бер сәбәпләр нигезендә исем-фамилиясе үзгәртелде).
 
ТКХ буенча бурыч – 4 миллиард сум
 
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, кагыйдә буларак, бурычын түләмәүчеләрнең күбесе – акчасыз кешеләр. Шуңа күрә аларның өстәмә акча артыннын банкка киләчәге икеле. Хәер, араларында әлеге бурычлары турында чын мәгънәсендә онытып җибәргән кешеләр дә очрый, ди. Андый чакта әлеге яңа закон яхшы гына нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип ассызыклый белгечләр. Мәсәлән, хәзерге вакытта Россиядә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләмәүчеләр саны барча халыкның нибары 5 процентын тәшкил итә. Аларның өчтән бере – җитеш тормышта яшәүче кешеләр.
 
Татарстанда исә торак-коммуналь хуҗалык хезмәте өчен бурыч күләме 4 миллиард сумга җиткән. Бу күрсәткеч 2013 ел белән чагыштырганда әллә ни үзгәрмәгән. Ул елны халыкның идарәче компанияләргә булган әҗәте 3,8 милилард сум тәшкил иткән.
 
- Халык арасында бурычлылар саны арту икътисади күрсәткечләргә генә бәйле дип әйтү дөреслеккә туры килми. Беренче чиратта, бу тиешле органнарның нәтиҗәсез эшчәнлеге белән дә бәйле, - дип ассызыклыйлар Татарстан прокуратурасында.

Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 03.03.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»