поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.03.2015 Җәмгыять

30дан соң ничек кияүгә чыгарга?

Моннан берничә генә ел элек яшьләр арасында эчкечелек, наркомания кебек проблемалар таралган иде. Хәзер исә сәламәт яшәү рәвеше алып бару, уңышлы, матур булу модада. Тик замана яшьләренең дә проблемалары юк түгел – алар ялгызлыктан интегә. Гаилә кора алмый. Төп вакыты укуда яисә эштә узган кешене өенә кайткач компьютер, кич буе виртуаль аралашу көтеп тора. Реаль тормышта күрешеп аралашу өчен вакыт табу кыенлашкан чорда тиң ярыңны очрату, гаилә учагын кабызып җибәрү зур проблемага әверелде.

Дөрес, егетләргә бу мәсьәләдә җиңелрәк, ничә яшендә өйләнсә дә ярый. Ә хатын-кызның бала табу чоры узып китәргә мөмкин. Яше олыгайган саен бу хакта борчуы арта бара. 

Менә элекке заманда рәхәт булган, ичмаса: яше җитүгә егет-кызларны димчеләр аша таныштырып кавыштырганнар. Татарда шулай ук аулак өй дигән яхшы гореф-гадәт булган. Ә хәзер... Эшеңдә яисә укыган вакытта ук берәр кешене күзләп куймасаң, гаилә корырдай яхшы яр белән танышыр урын юк та диярлек. Иптәш кызларым арасында уңган, акыллы, тәртипле, чибәрләре күп, ә кияүгә алучылар чиратка тезелмәгән. Чөнки яшьләре инде утыздан узган. Эре шәһәрләрдә хәзер андыйлар өчен махсус тренинглар да оештыралар. “30дан соң ничек уңышлы кияүгә чыгарга?”, - дип аталучы дәресләргә йөрергә теләүчеләр буа буарлык ди. Бәлки танышларыма да шунда барып акыллы киңәшләр тыңлап кайтырга кирәктер?!
  
Ни өчен кызлар кияүгә чыга алмый? 30дан соң да тиң ярын таба алмый? Әлеге сораулар белән мин белгечкә мөрәҗәгать иттем. 
 
- Бүгенге көндә җәмгыятьтә үзебез уйлап тапкан нормалар бар. - ди психолог Резеда Попова, - Янәсе кыз кеше башта югары белем алырга тиеш (ул вакытта аңа 22-23 яшь була), соңыннан яхшы эшкә урнашу максат итеп куела. Моңа тагын 2-3 ел китә. Аннары кызлар машина, фатир алу турында хыялланып бөтенләй акча эшләү процессына чумалар да, гаилә кору гел икенче планда калып бара. Утызларга җиткәндә максатчанраклары, үҗәт булганнары бер дәрәҗәгә дә ирешеп куя. Аннары үзенә пар эзләү искә төшә. Ләкин мондый гүзәл затлар соңгы ун ел гомере эчендә барысын да үзе табып, үзе булдырып яшәргә өйрәнгән, күнеккән була. Һәм аңа тиң булырдай кешене табу аңа зур проблемага әверелә. Аңа бөтен ир-атлар да чүпрәк кебек күренә. Тагын бер аспект бар. Үзеңә 30дан артык булгач, 30-40 яшьләрдәге кешеләрне күзлисең. Ә андыйлар арасында күбесе бер өйләнеп аерылган була. Беренче никахтан балалары калган ирләр белән һәркем кавышырга батырчылык итми. Димәк, үзеңә туры килерлек кеше табу мөмкинлеге бермә-бер кими.
 
- Ялгыз калган кызларга нинди киңәш бирер идегез?
 
- 25 яшькә кадәр һәрберебез башка кешегә җиңелрәк яраклаша. Шуңа күрә бу эштә артык сузылып, сайланып йөрмәгез. Ошаган кешегезнең игьтибарын кире какмагыз. Мәхәббәт тора-бара да барлыкка килә ул. Ә инде яшегез 30 дан арткан икән, ирләргә карата таләпләрегезне бераз киметегез. Үзегездә дә кимчелекләр юк түгел икәнен исегездән чыгармагыз. 
 
Татарларны кавыштыруда, гаиләле итүдә зур эш алып барган “Гаилә” үзәге җитәкчесе Наилә Җиһаншина да шул фикердә булып чыкты: 
 
- Кызларның кияүгә чыга алмау сәбәбе әти-әнисе биргән тәрбиядә. Баласы башкалардан ким булмасын дип, аңа карьера ясарга, фатир алырга максат куелган була. 30дан узган кызлар шул дәрәҗәгә җитәме-юкмы, вакты узган була, ә әйләнә-тирәсендә пар калмаган, бөтен кияүләрне “эләктереп” бетергәннәр. Аннары ул яшьтәге кызларның психологиясе шундый: мин иң уңганы, иң чибәре, минем каршымда ирләр биеп кенә йөрергә тиеш. Юк андый нәрсә. Сабыр булып, Ходайдан сорасаң, бәлки чыгар сиңа да кияү. Без үзебезнең үзәктә күп кешене күрдек. Шуны әйтәсем килә – 30дан соң узган егетләргә үз яшендәге хатын кирәкми, ул 20-25 яшьлек кызларны карый. Димәк, гүзәл затларга ашыгырга кирәк. Вакытны уздырмаска. Һәм Аллаһы Тәгаләдән бай, крутой ирне түгел, ә гаилә тормышы өчен уңышлы кешене сорарга кирәк. Мин иремә нинди файда китерәчәкмен, мин аны ничек бәхетле итәчәкмен – менә шундый караш белән пар эзләргә киңәш итәр идем. 
 
Наилә ханым ата-аналарга да үз киңәшен бирде:
 
- Кызыгыз, беренче чиратта, ана булырга тиешле кеше. Юк-бар киңәш белән аның башын бутамагыз, аны гаилә тормышына әзерләгез. Тыйнак, сабыр, бар эшкә дә оста булсын. 
 
Наилә Җиһаншина сүзләренчә, күп кенә кызлар кавышыр өчен бер-ике югары белеме булган дәрәҗәле кешене эзли. Ә тормыш өчен гади слесарь кирәк ди ул. Ә бай кияүләр “Безгә королева кирәк түгел, иң гади кыз белән таныштырыгыз”, - дип сорый икән. 
 
Аллаһы Тәгалә бу дөньяда һәрнәрсәне парлы итеп яраткан: көннең  төне бар, акның-карасы. Ир-хатын булып, бәхетле гаилә тормышында яшәргә язсын һәммәбезгә дә.
 

Әдилә СӘФӘРОВА
Ирек мәйданы
№ |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»