поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.04.2009 Җәмгыять

СӘЕР КЕШЕ (ФОТО)

Татарстанның иң яхшы физкультура укытучысы, 70 нче елларда җиңел атлетика буенча республика призеры, Урал һәм Кавказ тауларына гашыйк турист, аучы, балыкчы, ел әйләнәсе 100 төп калла чәчәкләре, җәйләрен унар төр хризантема үстерүче бакчачы. Чү, җитеп торыр! Санап китсәң тагын әллә никадәр кызык шөгыльләре бар аның. Өстәвенә, Владимир Соколов бик сирәк кеше генә мавыга торган “һөнәр”иясе дә – җәнлек, кош, балык карачкылары ясаучы. Хәер, мавыгулары гына түгел, ул үзе дә сәер һәм башкалардан үзгә кеше...

 

Урал тауларына... 35 сәяхәт 

 

Владимир абыйдан яшен кат-кат сорасам да, барыбер әйтмәде. “Бишле койрык белән һәм тагын...”– дип кенә шаяртты. Ә аңа мин иллене дә бирмәс идем.

 

Ул Азнакай районы Актүбә бистәсенең беренче мәктәбендә физкультура укыта.  Аның байлыгы һәм бәхете – үз эшен яратып башкаруында, теләгән һәр эше белән шөгыльләнә алуында, тормышның тәмен белеп яшәвендә. Бөтен байлыгы  әллә кайда түгел... үзенең физкультура кабинетында.

 

Ишекне ачу белән джунглига эләккәндәй буласың. Агач ботакларында менә-менә очып китәргә җыенган зур бөркет, карга, урман тавыгы, кыр ябалагы, көртлек, ак кыр тавыгы утыра. Чыршы астына ак, йомшак куяннар “поскан”. Идәндә кабаннар, поши, бурсыклар, байбак, керпеләр басып тора. Бер почмакта  ондатра “йөзә”, аю башы эленгән. Ә төлке, бүре, селәүсеннәр авызларын ачып чираттагы корбаннарын эләктерергә җыеналар сыман.

 

– Мин 1974 елдан бирле таш җыям. Барлыгы 500 дән артык ташым бар.   Кая да булса барсам, ташсыз йә берәр минералсыз кайткан юк, – дип сөйләп китте Владимир абый. – Туризм белән мавыгуым да кызык кына булды. Мәктәптә укыганда пионервожатый походларга йөртә иде, шуннан башланды. 3-4 ел Татарстан буенча сәяхәт иттек. Ә беренче тапкыр Уралга 1974 елда мин мәктәптә укыта башлагач бардык. Быелгы сәяхәт 35 нчесе!  Шушы гомер эчендә туристик походларга 900 дән артык   укучыны алып бардым.  Владимир абый һәр җөмләсен саннар белән дәлилли. Җәмгысы ничә көн сәяхәт иткәнен дә санап күрсәтте: 35 ел эчендә 700 көнләп (!) тау өстендә “яшәгән”. Атналар буе җилкәсендә 40 ар (!) килограммлы рюкзак асып йөреп. "Романтика", – дип кенә аңлатты моны әңгәмәдәшем.

 

"Походта әйбәт команда дип 15-17 кешедән торган төркем санала, – дип сөйләде Владимир абый. – Гадәттә ел да 20 кешегә җыелабыз. Җәйләрен Уралга, ә көзен Кавказга барабыз. 10 көнләп сәяхәт итәбез. 4 көн поезд белән юлга китә. Берсендә  Уралда  бер ай булдык. Юк, ул кадәр кирәкми! 2 атна поход өчен таман гына...

 

Экстремаль походка барырга һәр укучы омтыла бит. Мин исә иң әйбәт спортчыларны, лаеклы балаларны гына алып барам. Лаеклы укучылар дигәннән, күптән түгел бер укучым – Азат Фәсхетдинов Аляскадан кайтты. Миңа күчтәнәче –  кыйммәтле ташлар, минераллар. Ә Аляска тауларында никадәр матур сурәтләр төшергән!..” Шуларны сөйли-сөйли Владимир абый бер тартма фотосурәтләр алып чыкты. 35 ел сәяхәт иткәндә төшерелгән әллә ничә мең фото!

 

Владимир абыйның туризм белән мавыгуы гаиләсенә дә күчкән. Хатыны да туризм ярышларында әллә ничә тапкыр призлы урыннар алган, күп тапкырлар ире белән Уралга, Кавказга барган. Балалары да әтиләре юлы буенча киткән - сәяхәт дигәндә үлеп торалар. 90 еллар башында республика күләмендә үткәрелгән гаилә туризмы ярышларында икенче урынны алган гаилә  алар. 

 

“Кәгазьдәге миллионер” 

 

Укытучы - туристның иң яраткан шөгыле җәнлек, кош карачкылары ясау. Җәнлекләрне үзе дә аулый, башка аучылар да алып килә икән. Юлда машиналар таптап киткән кабаннар, электр линияләренә эләгеп үлгән кошлар – бар да Владимир абый өчен әйбәт табыш. 10 ел элек беренче тапкыр танышлары алып кайткан пошины “җанландырган”. Карачкы ясау  җиңел түгел. Җәнлекне башта 2-3 атна махсус эремәдә тотарга кирәк, аннан тагын әллә никадәр эше бар, махсус күбек тутырасы... Кыскасы, бер карачкы ясау өчен  кимендә 2-3 ай вакыт китә.

 

Владимир абый башта җәнлекләрне тулы гәүдәләре белән ясый алмаган: йә аяксыз гына “утырткан”, йә башларын гына “ясаган”. Тора-бара остарып киткәч кенә чын бүреләрне, төлкеләрне “бәлзәмләргә” өйрәнгән. Киров өлкәсеннән алып кайткан аюны да тулысынча ясый алмаган. Башын тактага кадап куйган -куюын, ә   тиресен эшкәртеп, истәлеккә генә калдырырга туры килгән.

 

Көньяк Кавказ, Сочига барган саен балыклар алып кайту да аның гадәтенә әверелгән. Тутый-балык, акула-балык, энә-балык һәм тагын әллә нинди балык карачкылары, бик күп  кыйммәтле ташлар бар. Боларның күбесен Владимир абый сатып алган, кайберләрен бүләк тә иткәннәр.

 

Карачкылар бик кыйммәт йөри дип ишетеп кенә белә идем, чыннан да шулай икән. Владимир абый ясаган ак бүре, мәслән, 75 мең сум тора, ә бер кабанны сатсаң гына да  кесәңә 100 мең сум керә дигән сүз.  “Кәгазьдәге миллионер мин! – дип Владимир абый үзе дә әйтеп куйды. – Сатмыйм. Кайбер танышлар ясап бир диләр, ясыйм, ә сатар өчен   ясаганым юк”.

 

– Боларның барысын да нишләтмәкче буласыз? – дип сорыйм.

 

– Ташлардан бакчама асфальт җәям дә, картайган көнемдә берсе-берсе фәлән меңлек бәллүр, малахит ташлары өстеннән генә яланаяк йөриячәкмен... Шаяртам инде. Киләчәктә күз күрер әле, үзенә күрә бер музей төзергә дә хыялланам...

 

– Ә 40 ел буе эшләгән мәктәбегезгә нәрсә калачак?

 

– Мин мәктәп өчен бөтененесен дә эшләдем  инде. Күпме укучы  туризм күнекмәләре алды! Безнең спортзалда иң әйбәт матди база, иң әйбәт гардероб. Чишенү бүлмәсендә бәдрәф, юынгыч һ.б. Эшең тотып карардай, күрсәтердәй булырга тиеш... 

 

Чәчәкләр яратучы коммунист! 

 

Үзе укытучы, үзе турист, үзе аучы, үзе... бакчачы да әле Владимир Антонович. Ир-ат өчен чәчәкләр үстерү сәер шөгыль булса да, аның  иң яраткан эше. 100 төп калла чәчәкләренә иренмичә һәр көнне су сибә икән. Аның эш бүлмәсендә генә дә барлыгы 33 тартма чәчәге бар! Бу атнасына 150 литр, ә елына әллә ничә тонна су дигән сүз! Ә җәйләрен бакчасына 10 төр хризантема һәм башка гөлләр утырта. Өендә түшәмгә җиткән пальмага да күпләр шаккатар иде. Гомумән, Актүбә мәктәбенә килеп керү белән гөлләрнең күп булуы шаккатыра. Барысы да –  Владимир Антоновичның хезмәте.

 

Тагын бер кызык ягын әйтергә онытканмын икән – Владимир абый бүген дә коммунист! Үзенчәлекле бер бүлмәгә алып керде ул мине. Түрдә Ленин бабай портретын, СССР әләмнәрен күргәч егылып китә яздым! Биредә нәрсәләр генә юк. СССР вакытында чыккан суыткыч, телевизор, керосин лампалары, эшләпәләр...  Бу “музейны” берничә тапкыр игътибар белән карап чыксаң, тарих китапларын укымыйча да, тормышта ниләр булганын белеп була. 

 

– Мин күбрәк шушында яшим. Иртәнге 8дә өйдән чыгып китәм, кичке тугызларда гына кайтам. Кайчан ял иттәме? Ял сүзен гомумән белмим! Ятып ял иткән кешеләрне аңламыйм да. Төнлә йоклау үзе ял бит инде ул... Боларны СССРны “җимерү” башлангач  җыеп калдым”, – ди Владимир Антонович.

 

Аның бу чоланына гына түгел, үзенә дә гаҗәпләнерлек. Барлык  шөгыльләрен дә исәпкә алсаң, кем дип әйтергә дә белмәссең: укытучы дисәң, гади укытучы гына түгел, аучы дисәң – шөгылен бар яклап ачып бетерми, чәчәкләр яратучы бакчачы гына дип тә булмый. Биек тауларга, иректәге кошларга, хайваннарга, гомумән табигатькә гашыйк, алай гына да түгел, үзенең аерым бер дөньясында яшәүче сәер кеше дисәм, бәлки дөресрәк булыр?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Филүзә ДӘҮЛӘТШИНА
Татарстан яшьләре
№ --- |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»