поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.04.2008 Спорт

КАЗАНДА ДӨНЬЯ БЕРЕНЧЕЛЕГЕ БАШЛАНДЫ

“Ак барс” хоккей командасы быелгы чемпионатны тәмамласа да, тамашачыларга янә зур хоккей ярышлары тәкъдим ителә. Агымдагы елның 13-23 апрель көннәрендә Казан яшүсмерләр арасындагы хоккей үзәгенә әвереләчәк. Ни өчен дигәндә, бу көннәрдә башкаланың ике үзәк боз сараенда 18 яшькә кадәрле хоккейчылар катнашындагы дөнья беренчелеге үтәчәк. Россия командасыннан, һәрвакыттагыча, югары нәтиҗә генә көтеп калалар. Ил данын Татарстан яшь хоккейчылары да яклап уйнавы, республика өчен куанычлы хәл. Шунысын да әйтергә кирәк, мондый дәрәҗәдәге турнирның бездә әле үткәрелгәне булмаган. Казанга чит ил журналистлары, хоккей белгечләре һәм тамашачы килүе, шәһәрне халыкара аренада күтәрелүенә ярдәм итми калмас.

Ярышның кагыйдәләренә килгәндә, дөньяның иң көчле ун командасы ике группага бүленеп, үзара бер әйләнеш уйнаганнан соң, плей-офф системасы буенча көч сынашачак. А группасында Россия җыелмасыннан тыш Германия, Дания, Канада һәм Словакия хоккейчылары, В группасында Беларусия, АКШ, Финляндия, Швейцария һәм Швеция командалары урнашты.

Ярышның беренче көнен Россия җыелмасы җиңүдән башлый. Безнең ил данын яклап чыгыш ясаган 18 яшьлек хоккейчылар бу көнне Словакия җыелмасыннан өстен чыга. Исәп 6:4. Әйтергә кирәк, көндәшләр капкасына икенче алканы керткән “Ак барс” хоккейчысы Кирилл Петров әлеге очрашуда иң яхшы уенчы исеменә лаек булды. Кириллдан тыш Россия составында тагын ике казанлы – Аслан Раисов һәм Азат Кәлимуллин чыгыш ясый. Калган очрашуларда Канада Германияне 9:2, Швеция җыелмасы Беларусияне 6:2, АКШ командасы Швейцарияне 7:2 исәбе белән җиңде. Финал 23 апрель көненә билгеләнгән.


Алмаз ГАФИЯТОВ
Матбугат.ру
№ --- | 14.04.2008
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»