|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2015 Шоу-бизнес
Казанда “Шаян концерт” булачакӘ кем әйтте әле 1нче апрель – алдау көнендә генә көлергә, шаярырга ярый дип! Алай түгел ул, җәмәгать. Менә без алданрак – 21 март көнне “Шаян концерт”ка җыелабыз да, рәхәтләнеп шаярабыз, көләбез, сөенәбез, җырлыйбыз... Эх, күңелле булачак! Соң күңелле булмаска, ул концертка бит бер төркем артистлар җыела: Рамил Шарапов, Раил Садриев, Рафис Фазылҗан, Нияз Җәләлов, Хәмдүнә Тимергалиева, Мирхәт Гайсин, Ландыш Нигъмәтҗанова, Индива, “Мунча ташы” артистлары, Мөнир Рахмаев, “Tatar Production” егетләре, Татарча КВН, Алмаз Мирзаянов, хәтта Du Soleil циркы артисты Шамил Галиев та килә ди! Вәт менә сиңа. Сер итеп кенә әйтәбез, бу күңелле концертны “Рәвешләр” юмор театры алып барачак.
Димәк, 21 март көнне Филармония концертлар залында 17:00 сәгатьтә көтеп калабыз сезне. Килергә оныта күрмәгез тагын - 21 мартта!
Белешмәләр өчен телефон: 297-43-77.
Билетларны: KASSIR.RU телефон (843) 512-25-35 һәм CONCERT.RU телефон 240-84-84 аша алырга мөмкин. Шулай ук Филармония кассасыннан сорагыз.
|
Иң күп укылган
|