|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2015 Яңа китаплар
Татар театры: энциклопедик сүзлек-белешмәТиздән татар театр сәнгате барлыкка килүгә 110 ел булачак. Шушы вакыт эчендә бу төр сәнгатьне барлыкка китерүдә, үстерүдә һәм бүгенге халәткә күтәрүгә йөзләгән, хәтта меңләгән шәхеснең көче кергән. Бу энциклопедик сүзлек-белешмәнең төп геройлары да – алар. Монда шулай ук профессиясе ягыннан актёрлар, режиссёрлар, рәссамнар, композиторлар белән беррәттән, драматурглар турында да мәгълүмат кертелде. Шулай ук сәхнә төзелеше, театраль терминнарга аңлатмалар бирелде. Театр сәнгатенең этап спектакльләре турында язмалар урын алды. Арсланов М.Г. Татар театры: энциклопедик сүзлек-белешмә. – Казан: «Заман» нәшр., 2014. – 584 б. Татар телендә.
--- |
Иң күп укылган
|