поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.02.2015 Милләт

Татар егетләренең иң-иңнәре - Можгада

13 февральдә Можгада “Иман” Можга татар яшьләре берлеге, Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылган беренче республикакүләм “Татар егете - 2015” бәйгесе булды. Батырлыкта, матурлыкта, осталыкта, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне белүдә Можгадан, Ижаудан, Балезино районыннан килгән 6 егет көрәште.
Вәсил Карабаев.

«Иман” Можга татар яшьләре оешмасы рәисе Ленар Галиевта әлеге бәйгене уздыру теләге узган елны ук барлыкка килгән. Тик катнашырга теләк белдерүчеләр аз булу сәбәпле, бәйге булмый калган. “Быел таләпне 15 яшьтән 35 яшькә кадәр куйдык. Татар яшьләре арасында реклама уздырдык, танышларыбызны чакырдык. Аллага шөкер, башкарып чыктык. Быелгы бәйгене күргәч, яшьләрнең теләге артыр дип уйлыйм һәм “Татар егете” бәйгесенең ел саен үткәрелә торган бәйрәмгә әвереләчәгенә ышанам”, - диде Ленар.

200 урынлык залның шыгрым тулы булуын күргәч, бәйгенең чыннан да “кызу” һәм кызыклы булачагын аңладык. Егетләрнең ниндиләрен сайлаганнар бит! Можгадан - Вәсил Карабаев, Илназ Солтанов, Айнур Гыйлаҗетдинов, Артур Фәхретдинов, Ижаудан - Артур Гыймазетдинов, Балезино районы Кистем авылыннан Айнур Касимов бар көчләрен куеп, беренчелек өчен көрәштеләр. 

Бәйге 3 этаптан торды. Иң беренче егетләр ике минут эчендә үзләре белән таныштырырга тиеш иде. Әлеге бәйгегә  иҗади яктан килеп, Вәсил Карабаев тамашачы күңелен яулады. Ул тормыш иптәше Резедә белән җирле “Заман” тапшыруын сәхнәләштереп күрсәтте. Беренче турда ук күренгәнчә, егетләрнең тырыша-тырыша туган телдә аралашулары мактауга лаек иде.
 
Икенче турда егетләр “Татар кызы 2013” бәйгесендә җиңгән Гөлназ Габдуллина белән үзләренең биюгә сәләтләрен күрсәтергә тиеш иделәр. Монда берсе дә сер бирмәде, дисәм, ялгышмам. “Викторина” сорауларына җавап бирү егетләр өчен иң катлаулы сынау булгандыр.  Алар гореф-гадәтләребезне,  сәнгатебезне, тарихыбызны, әдәбиятыбызны никадәрле камил белүләрен күрсәттеләр. Илназ Солтанов герой шагыйрьләребез турындагы сорауга дөрес җавап биреп кенә калмады, ә Муса Җәлилнең бер шигыреннән өзек тә укып күрсәтте. Ә Айнур Касимов җавабын тулыландырып җырлап та җибәрде.
 
Иҗади бәйгедә егетләр үзләрен төрле яктан ачып, чыннан да бик сәләтле һәм булган икәннәрен күрсәттеләр. Шәхсән үземә Айнур Гыйлаҗетдиновның  “Беренче театр” спектакленнән куелган өзеге нык тәэсир итте. Ижау егете Артур Гыймазетдинов исә үзенең биюгә осталыгын күрсәтте.  Ә Вәсил Карабаевның шаян татар биюе башкарып, ахырда тамашачылар янына төшеп, жюрига чәк-чәк тапшыруы һәркемнең күңелендә соклану уятты.  
 
Егетләр сәхнәдә чыгыш ясап, киенү бүлмәсенә кергән арада, алар белән әңгәмә дә корырга җитештем. Кукмара районы егетләре Илназ Солтанов һәм Айнур Гыйлаҗетдинов Можга ветеринария көллиятенә белем алырга килгәннәр. Икесе дә “Очкын” театрына йөриләр икән. Оештыручылар егетләрне шунда күреп алганнар да инде. “Әзерлек вакытында кыенлыклар булды дип әйтмәс идем, безнең белән шөгыльләнделәр, җитешсез яклар булса, өйрәттеләр, аңлаттылар. Тик барыбер куркыта, монда һәрберебез көчле, үзенчәлекле. Жюри дөрес бәя бирер дип ышанам. Иң мөһиме - катнашу, бу тормышта бик зур тәҗрибә булачак ”, - диде Илназ. Ә менә Кистем авылыннан килгән Айнур Касимов, ара ерак булу сәбәпле,  көн саен репетицияләргә йөри алмаган. Аңа карамастан, ул югалып калмады, үзен бар яктан да ачып бирә алды. “Үзем дә Балезинода “Иман” оешмасын җитәклим. Катнашырга тәкъдим иткәч, ике дә уйлап тормыйча ризалаштым. TiktokFollowerKaufen.de TikTok Likes Kaufen Mit PayPal Бәлки киләчәктә үзебезнең районда да шундый бәйгеләр уздырып булыр” , - диде Айнур.
 
Чыннан да, егетләрнең һәрберсе дә мактауга лаек иде. Жюрига бәя биреп, җиңүчене билгеләү дә җиңел булмагандыр. Жюри рәисе Рәмзия Габбасова җиңүчеләрнең исемен әйтер алдыннан: “Бүгенге егетләр арасында  чын сәхнә артистларына тиң, сандугач кебек өздереп җырлаучылар, искиткеч сәләтле биючеләрне күреп таң калдык. “Татар егете” исеме берегезгә генә бирелсә дә, сез аңа һәрберегез дә лаек”, - диде.
 
Шулай итеп, “Иң зәвыклы егет” - Ижаудан Артур Гыймазетдинов, “Иң серле егет” - Илназ Солтанов, “Иң сөйкемле егет” - Айнур Гыйлаҗетдинов, “Иң үзенчәлекле егет” - Артур Фәхретдинов, “Иң сәләтле егет” - Айнур Касимов булдылар. Ә жюрины сәхнәдәге үз-үзен тотышы белән әсир иткән, һәр бәйгедә үзенчәлекле һәм бераз шаянрак булуы белән аерылып торган Вәсил Карабаев “Татар егете - 2015” исеменә лаек булды. “Мин үземнең җиңүгә ышана алмыйм әле. Оештыручыларга, бәйгедә катнашырга өндәгән, терәгем һәм ярдәмчем булган тормыш иптәшем Резедәгә зур рәхмәтлемен. Үсеп килүче улыбызга  әлеге бәйгедә катнашуым, җиңүем белән үрнәк буласым килә. Без булдырабыз!”- дип, үз сөенече белән уртаклашты Вәсил.
 
Һәр катнашучы иганәчеләр, Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге тарафыннан кыйммәтле бүләкләр, дипломнар белән бүләкләнде. Удмуртиянең Халыклар дус­лыгы йорты вәкиле әлеге бәйгене оештыручы һәм алып баручы Ленар Галиевка шулай ук истәлекле бүләк тапшырды. Ә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм “Яңарыш” газетасы үз бүләген - планшетны - милли басманы яздырып алучы Айнур Касимовка тапшырды.
 
Можгада яшәүче милләттәшләребезнең гел шулай актив булуларына, милли хәрәкәтне саклауга зур өлеш кертүләренә карап һәрвакыт сокланабыз. Әлеге бәйгене оештыручы Можга татарларының милли-мәдәни автономиясенә, “Иман” татар яшьләре берлегенә, иганәчеләргә, бәйгене искиткеч матур итеп алып барган Альбина Әхтәмова белән Ленар Галиевка, әлеге чарага үз җырлары һәм биюләре белән ямь өстәгән егет-кызларга чын күңелдән: “Булдырасыз, афәрин!”- дип әйтәсе килә.
 
 

Эльвира ХУҖИНА
Яңарыш
№ |
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»