поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.02.2015 Мәдәният

Гали авылында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Халкым минем» фестивале узды

“Ялкынлы яшьлек” ансамбле җырчылары һәм өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчелеге бу фестивальгә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәхретдин Канюкаевның теләктәшлеге һәм ярдәме белән бара алдылар.

Һәрвакыттагыча, галилеләр фестивальгә бик шәп әзерләнгәннәр. Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов җитәкчелегендәге жюри әгъзалары һәм фестивальне оештыручы, аңа илһам өстәп торучы Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының пресса үзәге җитәкчесе, “Халкым минем” журналы редакторы Гөлназ Шәйхи, бөтен катнашучыларны да игътибар белән тыңлаганнан соң, һәр номинациядә җиңүчеләрне билгеләделәр.

Фестивальнең исеменә җисемен туры китереп, бөтен номерларның да Бөек Ватан сугышы темасына багышлануы шарт иде. Тантананы җирле шагыйрә, ике шигырь җыентыгы авторы Саимә апа Морзаханова ачып җибәрде. Аның чыгышы конкурстан тыш иде. Ә менә конкурста катнашучы Камышлы районы Балыклы авылында яшәүче Рәшит ага Фәрдиевнең шигырьләре “Нәфис сүз” номинациясендә беренче урынны алдылар. Ул шигырьләренең эчтәлеге белән дә, уку үзенчәлеге белән дә залны чын мәгънәсендә әсир итте. Без, залда утыручы халык, шикләнеп тә куйдык: бәлки ул һәвәскәр шагыйрь түгелдер, бәлки профессионалдыр? Фестивальдән соң Рәшит ага янына килеп, берничә иҗат җимешен “Бердәмлек” укучыларына тәкъдим итүен соралдым. Аларны киләсе саннарыбызның берсендә бастырырга тырышырбыз.
 
Без, самаралылар, авыл үзешчәннәреннән калышмаска тырыштык. “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең автор-башкаручысы буларак танылган Фәнил Зыятдинов Ватанга, аналарга багышланган җырлары белән һәр тамашачының йөрәгенә үтеп керде сыман. Нәтиҗәдә аңа III дәрәҗә диплом тапшырылды. Ә Казан артисты Ярамир Фәнилгә җыр язу өлкәсендә хезмәттәшлек тәкъдим итте.
 
“Ялкынлы яшьлек”нең иң талантлы артисты Искәндәр Әхмәтовның чыгышын да зал алкышларга күмеп каршы алды һәм озатып калды. 40 ел буе өлкә сәхнәләрендә моң яңгыратучы Искәндәрне өлкә татарлары яраталар һәм бөтен җирдә дә үз итеп каршы алалар. 
 
Фестивальгә килгән Самара вәкиллегендә өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчелеге булуы очраклы хәл түгел, әлбәттә.  Без, беренчедән, Мәчәләй авылының “Ак калфак” оешмасына теләктәшлек белдерү теләге белән килдек. Шулай ук Гали авылында хатын-кызлар оешмасы булдыру теләгебез дә бар иде. Безнең бу идеяне хатын-кызлар да, Гөлназ Шәйхи дә хуплап каршы алдылар һәм фестивальнең кадерле минутларын жәлләмичә, Разия апа Әюповага сүз бирделәр. Ул Гали авылы халкының эшчәнлегенә югары бәя биреп, авылның иҗтимагый тормышы үзәгендә кайнаучы Расих Латыйповны 50 яшьлек юбилее белән котлады. Ә биредә “Ак калфак” оешмасы филиалын булдыру кирәклеге турында әйткәч, хатын-кызлар бертавыштан кул күтәрделәр. Бу шатлыктан мин, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җырчысы буларак та, оешманың рәисе урынбасары буларак та, җырламыйча түзмәдем.
 
Яшьлегендә “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең иң талантлы башкаручысы буларак танылган, ә хәзер Камышлы авылында яшәүче Гөлчәчәк Гатауллинаның чыгышы да бик матур булды. Ә шулай да, “Вокал” номинациясендә беренче урын яшь һәм бик талантлы Юлия Кариповага  тапшырылды. Аның бу җиңүе өчен музыка укытучысы Альбина Мәхмүтовага һәм әнисенә - Гали авылы Мәдәният йортында хореография коллективы белән җитәкчелек итүче Гөлнара Кариповага, рәхмәт әйтергә кирәктер. Сүз уңаеннан, Гөлнара Карипова да заманында “Ялкынлы яшьлек”нең биючесе иде бит. Хәзер ул шушы авылда үзенә алмаш әзерләү белән шөгыльләнә.
 
Тамашачы өчен фестиваль бик тиз үтеп китте, минемчә. Халык рәхәтләнеп ял итте, үзләренең артистлары өчен җан атып, җиңү теләп утырды. Иң зур рәхмәтләрне оештыручыларга – Гали авылының Мәдәният йорты җитәкчесе Равил Манашевка, авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаевка, районның “Туган тел” оешмасы рәисе Расих Латыйповка һәм аның командасындагы Кәүсәр Шәйхетдинова, Фәһимә Зарипова, Зөлфия Асылгәрәеваларга әйтергә кирәктер. Алар һәр чарада дустанә һәм җылы атмосфера оештыра беләләр, шуңа да чыгыш ясаучылар арасында көнчелек тә, үпкә хисләре дә юк. 
 
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына да, шушы фестивальне оештырып, авылларыбызда яшәүче талантларны табу һәм барлау мөмкинлеген биргәне өчен, рәхмәтләребез зур. Киләчәктә дә “Халкым минем” фестивале яңадан-яңа талантларны ачу эшенә үз өлешен кертер, дип ышанабыз. Татарлар арасында яшеренеп ятучы моңлы сандугачлар байтак бит әле.
 

Айсылу ӘБДИЕВА
Бердәмлек
№ 9 | 28.02.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»