поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.02.2015 Мәдәният

Габдулла Тукай шигырьләрен төрекчәгә тәрҗемә итеп Төркиядә китап бастырачаклар

Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында узган йомгаклау конференциясенең быелгысы Әдәбият елына багышланды. Шуңа күрә анда галимнәр белән бергә язучылар, җәмәгать эшлеклеләре чакырылуы очраклы түгел. Конференция өч көн дәвам итте. Институт директоры Ким Миңнуллин конференцияне ачып җибәргәндә институтның күпкырлы эшчәнлегенә тукталды.

2014 елда институт тарафыннан үткәрелгән чараларны һәм басылып чыккан китапларны искә алды ул. Гаяз Исхакыйга багышланган җыентыкның 15 нче томын тәкъдир итү март аенда планлаштырылуын һәм Габдулла Тукай әсәрләренең академик басмасы эшләнеп килүен дә җиткерде. Татарстан Фәннәр академиясе Президенты Мәкзум Сәләхов  галимнәрне тәбрикләгәндә: ”Институтның дәрәҗәсе үсәргә тиеш. Яшъләрне бирегә тартырга кирәк. Әдәбият елында галимнәрне популяштырырга тиешбез”,– диде.

Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан  бүгенге әдәбиятның хәле мактанырлык булмавынна канәгатьсезлек белдерде. Җитәкчеләр арасында язучыларның абруе булмавы, “Телләр турында” гы канунның үтәлмәве дә борчый рәисне.
 
Бүген Язучылар берлегендәге 330 дан артык кешенең   утыз бише 80 нән узган. 35 яшькә кадәр булганнар да шуның кадәр үк. Безнең илдә нинди генә вакыйгалар бармый. Язучылар битарафлык күрсәтә. Соңгы 25 елда замандашыбыз образын тудырган язучы юк, дип сөйләде ул. Быел Габдулла Тукай шигырьләрен төрекчәгә тәрҗемә итеп Төркиядә китап бастырачакларын да әйтеп узды.
 
Институт галимнәре тарафыннан 1985 елда “Татар әдәбияты тарихы”ның алты томы чыккан иде. Әмма ул идеология кысаларында бүгенге көн тәлапләренә җавап бирми башлый.  Аннан соң татар әдәбиятына багышланган бик күп хезмәтләр эзләп табыла. Бу эштә күренекле галим Марсель Әхмәтҗанов һәм аның шәкертләре, хезмәттәшләре шактый эш башкара. Шуның өчен кабат сигез томлык итеп бастыру бурычы куела. Быел аның ике томы дөнья күрде. Аның беренче томының баш мөхәррире Равил Рахмани  үзләренең эшчәнлеге турында сөйләде. Беренче томда борынгы татар әдәбияты тарихы урын алган. Равил Рахмани рухи җәүһәрләребезне барлауда  әдәбият галиме  Мәсгут Гайнетдиновның өлеше зур булуын билгеләп үтте. Икенче томның мөхәррире булган профессор Хатыйп Миңнегуловны  яшьләрнең үз мәкаләләре белән катнашуы сөендергән. “Әдәбиятны халыкка, шул исәптән җитәкчеләргә дә җиткерергә кирәк”, – диде галим. Шулай ук әлеге томнарны эшләгәнче язучылар белән бергә очрашып җитди сөйләшүләр алып барырга кирәклеген дә әйтте.
 
Икенче  көнне   беренче татар романы “Хисаметдин менла” ның авторы булган Муса Акъегетзадәнең 150 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл янында сөйләшү узды. Аның иҗатын өйрәнүче галим Ибраһим Гуркин Пермь шәһәреннән килгән иде. Анда Муса Акъегетзадәгә багышланган музей да ачканнар. Мәгълүм булганча, галимнең гомере Төркиядә уза. Ул анда Катанов китапханәсен тәртипкә китерә. Бүгенге көндә галимнәр әлеге шәхеснең иҗатын өйрәнү белән шөгыльләнә. Биредә дә аларның чыгышы тыңланды.
 
Конференциядә чыганаклар белән эшләү һәм текстология мәсьәләләре, әдәбият, фольклор әсәрләрен тәрҗемә итү, хәзерге татар әдәби тел нормаларын камилләштерү проблемалары мәсьәләләре күтәрелде. Шулай ук  Татарстан сәнгатенең тарихы һәм үсеш проблемаларына багышланган чыгышлар тыңланды. Әлеге конференциядә алган тәэсирләре хакында филология фәннәре кандидаты Фәридә Хәсәнова үз фикерләре белән уртаклашты:  
 
– Биредә күп кенә  чыгышлар арасында үземә Фәрит Яхин, Азат Ахунов, Илһам Гомәров докладлары кызыклы тоелды. Минем өчен  галимнәрнең үзара бәхәсләшүе яңалык булды. Түгәрәк өстәл бик җанлы, мавыктыргыч үтте. Чыгыш ясаучыларга да шактый сорауларга җавап бирергә туры килде. Без әлеге  конференциядән шактый мәгълүмат алдык, - диде ул.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»