|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.02.2015 Мәдәният
“Әдәбият- йөрәк эше”дип яза язучы Марат Кәбиров. Әдәбият турында моннан да төгәл, матур, үзенчәлекле итеп әйтеп булыр микән? Чыннан да, әдәбият ул - соклану, тетрәнү, сөенү, газаплану, өметләнү белән иҗат әһелләренең йөрәкләренә уелган уйлар,фикерләр, хисләр бәйләме. Әдәбият ул - роман, повесть, хикәя, шигырь генә түгел, ул - һәр чорның тарихы да, киләчәк буыннарга ирешергә тиешле мирасы да. Язучы исә, шул чорның тарихчысы, чынбарлыкны ачып күрсәтеп, җәмгыятьнең авыруын ачыклап, дәваларга омтылучы табибы да. Марат Кәбировның тагын бик тә урынлы сүзләрен сезгә дә ишеттерәсем килә: “Яхшы әдәбият - бүгенге көннең диагнозы бит ул...” Аңлавыбызча, әдәбият җилкәсендә авыр, гаять җаваплы йөк ята. Һәм бу йөкне бүген язучы “дипломы” булган 330 каләм әһеле тартып бара. Әйе, Язучылар Берлеге таныклыгына ия булган һәркем иҗади эшчәнлекнең нинди әһәмияткә ия булганлыгын аңлап, үз теләге, ниятләре белән, фикерен, сүзен әйтеп, беркемгә дә иярмичә, каләмен туктаусыз “эшкә җиккәндә” генә, үзмаксатка барып, ниндидер нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Җирдә яшәү дәвам итсен, кешелек дөньясы рухи чистарынсын өчен, адәм баласының аңын уятырдай көчле әдәби әсәрләр, күңелләрен әсир итәрдәй моңлы көйләр, күзләрендә өмет очкыннары кабызырдай рәсемнәр иҗат итәргә кирәк.
Узган ел 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Татарстан Язучылар берлегендә, әйткәнемчә, 330 язучы исәпләнә. Татарстан китап нәшриятендә ел саен йөзләгән язучының китаплары басыла. 2013 елда үзем дә “Көзге күкрәү” исемле дүртенче китабымны кулларыма алып куандым. Казанда районыбызның аксакал язучысы Чыңгыз ага Мусинның “Иж буенда кала эзләрем” исемле яңа китабы басылуны көтеп ята. Тиздән “Казан утлары” журналында ике ел элек “Йөрәк ярасы” китабы белән укучыларын сөендергән Габдулла ага Галиевның чәчмә әсәрләре дөнья күрәчәк.
Миннән еш кына:” Язучылар берлегенә керү нәрсә бирә соң ул?”- дип сорыйлар. Иң беренче нәүбәттә, үзеңне язучы итеп тою хисен. Язучы булу исә, җилкәгә туган тел, милләт өчен олы җаваплылык, ил алдында булган бурычыңны сала. Язучының эше шигырь иҗат итеп, хикәя язу гына түгел бит әле, ул көндәлек матбугат чаралары белән актив эшләп, иҗади аралашып, яңа әсәрләрен халыкка җиткерергә, алай гына да түгел, уйландырырдай язмалары белән тәрбия эшендә дә катнашырга тиеш, минемчә. Шәхсән, мин үзем язмыйча тора алмыйм, газеталар белән тыгыз элемтәм миңа иҗат көче өсти, яңа фикер, уйлар тудыра, кулларыма каләм алырга этәрә. Татарстан Язучылар Берлеге белән тыгыз элемтәдә тору, еш кына Ижау, Можга, Воткинск калаларында туган тел бәйрәмнәрендә очрашып тору иҗат рухын сүндермәс өчен сәбәп булып тора. Берлек рәисе Рәфис Корбанның ерак районнарда, башка республикаларда яшәп иҗат итүче һәр язучыны танып белүе, барып кергәндә, колач җәеп каршы алуы, булган проблемаларны хәл итәргә алынуы сокландыра мине. Язучылар берлеге хезмәткәрләренең туган көннәрдә, бәйрәмнәрдә котлаулары йөрәккә дәва, җанга шифа була. Рәхмәт яусын! Республика җитәкчелегенең ярдәме белән, иш янына куш, дигәндәй, эшләмәүче язучыларга, пенсиягә ай саен бер мең сум өстәп баралар. Берлекнең Халык язучысы исемен йөртүче эшләмәүче иҗат әһелләре шуңа өстәп ай саен ун мең сум алып бара! Үз районыбызның аксакал язучыларын да шул Халык язучылары исемлегендә бик күрәсе килә дә соң... Җиргә берегеп үскән, әллә нинди авырлыклар килгәндә дә, гомер буе, туган авылына, һөнәренә, иҗатына хыянәт итмәгән бу асыл ир-егетләр затлы исемнәргә, олы бүләкләргә лаек, бик лаек! Ике язучының да Удмуртиядәге Риза Шәфи исемендәге әдәби премиягә лаек булуы, Чыңгыз абый Мусинның Саҗидә Сөлайманова исемендәге кызыксындыру премиясен алуы да сөендерә, әлбәттә. Көндезләрен авылның мең мәшәкатендә кайнаучы, төннәрен йөрәк кылларына кагылырдай, уйлатырдай, елатырдай шигъри юллар, әсәрләр иҗат итүче көчле дә, хисле дә, 85 яшендә (язучылык һөнәрем өчен кирәк дип!) институт бетереп, диплом алган Габдулла абыйның, дистәгә якын китабы белән генә түгел, Әгерҗе төбәге тарихын язуы белән дә күпләрне сөендергән Чыңгыз абыйның да хезмәтләре бәяләнеп бетми кебек...
Дистә елларга сузылган иҗади аралашу вакытында мин бу остазларымның талантлы, үзгә сәләтле генә түгел, бик кешелекле, ярдәмчел, кече күңелле икәннәренә кат-кат ышандым. Инде өлкән яшьтә булуына карамастан, Габдулла абыйның китабымны халыкка тәкъдим итү бәйрәменә килеп, ихластан әйткән теләкләрен мин калган иҗат юлыма хәер-фатиха итеп кабул иттем. Аларны хөрмәт итми мөмкин түгел! Заманында Мөхәммәт Садри, Сәхәп Урайский, Илдар Юзеев, Нури Арсланов, Гадулла Гомәр һәм башка бик күп олуг шәхесләр белән аралашканнар бит алар! Казан юлларында машинада барганда, кайтканда да сүзләре гел элекке еллар, өлкән язучылар турында аларның. “Элек әдәби түгәрәкләр бик көчле эшли иде, - ди Чыңгыз абый,- 1957 елда район газетасы каршында оешкан Мансур Исхаков җитәкчелегендәге түгәрәккә йөрдек. Мин, Габдулла Галиев, Таһир Закиров, Роза Мулланурова, Мансур Вәлиев... Шул түгәрәктә тикшерелгән шигырьләрдән айга ике тапкыр газетада әдәби бит чыга иде. Мин 4 сыйныфтан ук яза башладым бит. Мөхәммәт ага Садри, Сәхәп Урайский бик яраттылар иҗатымны, без алар белән хатлар алыштык. Малайлары кебек якын күреп, иҗатыма юл күрсәтүчеләр шулар! Алар миңа ышандылар, мин генә менә ышанычларын акламадым, дип борчылып йөрдем. Ярар, барыбер йөзләренә кызыллык китермәдек! Урыннары оҗмахта булсын”.
Әйе, ул чорда язучыларны үстерү өстендә эшләүчеләр, гәрчә, башлап язучылар ерак районнарда яшәүче каләм ияләре булсалар да, табылган. Габдулла абый Галиев, Таһир Закиров, Рәшит Юнысов һәм Чыңгыз абый әдәби лекцияләр тыңларга Казанга кадәр йөргәннәр. “Барлык чыгымнарны үз өсләренә алып, яшәү урыны белән тәэмин иттеләр. Кемнәр укыды диген лекцияләрне?! Мирсәй Әмир, Габдрахман Минский, Нәкый Исәнбат, Габдулла Габдрахмановлар! Нәкъ шуның нәтиҗәсе булып, райондашыбыз Таһир Закировның “Урман егете” әсәре халык тарафыннан бик яратылып, озак еллар сәхнәдән төшмәде. Менә шундый заманнар бар иде!”- дип, бик тәэсирләнеп сөйләде остазым үзләренең иҗат сукмаклары хакында.
Яхшылыктан - үрнәк, начарлыктан - гыйбрәт алырлык, укучыны уйга салырлык иҗат җимешләре күп аксакал язучыларыбызның. Үзебезнең төбәкнең әдәбият күгендә балкучы бу йолдызлар-һәрберебез өчен горурлык, тутыкмас каләмнәре, уй, фикерләре китаплары-әдәби мирас. Әдәбият - йөрәк эше булу да хактыр, йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә, диләр бит...
Әдәбият елына, аяк бастык. Ел бездән яхшы әсәрләр, яңа китаплар көтәдер. Без исә, әдәбият өлкәсендә яңалыклар, уңай үзгәрешләр, әдәби чаралар булыр, дип өметләнәбез. Шуларның иң беренчесе һәм иң мөһиме: районыбызда даһи якташыбыз Таҗи Гыйззәт премиясен булдыру...
Әлфирә НИЗАМОВА, Татарстан һәм Удмуртия республикаларының Язучылар берлекләре әгъзасы, Риза Шәфи исемендәге әдәби премия лауреаты.
Әлфирә НИЗАМОВА |
Иң күп укылган
|