поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.02.2015 Мәдәният

Зөләйха Кыдашева: Яңа Илһам кайчан туар?

Мондый сорау кую урынлымы? Әнә бит, бүгенге эстрада сәхнәсендә йөзләгән җырчы бар. Арада бер дигән тавышлылары да җитәрлек. Илһам абыйның үзеннән хуплау сүзе ишетеп, хәер-фатиха алган яңа талантлар да күренеп китә, ләкин берсе дә Илһам югарылыгына җитә алмый. Ә Илһам Шакировның зурлыгы, бердәнберлеге нидә? Аның моңының серен аңлатып буламы? Моның өчен тавышының көчен, тембрын, диапазонын фәнни яктан тикшереп, диссертация язарга кирәкме икән? Алтмыш еллык иҗат гомерендә башкарган җырларын тематик яктан да, хисси яктан да, мелизматик җәһәттән дә күздән кичереп, зур бер нәтиҗә чыгарыргамы?

Юктыр. Ничек кенә тикшермә, нинди генә өлгеләр, лекалалар куеп үлчәргә маташма, барыбер теге мәгълүм кыйссадагыча: беребез – филнең аягын, икенчебез – койрыгын, өченчебез борынын тотып, фикер чыгарган сукырлар кебегрәк хәлдә калырбыздыр, мөгаен. Җырчының зурлыгы – бербөтен. Билгеле инде, бу яшь музыка белгечләре Илһам феноменын өйрәнеп интекмәсеннәр дигән сүз түгел, һичшиксез, өйрәнсеннәр, фәнни хезмәтләр язсыннар. Ул гына да түгел, Илһам абый җырлаган җырларның, өлешчә булса да, ноталарын бергә туплаган җыентык чыкса да шәп булыр иде. Гәрчә аерым композиторлар җыентыкларында аларның берише инде урын алган булса да, нәкъ менә Илһам Шакиров башлап җырлаган җырлар бергә тупланса, бу – татарның моң энциклопедиясе сыманрак бер кулланма булыр иде киләчәккә. Филологлар, әнә, Пушкин яки Лермонтов кулланган сүзләрнең ешлыгын өйрәнеп, махсус сүзлекләр төзиләр. Монда да, теге яки бу музыкаль фразаның, көйдәге күчешләрнең, үлчәмнәрнең ешлыгын санап өйрәнгәндә, Илһамга, димәк, татар моңына хас сыйфатларны аерып алып булыр иде, мөгаен. Чөнки ул җырлаган теләсә кайсы җырдан татар моңының сурәтен табып була. Йөзләгән җырын тыңлап, күбесенең көен дә, сүзләрен дә хәтеремә җыйган “фанат” буларак, мин моны инанып әйтәм. Илһам абый үз күңеленә ятмаган, килделе-киттеле җырны башкарырга алынмас!

Яшьлегендә үк җырның көенә дә, сүзләренә дә бик талымлы булган ул. Әле тавышыннан авылча сафлык, үтә күренмәле бер хөрлек бөркелеп торган җырларын тыңлаганда, алардагы самимилеккә, садәлеккә исем китә. Илленче елларның иң ахыры, алтмышынчы еллар башында, әле без мәктәп баласы чагында, радиодан яшь җырчы Илһам Шакиров башкаруында “Имәннәр шаулый”, “Әниемнең җылы кочагы”, “Яшь наратлар” җырлары яңгырый башлады. Һәм сез карагыз: бу җырлар әле дә җырлана һәм тыңлана, аларны карты да, яше дә җырлый. Димәк, Тәлгать Шәрипов, Әкрам Даутов кебек үзешчән көйчеләрнең җырларындагы табигый моңны тоемлап, ул вакытта инде танылган композиторлар Җәүдәт Фәйзи, Мансур Мозаффаров көйләре белән беррәттән үз репертуарына алган икән, заманы өчен бу гамәл кыюлык белән бергә, нәзек зәвык билгесе дә булган! Соңрак Илһам абый Әкрам Даутовның “Гел елмай” җырын да иң күп җырлана торган әсәрләр рәтенә кертте. Йөрәкләренә Илһам аһәңе аркылы сеңдереп, соңрак бу җырны бик күп җырчылар яратып җырлады. Әле менә Башкортстанда бу җырны бик дәртле итеп башкорт җырчыларының чагыштырмача яшь буын вәкиле Әлфия Юлсурина җырлый. Сөеп-яратып җырлаган Мансур Мозаффаров, Салих Сәйдәшев, Александр Ключарев, Сара Садыйкова, Исмай Шәмсетдинов, Ренат Еникеев, Рим Хәсәнов, рөстәм Яхин һәм тагы берничә композиторның көйләре янында исемнәре үзешчәннәр рәтендә йөргән берничә чын мелодист-көйченең җырлары да бар Илһам Шакировның җыр сандыгында. (Сара апаны алай дип атарга тел бармый. Гәрчә аны да гомере буена диярлек үзешчән дип йөрделәр). Фәтхерахман Әхмәдиевның “Кама буе – туган як” җыры үзе генә ни тора! Арслан Батыршинның “Шофер җыры”н, әнә, бүген Рөстәм Закиров ничек яратып җырлый. Радио аша ишетеп, Илһам абыйсыннан отмаган дип кара! Баянчы-аккомпаниатор һәм менә дигән көйче Зиннур Гыйбадуллинның “Тәгәрмәчләр”ен иң элек Илһам абыйдан ишеттек, бу җыр да онытылмаган. Ә инде аның соңрак, олыгая башлаганда иҗат иткән “Минутларны ник саныйсың”ы Илһам абый гомеренең сагышлы бер битен ачып куйгандай булды. Күңеленә ятышсыз җырдан баш тартканы хакында да мисаллары бар җырчының. Моны аңа җыр тәкъдим итеп тә, башкарганын көтеп ала алмаган көйчеләр үзләре белә булыр. Алай да, исемен биредә атамыйча гына, берсен искә төшереп китәргә була. Җырын тыңлап карагач, Илһам Шакир болай дигән, имеш: “Гафу ит, энекәш, әмма мин мондый эт юырткан көйне җырламыйм!” Шунысы кызык, ул җыр халыкта әле дә бик актив җырлана, алай бик начар да көй түгел үзе, сүзләре дә күңелле. Тик ул Илһамныкы түгел – мәҗлестә бераз “төшереп” алгач кына, “күңеллеләр хоры” җырлый торганнар сериясеннән.
 
Иҗатының беренче елларында җырчы авыл көйләрен күп җырлаган. Ә боларын инде әйтеп тә торасы юк – алар моң белән изгән, моң белән баскан! Шул авыл көйләренә рухы белән якыннардан тагын “Әтнә”, “Биләр яшьләре җыры”, “Сарман”, соңрак – “Өнсә” белән “Күн” авыллары җырлары – бүген дә үзен чын татар җырчысы дип танырга һәм танытырга теләгән җырчыга миллилек, халыкчанлык өлгеләре. Чөнки татар авылының бар булган яме, җир кешесенең газаплы да, татлы да кичерешләре сеңгән андый җырларны моңсыз кеше үтемле итеп башкара алмый. Ә озын көйләр! Аларны бүген, кыюлыгы һәм көче җитеп, кем җырлый әле? “Уел”, “Хафизәләм иркәм”, “Сәгать чылбыры”, “Азамат”, “Хәмдия”, “Көзге ачы җилләрдә”, “Иске Кара урман”, “Яңа Кара урман”... саный китсәң, шундый дистәләгән җырларыбызны нәкъ менә Илһам Шакиров өр-яңа бер сагышлы көч белән халыкка кире кайтарды. Алай гына да түгел, безгә озын көйне башкару эталонын бирде, ул көйләрне елаклыктан, мескенләнүдән арындырды. Соңгырак елларда ул җырлап күрсәткән “Җаныем-җанашым” җыры исә моңлы яшьләрнең теленнән бүген дә төшми. Бигрәк тә җыр конкурсларында еш җырлана бу җыр. Тавышыңның көчен, тыныңның иркенлеген күрсәтергә мөмкинлек бирә ул яшь җырчыларга. “Атландым ла атның һай биленә, өч әйләндем Казан каласын...” – бу көйне Илһам абый каян тапкандыр, сөйләгәнен ишеткән юк. Мөгаен, үзе иҗат иткәндер. Әнә бит, Ләбиб Айтуганов шигыренә, ул заманда сатып алган беренче магнитофонын эшләтеп карау ниятеннән генә җырлап караганнан нинди моңлы, матур көе туган – “Истә, һаман да истә”. Ничә еллар буена аны халык җыры дип йөрделәр, җырчы үзе дә моңа каршы килмәде. “Син сазыңны уйнадың” җырының тарихы да шуңар охшаш. Нәкый Исәнбәт шигырен ошатып, кайсыдыр композиторга көй язып бирергә тәкъдим иткән булган. Ә тегесе, әлеге шигырьнең аһәңен тоеп бетерә алмаганмы инде, һаман язмый да язмый икән. Шигырьдән шәрык колориты аңкып торганын күңеле әллә кайчан тоеп йөргән җырчы тота да, көйне үзе иҗат итә – һәм нинди көйне! Симфоник оркестр өчен эшкәртелеп, Илһам моңына кушылгач, чын шедевр килеп чыга. Искитмәле уңышлы язмадагы яңгырашына кызыгып, “Син сазыңны уйнадың”ны да күпләр җырлап карады. Дөресен әйтергә кирәк, эчке тоемлавың көйнең “холкы”на тәңгәл килми икән, ник алтын тавышлы булмыйсың шунда – тыңлаучы йөрәгенә үткәзеп җырлый алмыйсың инде, вәссәлам!
 
Көйнең халыкчанлыгын мөмкин кадәр күбрәк бормалар ясау дип аңлау да дөрес түгел. Югыйсә, бүгенге яшь җырчыларның кайсы берәүләре әнә шул бормалау чире белән чирлиләр, көйгә кирәк урында да, кирәкмәгән җирдә дә мелизм тутыралар. Игътибарлы тыңлаучы килешер – Илһам абыйда мондый ясалмалыкның эзе дә юк. Аның тавышы шулкадәр йомшак һәм сыгылмалы ки, хәтта бернинди борма ясамаса да, тыңлавы барыбер рәхәт булыр иде кебек.
 
Илһам абыйның тагын бер бик кыйммәтле сыйфаты – татар теленең тәмен белүендәдер. Язмышы җыр дөньясына алып кереп китмәсә, аңардан бик яхшы телче йә әдәбиятчы чыгар иде, мөгаен. Телгә талымлылык та моңның аерылмас юлдашы ул, минемчә. Сөйләмнең табигый яңгырашын, кеше тавышындагы басымнарны, эмоциональ күчешләрне, аннары тагын табигатьтәге, тирә-юньдәге төрле авазларны, ритмнарны ишетү, истә калдыру сәләте дә бар кешегә дә бертигез бирелми шул. Ә менә Илһаметдин исемле яланаяклы авыл баласына шушы хасиятләр артыгы белән, йөз кешегә җитәрлек итеп бирелгән. Моңлылык әнә шуңардан килә түгелме икән инде? Әле менә радиодан бер егет җырлап ята. Хәмдүнә апасыннан откан “Борай көе”н. Һәм болай дип җырлый:
 
Су буенда ике тирәк,
Берсен кисәргә кирәк.
Берсен киссәң, ялгыз кала –
Ялгыз нишләргә кирәк?
 
Бер караганда, хата юк та кебек бу сүзләрдә, әмма нигәдер зәвыкны кыра бит. Юк,мәйтәм, болай җырламый халык. “Берсен киссәң, берсе кала. Ялгыз нишләргә кирәк”, – дип җырланырга тиештер бу. Чөнки берсен киссәң, кайсысы ялгыз кала – болай да аңлашыла бит. Киселмәгәне ялгыз кала, билгеле. Шул ук җырда егет тагын бер хата ясый:
 
Бара торгач, бер утырдым
Биек тау билләренә.
Без түгел, кошлар талпына
Кайтырга илләренә, – ди.
 
“Кошлар талпына, ә без талпынмыйбыз” кебек килеп чыга мәгънәсе. Ә дөресе – без генә түгел, хәтта кош та талпына, дигән мәгънә булырга тиеш монда. Ягъни менә болай:
 
Без түгел, кош та талпына
Кайтырга илләренә.
 
Менә шундый “бәләкәй” генә хаталар җибәрмәс өчен, йә Илһамнан өйрәнергә, йә Илһам булып туарга кирәктер. Өйрәнеп буладыр бераз, ә менә туулары, Мәһдиев герое әйтмешли, едва ли...
 
Бервакыт, көзгә табарак, яңгырлы көнне Илһам абый, чыланасың бит, дип, миңа үзенең искерәк бер плащын, татарча әйтсәк, җиләнен ябындырып җибәрде. Юып кире кайтарырмын дип йөрсәм дә, һаман сузылды. Беркөнне тәрәзәдән карасам, каршы йорт алдында җигүле ат тора. Таныш ат: якындагы кайсыдыр авылдан базарга сөт сатарга киләләр ирле-хатынлы икәү. Бу юлы туганнарынамы, танышларынамы кереп, бик озак чыкмый тордылар. Ә яңгыр коя гына, ат күшегеп беткән. Кул астына теге җилән килеп керде, чыгардым да атка яптым. Аннары кузгалып киткәннәрен күрми калганмын. Моны ник язам? Илһамның моңы, яңгырда күшеккән атны аның җиләне саклаган шикелле, безне рухи күшегүдән саклый, җылыта да, юата да, кирәксә, татлы сагышка да сала...
 
Табигатең белән җырчы булып туу бер нәрсә, ә менә Ходай биргән сәләтеңнән һөнәр ясау, ягъни профессионал булып китү – икенче. Соңгысы безгә, тыңлаучыга, рәхәтлек, ләззәт китерсә дә, уйлап карасаң, җырчы өчен гомерлек коллык бит ул. Әлбәттә, халык сөеклесенә әверелү, сиңа сокланып төбәлгән меңнәрчә күзләрне күреп, шуннан көч алып, талантыңның татлы ширбәтен эчеп яшәү авыр язмышмыни, дияргә дә мөмкин. Ләкин бу читтән караганда гына шулай күренә. Аена егерме-егерме бишәр концерт куярга, сәвит системасының хезмәт кодексына ярашлы, план үтәргә мәҗбүр ителгән җырчы, аны халкы ничек кенә яратмасын, болында чыбыркы шартлатып, күңеле кушканда күкрәген киереп җырлап җибәрә торган көтүчедән күпкә бәхетсезрәк, билгеле. Иң тансык, тамашачы иң көтеп алган җырчы буларак, Илһам Шакировның моңлылыгы үзенә сагыш булып әйләнеп кайтса, татар халкына искитмәле җыр хәзинәсе калдыра. Әхмәт Ерикәй сүзләренә үзе җырлый торган “Саф җырларым” (Рөстәм Яхин көе) җырындагы кебек:
 
Саф җырларым ярты юлда
Туктап тормасын иде.
Күкләрдә күкрәсен иде,
Җирдә тынмасын иде.
Киң күңелле газиз халкым
Җырлап туймасын иде! 

Зөләйха КЫДАШЕВА
Татарстан яшьләре
№ 5 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»